Соңгы кыңгырау кичәсе эшкәртмәсе
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле-Киме урта гомуми белем бирү мәктәбенең Ары филиалы
Миләүшә Вәлиева
2 нче квалификацион категорияле укытучы

\«Соңгы кыңгырау бәйрәме”
А.б. Хәерле көн, кадерле укучылар! Хөрмәтле әти – әниләр, килгән кунаклар! Сезне бүгенге шатлыклы да, бераз ямансу да булган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйбыз. Без бүген 4 нче сыйныф укучыларының Ары мәктәбе белән хушлашу кичәсенә җыйналдык. Кичәне башлап җибәрү өчен сүзне Латыйпова Г. Ә. Бирәбез.
-...........
А.Б. Ә хәзер сүз 4 нче сыйныф укучыларына бирелә.
Җыр “ Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”
1) Соңгы кыңгырау чыңнары
Моңга күмә күңелне,
Тик шулай да бүгенге көн
Шатлыклы һәм күңелле.
2) Тәүге тапкыр 4 ел элек
Килгән идек мәктәпкә.
Ул чагында без бик нәни
Идек әле, әлбәттә.
3) Тәүге тапкыр атлап кергәч,
Бусагасын мәктәпнең.
Кабул итте Гөлназ апа
Без аңа зур рәхмәтле.
4) Кулыбыздан тотып безне
Өйрәтте ул язарга.
Матур итеп сөйләшергә,
Дөрес итеп санарга.
5) Гөлназ апа, беркайчан да
Онытмабыз Сезне без!
Зур булгач та, һәрвакытта
Хәлегезне белербез.
А.б. Әйе беренче укытучы, беренче дәрес. Кеше өчен әни, Ватан төшенчәсеннән кала кадерле истә кала торган төшенчәләр. Мәктәп бусагасыннан яңа атлап кергән сабый өчен: I Укытучы II Әни дә , якын дус та, киңәш бирүче дә.
Гөлназ апа! Сезнең дә беренче укучыларыгызга әйтер сүзегез бар бит! Рәхим итегез!
6) Миләүшә апа укытты
Икедә ,өчтә, дүрттә
Аңа әйтер сүзләребез
Безнең, әлбәттә, күп тә.
7) Нәрсә генә теләсәк тә,
Аз булыр сыман аңа.
Сау – сәламәт һәрвакыт шат
Һәм тыныч яшә,апа!
8) Хезмәт юлыгызда сезнең
Очрамасын киртәләр
Бик күп сабыйларны тагын
Өйрәтегез иркәләп.
9) Ягымлы сезнең сүзегез,
Сөйкемле карашыгыз
Алтыбызны да бертигез
Тиң күреп яраттыгыз.
10) Кирәк чакта мактадыгыз
Кирәгендә сүктегез,
Бер сүз белән әйткән чакта
Безгә күп көч түктегез.
А.б. Котлау өчен сүз 4 нче сыйныфларның 2 нче укытучылары Вәлиева М.Р. бирелә.
11) Физкультура дәресләре
Һичкайчан чыкмас истән
Аны укыткан абыйның
Исеме була – Рөстәм.
12) Рөстәм абый дәресләрен
Сагынып алдык көтеп
Безнең сәламәт булуда
Ул куйды бик күп көчен.
13) Нинди генә күнегүләр
Эшләтмәде дәрестә.
Зур уңышлар насыйп булсын
Абыебыз һәр эштә.
А.б. Рөстәм абый! 4 ләрнең 4 ел буена чын якын дусты, сердәшчесе булдыгыз. Апаларына әйтеп бетермәгән серләрне дә сезгә күп тапкыр чиштеләр бугай. Укучыларга сезнең дә әйтер сүзегез бармы! Рәхим итегез!
14) Инглиз теленә өйрәтте
Ирина апа безне.
Чын күңелдән бәйрәм белән
Котлыйбыз бүген сезне.
15) Зур уңышлар насыйп булсын
Сезгә алдагы көндә.
Сөйләшә беләбез бүген
2 түгел, 3 телдә.
Хор белән 3 телдә исәнләшәләр.
16) Гөлчәчәк һәм Гөлназ апа,
Бик зур рәхмәт Сезгә дә!

Апабыз юк чагында
Кердегез бит безгә дә.
17) Кышын мәктәп җылы булды-
Данил абый җаваплы.
Хезмәте бик игелекле,
Бездә ул мичкә якты.
18) Тәмле, татлы сые белән
Сыйлады пешекчебез.
Илсөяр апа! Сезгә дә
Күп теләкләр телибез.
19)Тормышыгыз гөрләп торсын
Күрмәгез кайгы – хәсрәт.
Үткәрегез гомерегезне
Сөенеп һәм бик рәхәт.
20) Кадерле әти-әниләр!
Рәхмәтебез зур сезгә
Белем алуга омтылыш
Сез уяттыгыз безгә!
А.б. Кичәдә бүген иң дулкынланучы кешеләр әниләрдер, мөгаен. Чөнки әнинең баласы башлангыч сыйныфны тәмамлап өлкән укучылар рәтенә аяк баса.
Һәрберсен “балам укып китә алырмы, сынатмасмы? дигән сорау борчый! Хөрмәтле әниләр! Сезнең ул кызларыгыз барысы да бик уңганнар, тырышлыр. Һәрвакыт алдынгылыр сафында барачаклар. Ә хәзер изге теләкләрегезне, хәер фатихагызны җиткерү өчен сүзне сезгә бирәбез.
А.б. Дүртенче сыйныфларның якын дуслары, алмашчылары да сүз сорый. Рәхим итегез укучылар, җиткерегез теләкләрегезне:
21) Кадерле дусларыбызга
Безнең дә бар теләкләр.
Сез бит безнең өчен һәрчак
Булдыгыз зур терәкләр.
22) Өйрәттегез безне һәрчак
Тәртипле, дус булырга
Укытучыларны тыңлап,
Бик тырышып укырга.
23) Әләкләми, сер сакларга
Сездән өйрәндек бит без.
Булыгыз бик – бик бәхетле,
Югалып калмагыз сез.
24) Өлкән сыйныфка күчкәчтен
Һичкайчан сынатмагыз
Ары мәктәбендә алган
Белемне югалтмагыз.
25) Көндәлегегез һәркөнне
“5” леләр белән тулсын
Һәрберегез сау-сәламәт
Озын гөмерле булсын.

26) Без нәниләр, безнең сезгә
Әйтәсе сүзебез бар.
Бәйрәмегез котлы булсын
Апалар һәм абыйлар.
27) Борчылмагыз, сез китәсез,
Без киләбез мәктәпкә,
Сезнең алда сүз бирәбез,
Тырышырбыз, әлбәттә.
28) Без дә гел сезнең шикелле
“4” ле, “5” ле алырбыз,
Сезнең кебек, тырыш, эшчән
Булырбыз без барыбыз.
29) Хушыгыз абый, апалар
Юлыгызга ак җәймә
Җыр хәтердә нык саклана
Бергәләп җырлыйк әйдә!
Җыр “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
А.б. рәхмәт балалар! Изге теләкләрегез тормышка ашсын! Ә хәзер сүзне яңадан 4 нче сыйныф укучыларына бирәбез.
30) Безгә чыкты инде канат
Үсәсе, ныгыйсы бар,
Алда әле күп сынаулар
ГИА сы, ЕГЭ сы бар.

31) Сыйныфыбыз тату булды,
Уртак булды уебыз.
Яңа мәктәпкә күчкәч тә
Дус яшәргә уйлыйбыз.
32) Сүз бирәбез сезнең алда
Сынатмабыз беркайда
Укып чыгып, илебезгә
Китерербез зур файда
33) Хуш мәктәп, китәбез инде
Моңсуланып син калма.
Бездән соң да бусагаңны
Атласын бик күп бала.
34) Соңгы кыңгырауның чыңы
Еракка яңгырасын!
Нинди 4 ләр булды бу дип
Көндәшләр аптырасын.
35) Ә хәзер вальс әйләнеп
Тәмамлыйк кичәбезне,
Һәряктан булганнар диеп,
Алырсыз искә безне.
Укучылар башкаруында вальс.
А.б. Кадерле укучылар! Әти-әниләр кунаклар! Безнең “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә әзерләнгән чыгышыбыз тәмам. Балаларыбызга озын гомер, сабырлык, теләп калабыз. Кадерле әти-әниләр! Газизләрегезнең күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә язсын! Ә хәзер әйдәгез бергәләп биеп алыйк!
Кичә “Татар халык биюе” белән тәмамлана....

У вас нет прав для создания комментариев.