Тапкыр бабай кунакта
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасының Саба муниципаль районы «Саба кадет интернат-мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Балалар иртәсе
“Тапкыр бабай бездә кунакта”

Миннеханова Дания Әсертдин кызы,
беренче квалификацион категорияле
кадет класслары тәрбиячесе

2013 нче ел
Максат: укучыларда тапкырлыкны, зирәклелекне арттыру; тирә-юньгә сакчыл караш булдыру; татар халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

(Балар иртәсе буласы зал зәвык белән бизәлә. Катнашучылар 1-2 нче сыйныф укучылары. Бирелгән вакытка бүлмәгә Тапкыр бабай белән Айзирәк керәләр. Тапкыр бабай матур итеп эшләнгән янчык күтәргән.)
1бала:
Рәхим итегез түргә,
Күптән көтәбез Сезне.
Тапкырлыкка, зирәклеккә
Өйрәтерсез дип безне.
2 бала:
Илләр гизеп безнең янга
Тапкыр бабай килгән икән.
Аның серле янчыгында
Ниләр барын белсәң икән.
Айзирәк:
Янчыктагы әйберләр
Гади түгелләр алар.
Т.Б.
Бездән бик кызык табышмаклар,
Сездән төрле-төрле җаваплар.
(Катнашучы балалар ике төркемгә бүленәләр. Һәр төркем исем сайлый, үзенең исеменә туры килгән җырны башкара һәм девизын әйтә. Ә каршы төркем уенчылары дөрес итеп аларның исемнәрен әйтергә тиешләр.)
1 төркем: “Һәрвакыт булсын кояш!" җырын башкара. (Л.Ошанин сүзләре, А.Островский музыкасы)
Девизы: Һәрвакыт булсын кояш!
Исемен каршы төркем кычкырып әйтә: “Кояшкай”

2 төркем: “Күгәрчен” җырын башкара. (Ә.Ерикәй сүзләре, М.Мозаффаров музыкасы)
Девизы: “Күгәрчендәй тату яшик,
Тыныч булсын дөньялар”
Исемен каршы төркем кычкырып әйтә: “Күгәрченкәй”

Т.Б. Ай-һай, балалар, әйбәт әзерләнгәнсез. Ә хәзер инде һәрбер төркем үзенең исеменә туры килә торган табышмак уйлап әйтсен
1 төркем:
Безгә күзен кысты,
Кызарып җиргә төште.
2 төркем:
Гөлдергү, гөлдергү,
Кызыл тәпи кемдер бу?
Т.Б. Әйтегез әле, балалар, мин сезнең янга нәрсәгә утырып килдем икән?Уйлап табыгыз әле.
Аяклары түгәрәк,
Куышалар тәгәрәп.
Үзем утырам, үзем чабам
Теләсә кая табан. (Велосипед.)
(Әгәр балалар иртәсе кыш көне үткәрелсә, түбәндәге табышмак әйтелә:
Шома табанлы чана,
Атсыз да алга чаба.
Җитез була аяклар,
Кулда булса таяклар. (Чаңгы) )
Т.Б. Безгә юлда килгәндә беләсезме нәрсәләр очрады? Тыңлагыз әле.
1. Ямь-яшел куе булган,
Һәркем ярата аны.
Анда бик күп агачлар,
Җыр суза сандугачлар.
Кызарып җиләк пешә,
Чикләвекләр өлгерә.
Санап та бетереп булмый,
Нәрсә соң ул, кем белә? (Урман)
Айзирәк: Урманда нәрсәләр үсә соң?
Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә.
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә.
Ул нәрсә? (Агач)
Айзирәк: Ә беләсезме, анда нинди агачлар үсә? Игътибар белән тыңлагыз әле.
1. Терт итә дә мерт итә
Суга карап көн итә. (Зирәк)
2. Иелә, бөгелә,
Ак мамыгы түгелә,
Кара күзе күренә. (Шомырт)
3. Каны бар, җаны юк. (Балан)
4. Нинди агач җилсез шаулый? (Усак)
5. Кызыл төймәсен аскан,
6. Каршыма килеп баскан. (Миләш)
7. Ак киемен кигән,
Яшел чугын элгән. (Каен)
Т.Б. Балалар, мин дә сезгә бик күп табышмаклар алып килдем бит. Тыңлап, уйлап карагыз әле. Табышмакларым урман хуҗалары турында булыр. Җавапларын әйтерсез.
1. Барадыр аугалап,
Колакларын салгалап.
Талмас беләге,
Армас йөрәге. (Аю)
2. Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (Куян)
3. Бернәрсә тегә белми,
Энәләр тагып йөри. (Керпе)
4. Әнә бара хан,
Авыз-борыны кан. (Бүре)
5. Әдәпле генә кодача,
Тавыкларны ярата. (Төлке)
6. Бер йомгакта мең энә,
Сиңа тими, син дә тимә. (Керпе)
7. Кош түгел оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)
Т.Б. Молодцы, балалар, булдырдыгыз. Ә хәзер, әйдәгез, сезне тыңлап крыйк. Үзегез нинди табышмаклар әзерләдегез икән?
1 бала:
Сумка тотып керәсең,
Белем төяп чыгасың. (Мәктәп)
2 бала:
Кечкенә ул, шома ул,
Кара күлгә чума ул.
Ак кырлардан уза ул,
Кәкре юллар суза ул. (Каләм)
3 бала:
Агач түгел – яфраклы,
Тун түгел – тегелгән.
Кеше түгел – сөйли. (Китап)
4 бала:
Җире ак, орлыгы кара,
Кул белән чәчәләр,
Авыз белән җыялар. (Язу, уку)
5 бала:
Төрлесе төрле төстә,
Төрлесе төрле төстә. (Төсле карандашлар)
6 бала:
Диңгезе бар, суы юк,
Каласы бар, халкы юк,
Урманы бар, агачы юк. (Карта)
Т.Б. Сез, балалар, мәктәп тормышы, уку-язу турында бик күп табышмаклар беләсез икән. Хәзер мин сезгә урманның иң кечкенә хуҗалары турында булган табышмакларны әйтеп үтим әле.
1. Мин кечкенә, миңа тимә,
Тисәң,” авыртты” димә. (Бал корты)
2. Чик-чик итә, читкә сикерә. (Чикерткә)
3. Җилт-җилт итәр,
Җилпеп китәр,
Гөлгә кунар,
Чәчкә үбәр. (Күбәләк)
4. Күрер-күрмәс күзләре,
Челтәр бәйли үзләре.
Челтәрләре түгәрәк,
Эшли алар үрмәләп. (Үрмәкүч)
5. Борма-борма бормадыр,
Шул торбада торадыр. (Әкәм-төкәм)
6. Бигрәк матур бакчасы бар,
Бакчасында кысасы бар,
Тәмле ризык ашыйлар.
Бик авыр йөк ташыйлар. (Бал корты)
7.Бик күп төрле, алтын сырлы,
Була тагын ал да гөл.
Тагын әле уйнаклап оча,
Кунган һәрбер гөлен коча.
8.Билле-билле билән ат,
Биле нечкә көрән ат,
Тауга менсә – таймас ат,
Суга төшмәс – батмас ат.
Бу ни булыр, эзләп тап?! (Кырмыска)
Айзирәк: Тапкыр бабай, әйдә, балаларга кошлар турында булган табышмакларыбызны да әйтип карыйк әле. Уйлап карасыннар.
1. Урманнан чыгар,
Түше чуар,
Борау ботлы,
Яр канатлы. (Тукран)
2. Колгада өй. Өйдә җырчы. (Сыерчык)
3. Кулы юк, балчык ташый.
Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач)
4. Бер кошым бар – тынмый,
Агачка оя кормый:
Өе – җирдә,
Җыры күктә.
5. Үзе йомырка басмый.
Баласын да бакмый. (Кәккүк)
6. Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)
Балалар: Тапкыр бабай, Айзирәк! Без дә бит гел урманга барып торабыз. Табышмаклардан белегез әле, нигә барабыз икән? (Җавапларны Т.Б. һәм Айзирәк әйтәләр)
1. Кечкенә генә таш сандык,
Сандык эченә мал салдык.
Ачкычын табалмагач
Капкачын ватып алдык. (Чикләвек)
2. Кечкенә генә, матур гына,
Җир астыннан чыкты,
Кызыл бүрек тапты.
Бу нәрсә? (Гөмбә)
Балалар: Әйе, дөрес. Безнең нәрсә яратканны белдегез инде.
Т.Б. Ай-һай, балалар, күп нәрсәгә өйрәнгәнсез, без бик канәгать сездән.
Табышмаклар күп беләсез,
Зирәк икән үзегез.
Акыллы һәм матур булсын
Сезнең һәрбер эшегез.
Без әле тагын килербез,
Хәзерләнеп торыгыз.
Күп нәрсәгә өйрәнегез,
Ә хәзергә хушыгыз.
(Ахырдан җиңүче төркем билгеләнә, бүләкләр тапшырыла.)

У вас нет прав для создания комментариев.