Авазлар әйтелешендә кимчелекләр булган балалар белән эш тәҗрибәсе
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 

Логопедия төркемнәренә интеллекты һәм ишетү сәләте сакланган сөйләмендә кимчелекләр булган балалар җыела. Һәр баланың сыйләме һәряклап тикшерелә һәм сөйләм карталарына тутырыла, шуның буенча һәр балага перспектив эш планы төзелә. Сөйләм кимчелекләрен төзәтү өстендә эш 4 этаптан тора һәм индивидуль шөгыльләрдә тормышка ашырыла.
Беренче этап - әзерләү этабы. Бу этапның максаты - баланың мөмкинлекләрен ачу һәм үз өстендә эшләү процессына җәлеп итү.
Эш берничә юнәлештә алып барыла:
- артикуляцион аппаратны аваз әйтелешенә әзерләү;
- төгәл артикуляцион хәрәкәтләр булдыру;
- көчле сулыш булдыру;
- бармак моторикасын һәм гомуми моториканы ныгыту;
- фонематик ишетү сәләтен, тавышка игътибарны үстерү;
- психик функцияләрне ныгыту.
Артикуляцион аппаратны аваз әйтелешенә әзерләү артикуляцион гимнастика ярдәмендә алып барыла, махсус күнегүләр ярдәмендә әйтелешендә кимчелекләр булган авазлар өчен дөрес позицияләр булдырыла, гомуми артикуляцион моторика ныгытыла. Күнегүләр көзге алдында башкарыла, хәрәкәтләр автоматлаштырылгач күнегүләр катлауландырыла, яңалар өстәлә.
Күпчелек авазларның әйтелеше юнәлешле, көчле сулыш алуны сорый, шул максаттан балалар белән сулыш гимнастикасы һәм мимик күнегүлә ккомплексы өйрәнелә.
Авазлар дөрес әйтелсен өчен аларны дөрес ишетә дә белергә кирәк. Моңа табигый сәләт - фонематик ишетү сәләте формалашкан булуы кирәк. Сөйләмендә кимчелекләр булган балаларда бу сәләт гадәттә түбән дәрәҗәдә формалашкан була. Шуның өчен махсус күнегүләр һәм уеннар аша табигый тавышларны, соңрак, авазларны ишетеп аера белергә өйрәнәбез.
Кирәкле артикуляцион позицияләр булдырылып беткәннән соң гына төп этапка - авазларны формалаштыру этабына күчәбез.
Авазларны 3 төрле ысул белән формалаштырырга мөмкин:
1) Уенда - балага уен-биремнәр бирелә: кабатла: ничек җил исә, ничек краннан су ага һ. б.
2) Логопедның тел, теш, иреннәр торышын күзәтеп бала көзгегә карап аларны үзендә кабатлый.
3) Бу ысуллар ярдәм итмәсә механик ысулны кулланабыз. Махсус шпательләр һәм инструментлар ярдәмендә телне кирәкле торышка куябыз һәм үзебезгә кирәкле авазны әйттерәбез.
Бары тик бала механик ярдәмнән һәм көзгедән башка кирәкле авазны әйтә башлаганнан соң гына өченче этап - автоматлаштыру этабына күчәбез.Бу этапның максаты - куелган авазның иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтелешенә ирешү.
Аваз беренче ачык һәм ябык иҗекләрдә автоматлаштырыла, соңыннан сүзләргә һәм бәйләнешле сөйләмгә кертелә.
Сүзләрдә автоматлаштыру өйрәнелгән аваз белән баетылган рәсемнәр һәм дидактик уеннар аша тормышка ашырыла. Бәйләнешле сөйләмдә аваз тизәйткечләр, шигырьләр, төрле текстлар аша автоматлаштырыла.
Шөгыльдә өйрәнелгән материал җиңеләйтелгән вариантта өйгә эш итеп биреп җибәрелә.
Дүртенче этап - дифференциация этабы - өйрәнелгән авазны акустик һәм артикуляцион яктан охшаш авазлардан сөйләмдә аерырга өйрәтү. Бу этапта балалар белән авазны артикуляциясе буенча танырга өйрәнәбез, ягъни аваз тавыш телән әйтелми, бала тел, ирен хәрәкәтләре буенча гына оппозицон авазларны танырга өйрәнә.Аваз алдагы этаптагы кебек, иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә ныгытыла.
Моннан тыш шөгыльләрдә зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендәге балалар белән башлангыч грамотага әзерлек буенча да эш алып барыла, балалар "аваз", "иҗек", "сүз", "җөмлә" төшенчәләре белән таныштырыла, авазларны хәрефләр белән билгеләү, беренчел иҗек - аваз анализы ясау күнекмәләре бирелә.
Сүздән сузык авазны ишетеп аеру, бирелгән авазны башка авазлар рәтеннән аерып алу, сүздә авазның урынын билгеләү кызыклы уеннар рәвешендә алып барыла.("Авазлар сәгате", "Светофор", "Бу өйдә кем яши?", "Чылбыр" һ.б..).

У вас нет прав для создания комментариев.