Теле барның - иле бар.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МБОУ «Заинская средняя общеобразовательная школа №6» Заинского муниципального района РТ
Теле барның - иле бар.
Хуснетдинова Алевтина АРсентиевна
2013 год

Уен дәрес. 2нче сыйныф.
Тема: Теле барның – иле бар.
Максат: 1. Укучыларның белемен артыру.
2. Укытуның һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешү.
3. Уеннар аша тел фәнен өйрәнергә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: саннар язылган плакат.
Дәрес барышы.
Оештыру.
- Укучылар, бүген без дәресне кызыклы итеп үткәрәбез. Күп итеп тел турында сөйләшербез, чөнки 21нче февральдән 21нче мартка кадәр туган тел айлыгы бара.
Әңгәмә.
- Сезнең туган телегез бармы?
- Ә Татарстанда ничә дәүләт теле бар?
- Ни өчен татар телен өйрәнәбез?
- Әйе, күп кенә милләт кешеләреннән аермалы буларак, безнең ике туган телебез бар, дип әйтергә була. Татар теле һәм рус теле. Рус теле, чөнки әниебезнең теле. Татар теле, чөнки туган илебез Татарстан. Туган илебезнең теле татар теле.
Әйдәгез әле бүгенге дәрес темасын кычкырып укыйк һәм тәрҗемә итәрбез. (Теле барның – иле бар.) Мәкальнең мәгънәсен аңлату.
Уен: “Татарча һәм русча сана.”
(Төркем икегә бүленә. Беренче бала татарча (1-10), икенче бала русча (10-1) саный. Уен шулай дәвам итә.)
- Булдырдыгыз, ике телне дә яратуыгыз күренә инде.
Тел турында бик күп шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар бар. Берничә шигырь укып үтик әле. (“Туган телем”, Г.Тукай “Туган тел”).
Уен: “Потугай”. (Укытучы сүзләр, сүзтезмәләр әйтә, укучылар попугай кебек кабатлыйлар.)
Г. Тукайның “Туган тел” шигыренең беренче кушымтасын яттан өйрәнү.
- Әйдәгез бераз язып та алыйк. Тактада язылган мәкальләрне укыйк һәм нокталар урынына сүзләр куеп кучереп язарсыз. Башта әйтеп китик әле, дәресебез нәрсәгә багышлана. Бу сезгә ярдәм итү булыр.
Иң татлы ... – туган ... ,
Анаң сөйләп торган ... .
Сөйдергән дә ... , көйдергән дә ... .
Мәкальләрнең дөрес язылышын тикшерү.
Йомгаклау.
Өй эше. Тел турында табышмаклар алып килергә

У вас нет прав для создания комментариев.