“Таблицадан башка тапкырлау һәм бүлү темасын ныгыту”, 5 сыйныф
- Подробности
- Автор: Diana
-
Категория: Математика
-
Опубликовано 17 Октябрь 2014
-
Просмотров: 3616
Татарстан Республикасы
Зәй районы
Югары Лоҗы мәктәбе
Математика – 5 сыйныф
“Таблицадан башка
тапкырлау һәм бүлү
темасын ныгыту”
Эшләде: математика укытучысы Исмагилова Диана Каусаровна
2014 ел
Тема: Таблицадан башка тапкырлау һәм бүлү темасын ныгыту.
Дәрес төре:”Белем иле”нә тылсымлы сәяхәт.
Максат:Тапкырлау һәм бүлү темасында алган белемнәрне ныгыту, ярыш-уен рәвешендәге биремнәр белән балаларда математикага кызыксыну уяту, исәпләү тизлекләрен тикшерү.
Материаллар:кодоскоп, таблицалар, магнитафон, кесәләр, дид.карточкалар, схемалар “поезд маршруты”.
Дәрес барышы: Укучылар, без бүген поездга утырып “Белем иле”нә сәяхәткә китәчәкбез. Ә без хәзер “Җитезләр” тукталышында. Шуңа күрә без хәзер эшлисе эшләр барысы да тиз һәм җитез башкарылырга тиеш.
1.Өй эшләрен тикшерү (сигнал карточкалары белән)-дөрес булса, кызыл як, дөрес булмаса-яшел.
2.Дәфтәрләр җыела, икенче номер таратыла, яңа алган дәфтәрләргә число, тема языла.
3.Тактада 3 яки 4 баганага бертөрле мисаллар язылган, 3 яки 4 укучы чыгып 1 минутта ничә мисал җавабын яза ала.
10 х 8 2 х 50 8 х 10 : 40
100 : 5 80 : 8 10 х 6 : 20
30 х 3 5 х 20 (56+34) : 30
40 : 2 30 : 10 100 : (12+8) һ.б.ш.
4.Укытучы телдән мисаллар әйтә, 2 яки 3 укучы чыга һәм җавабын кем беренче “кесә”ләрдән табып ала, ул җитезрәк була. (Актив укучылар билгеләнеп барыла). Мәсәлән: 3х8; 15х2; 33:3; 15+6; 17-8; 28-10; 7+9; 9х7; 82х2 һ.б.
Ә хәзер, укучылар, поезд кузгалыр вакыт җитте, поездга утырыйк. (Музыка куела) Укучыларга таныш музыка булса, бер куплет кушылып җырлыйлар.
2 нче тукталыш “Зирәкләр”.
1.Дәфтәрләрдә ягы 3см. Булган квадрат сызу һәм аның якларының озынлыклары суммасын табу.
2.Һәр укучыга катыргыдан яки кәгазьдән ясалган турыпочмаклык бирелә. Аның барлык якларының озынлыклары суммасын табу.
1 рәт 2 рәт
Укытучы башта ук ике турыпочмаклыкның да периметрларын белә (тиз тикшерү өчен).
3.Плакатка язу. Плакатка язу.
а)Нинди саннар төшереп б)Төшереп калдырылган цифрларны
калдырылган? әйт.
... + 72 = 72; 93 - ... = 0; 39+47=8...; 63 -...8 = 35;
65 х ... = 0; 98 : 98 = ...; ...2 + 43 = 75; 7... – 27 = 52
Бу тукталышта да актив укучылар билгеләнеп үтелә.
Поездга утырабыз, музыка куела.
3нче тукталыш “Тапкырлар”.
1.Бу тукталышта кибетләр бар икән. Әйдәгез, укучылар “Тукымалар” кибетенә кереп чыгыйк әле.
а)Бертөрле 4 күлмәккә 16м ситсы китә. 20м ситсадан шундый ничә күлмәк чыгар? (79б №6)
Плакатка.
Күлмәк саны 4 ? |
Ситсы озынлыгы 16м 20м |
Бер күлмәккә киткән ситсы озынлыгы.
Бертөрле 16 : 4 = 4 (м) 20 : 4 = 5 (күлмәк) |
б) № 17 – 88 биттәге мәсьәлә.
Костюм саны 3 10 |
Лента озынлыгы 18 ? |
1 костюмга киткән лента озынлыгы. Бертөрле 18 : 3 = 6 (м) 10 : 6 = 60 (м) |
“Детский мир” кибетендә.
в)Рәсемгә карап мәсьәлә төзү һәм чишү.
30 : 6 = 5(сум) 4 х 5 = 20(сум)
г)(вакыт калса) №12, 13-87б.
Мәсьләләр чишкәндә дә актив укучылар билгеләнә.
4 нче тукталыш “Ял ит!” (музыка куелмаса да була).
Уен. Өч укучы чыга. Артларында саннар. Һәр укучы үзенекен
күрсәтмәскә тырышырга тиеш, үзе 2 иптәшенекен күреп, аларны кушып әйтелгән (укытучы 3 сан суммасын башта ук әйтеп куя) саннан сумманы күңелдән алып үзенең аркасындагы санны әйтергә тиеш. Кем беренче әйтә, шул җиңә. Стенага терәлеп торырга ярамый. Берничә тапкыр кабатларга була.
5 нче тукталыш “Булдыклылар”.
Тактада яки плакатта мисаллар.
1. (10+2)х7=84 5. 94-7х9=31
2. 5х14=70 6. 48х1:8=6
3. 48+7=55 7. 54:9х13=78
4. 16х5=80 8. 100:(12+8)=5
1 як - 55 31 84 6 70 78 80 5
2 як- кат чә җи бер де кат ул кис
Карточкаларны кесәгә икенче ягын әйләндереп салалар. “Җиде кат үлчә, бер каи кис” мәкале чыга.
6 нчы тукталыш “Белем иле”
1. 6 х ... = 36 6 1 0 4 3 5 2 7
2. ... х 9 = 9 Белем иле
3. 8 - ... = 8 40762135 еиеблеми
4. 4 – х = 0
5. 3 : ... = 1
6. 2 х ... = 10
7. 8 - ... = 6
8. 7 + ... = 14
Йомгаклау.
Алган белемнәрне тормышка куллана белергә ышанычларын белдерделәр. Өй эше бирелә.