Киемеңә карап каршы алалар...
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы
МБГБУ “Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе”

Киемеңә карап каршы алалар...

Эстетик зәвык тәрбияләүгә карата
сыйныф сәгате


Мифтахова Нурзидә
Сәхибетдин кызы

2013

Максат: Киемгә карата эстетик зәвык, сакчыл караш тәрбияләү;
Тормышта тышкы кыяфәтнең дә мөһимлеген аңлауларына ирешү.

Дәрес барышы
I. 1.(Өйгә бирелгән эшне тикшерү дәрес дәвамында тормышка ашырыла)
2. Уку мәсьәләсен кую.
- Күз алдыгызга китерегез: сез моңа кадәр таныш булмаган, әмма танышырга тиешле булган кеше белән очраштыгыз ди. Иң башлап бер-берегездә нәрсәгә игътибар итәсез?
-Тышкы кыяфәткә, киемгә
-Икенче төрле әйткәндә?
-Кешенең төсенә, битенә.
-Тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк?
-Тышкы матурлыгына
-Димәк, бүген дәрестә сөйләшү нәрсә турында барачак?
-Кешенең киеме, тышкы матурлыгы турында.
-Әйе, бүгенге сөйләшүнең эчтәлеген сез төгәл билгели алдыгыз. Ә дәреснең темасын ачыклау өчен сезгә бирем: шушы сүзләрдән татар халык мәкален төзегез һәм шул мәкальнең бүгенге сөйләшүнең эчтәлеген үз эченә алган өлешен генә әйтегез. ( озатып,карап, киеменә, каршы, акылына,алалар, карап, калалар)
-Димәк, дәреснең темасы:
-Киеменә карап каршы алалар...

II. Уку мәсьәләсен чишү.
Төркемнәрдә тикшерегез:
1нче бирем. (Татар теленең аңлатмалы сүзлеген файдаланып)
-Нәрсә ул ”тышкы” ?
-Берәр нәрсә яки күренешнең чын асылына кагылмыйча, чын асылын чагылдырмыйча, тыштан, беренче карашка гына күренә торган. Тышкы матурлык.
-Матурлык нәрсә ул?
-Үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, чибәрлек.
-Кыяфәт сүзен ничек аңлыйсыз?
-Кешенең тышкы күренеше, килбәт, төсе.
-Нәрсә ул кием?
-Тукымадан, күннән, мехтан һ.б. әйберләрдән тегелгән, эшләнгән һәм тәнне каплау өчен хезмәт итә торган предметлар җыелмасы.
-Ничек уйлыйсыз: ни өчен кеше кием кияргә мәҗбүр булган?
-Кеше үзенең тәнен табигать стихиясе- суыктан, эсседән, судан, җилдән, тузаннан саклау өчен кием киеп йөри башлаган булырга кирәк.
-Тагын?
- Бәрелүдән, сугылудан һ.б.
-Икенче төрле әйткәндә, кием кеше тормышында нинди урын тота?
-Кием кешенең сәламәтлеген сакларга хезмәт итә. Моннан тыш пөхтә кием кешене матурлый да.
- Әйе, бик дөрес. Җәй көне җиңел киен , кыш көне җылы киен, диләр халыкта.
-Бөтенләй диярлек кием кими торган халыклар да бар бит әле, моны ничек аңлатырсыз?
-Алар яшәгән җирдә һава шартлары кешене кием киеп йөрергә мәҗбүр итми. Аннары аларның культура дәрәҗәсе дә түбән икәнлеген дә исәпкә алырга кирәк.

2нче бирем.
-Кешенең киеме, тышкы кыяфәте белән бәйле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?
• Кием матур итә, ат батыр итә һ.б.
• Агач матурлыгы – яфракларда, кеше матурлыгы - киемдә.
• Агач җирне бизәр, ә кием кешене.

3нче бирем.
-Киемнәрнең нинди төрләрен беләсез?
-Эш киеме, йортта кия торган кием, бакчада, гаражда эшләү киеме, спорт костюмы, дәүләт хезмәтен башкару өчен тегелгән кием, мәктәп укучылары формалары һ.б.
-Мондый киемнәрнең әһәмияте нидә? Кеше тормышында алар нинди урын тота? (җаваплар тыңлана)

4нче бирем.
-Бөек рус язучысы А.П. Чеховның афоризмга әйләнгән шундый сүзләре бар: “Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә”. Мондый билгеләмәсе белән язучы , барыннан да элек, нинди кешене күз алдында тота?
-Акыллы, үз- үзенә таләпчән, югары культуралы, шәфкатьле, зәвык белән киенүчән кешене күз алдында тота.

5нче бирем.
-Матур, зәвык белән киенә белүне сез ничек аңлыйсыз?
-Сезонга карап, кайда киюеңә карап, үз яшеңә туры килгән, үзеңә ошаган килешле, чиста киемне генә кию.
- Бу уңайдан нинди мәкаль, әйтемнәр беләсез?
• Пөхтә киенгән- матур кеше, шапшак киенгән- шапшак кеше.
• Пакъ кием кадер арттырыр.
• Яман кием яшь кызны әби итә, әбине пәри итә һ.б.

-Киемнән башка кешенең тышкы күренешен тагын нәрсә матурлый?
-Төсе- бите.
-Аны нәрсә ярдәмендә матурлап була?
-Косметика (бизәнү әйберләре) кулланып.
-Тагын нәрсә матурлый?
-Прическа, мимика, йөреш, хәрәкәтләр.

(бүлмәгә бизәнгән, килбәтсез прическалы, сагыз чәйнәүче балалар керә)
-Бу балаларның йөзләренә, киемнәренә, прическаларына игътибар итегез әле, алар сезгә ошыйлармы? Ошамыйлар икән, ни өчен?
-Алар зәвык белән киенмәгән, косметиканы кирәгеннән артык кулланганнар, прическалары килешсез һ.б.
-Аларга нинди киңәш бирер идегез?
• мәктәпкә укырга мондый киемнәр белән килергә ярамый, форма кияргә кирәк;
• бизәнеп йөрү дә урынсыз, сез бизәнмичә дә бик чибәр. Яшьтән бизәнү битнең тиз картаюына китерә;
• чәчне тузгытып йөрү шулай ук килешсез, чәч мәктәпкә килгәндә чиста, үрелгән яисә яхшылап таралган булырга тиеш һ.б.

6нчы бирем.

-“Кием киемне саклар” әйтеме нәрсә турында сөйләр?
-Әйбернең кадерен белеп кияргә куша. Киемгә карата сакчыл караш булырга тиеш.
-Бу уңайдан тагын нинди мәкаль, әйтемнәр беләсез?

• Киемне кию белән, киюдән бигрәк җыеп кую белән.
• Әйберне саклап кисәң, көн дә матур әйбер киярсең һ.б.

III. Рефлексия.

-Янә дәреснең темасына кире кайтыйк.
-Киемеңә карап каршы алалар...
- Димәк, тормышта тышкы кыяфәт, тышкы матурлыкның әһәмияте шактый зур икән. Моны сез ничек аңлатып бирерсез?
-Зәвык белән киенгән, чибәр кеше, иң беренче чиратта, бездә соклану, ярату хисе, аңа охшау теләге уята.
-Әйе, соңыннан бу кеше белән мөнәсәбәтебез нинди генә булып китсә дә, беренче тәэсир йогынтысы көчле була. Бу хакта халык җырларга салып җырлаган:
“ Төн йокымны йоклый алмыйм
Сине күргәннән бирле”.
Шулай ук бөек композиторларыбыз да бу темага бик күп җырлар иҗат иткәннәр.
-Рус халкында менә мондый әйтем бар: “Внешность человека обманчива”.Сез моны ничек аңлыйсыз?
-Кеше тышкы яктан матур булып күренсә дә ул начар, тәрбиясез булырга мөмкин.
-Кешенең чын матурлыгын ничек аерып була соң?
-Аның белән аралашып, эшенә, кыланышларына, теге яки бу очракта үз-үзен тотышына карап белергә була.
Бу хакта түбәндәге мәкальләр сөйли:

• Кием кешене бизәсә дә, гүзәл итмәс.
• Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар.

IV. Өйгә эш бирү.
1.Үзеңдә киемгә сакчыл, тышкы кыяфәтеңә җитди караш булдыру буенча үз-үзеңне тәрбияләү планы төзегез.
2. Гаиләдә тикшерегез: бер елга кием алу өчен гаилә ничә сум акча тота?

У вас нет прав для создания комментариев.