Урок по математике
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Тукай районы Иске Абдул урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Шайдуллина Кадрия Салихзяновнаның эш тәҗрибәсеннән

2 нче класста математикадан ачык дәрес

Тема: 100 эчендә язып кушуны ныгыту.

Максат: билгесез кушылучыны, кимүчене, киметүчене табуга мәсьәләләр чишү; баганалап язып кушу, алу күнекмәләрен, геометрик мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту; балаларның фикерләү сәләтен үстерү; игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: корабль, утрау, утрау хуҗалары рәсемнәре, сигнал карточкалары.

Дәрес барышы.
1. Оештыру моменты.
–– Исәнмесез, укучылар
–– Исәнмесез, саумысыз.
–– Кәефләрегез ничек?
–– Кояшлы иртә кебек.
Дәрескә тиз һәм җитез
Исәпләргә дип кердек.

2. Дәрес максатын хәбәр итү:
–– Укучылар, бүген без сезнең белән Робинзон Крузо янына кунакка барабыз. Сәяхәтебез ерак, кызыклы, ләкин куркыныч. Шуның өчен үзебез белән иң дус, тату, җитез, зирәк, тапкыр, тәртипле, кыю, батыр һәм дөрес итеп уйлый белә торганнарны гына алабыз.
–– Ә Сезнең арада андыйлар бармы. Без моны хәзер тикшереп карыйбыз.
Телдән исәпләү: (сигнал карточкалары белән)
«Ромашка» уены

Сигнал карточкаларыннан башка:
1. «Алсуның өендә эт, песи, попугай, алтын балык яши. Анда тәрбияләнүчеләрнең ничә аягы (10), ничә канаты(2), ничә башы (4), ничә койрыгы (4) бар?»
2. Бауны өлешләргә кисү өчен 4 тамга ясаганнар. Ничә өлеш килеп чыккан?
3. Алиянең 100 сум акчасы булган. Ул 60 сумга китап һәм 20 сумга ручка сатып алса, ничә сум сдача кайтарып бирерләр?
4. Әби 6 пар бияләй бәйләде. Ул сул кулга ничә бияләй бәйләде?

- Молодцы! Барыгыз да бик дөрес, матур җавап бирдегез. Сәяхәткә чыгып китәбез. Барыгыз да корабльгә утыра аласыз. Җайлап утырыгыз, кузгалдык!

- Безнең корабль попугайлар утравына якынлаша. Биредә сезне сөйләшә торган попугай КЕША каршы ала һәм ул бик кызыксына: үзе биргән биремне укучылар эшли алыр микән? исәпләүләр дөрес булырлык итеп тамгалар (+ , -) куярга кирәк.
38 * (-) 4 * (+) 6 = 40
76 * (+) 6 * (-) 40 = 42
63 * (+) 7 * (+) 23 = 93

38 – 4 + 6 = 40
76 + 6 – 40 = 42
63 + 7 + 23 = 93

- Укучылар мөстәкыйль эшли, эшләп бетергәч, дөресен кую, тикшертү.
- КЕША сезне бик мактый, сезгә уңышлар теләп озатып кала.

Юлыбызны дәвам итәбез. Безнең алда маймыллар утравы. Утрау хуҗасы сәяхәтчеләргә кызыклы бирем әзерләп куйган.
Дәреслектән мәсьәлә: 20 бит № 13 (1 укучыны тактада эшләтү)
Утрау хуҗасы сезгә рәхмәт белдерә

Физкультминутка
Корабль филләр утравына якынлаша. Кечкенә фил баласы кунакларны күптән көтә. Ул хайваннар мәктәбендә укый һәм өй эшен эшләргә ярдәм итүче юк. Менә аның өй эше:
(Китаптан 19 бит № 3. зурлыклар белән эшләү. 1 укучы тактада.
Ярыш – тактага алдан язып
Тактада
1м * 10дм 100см * 1м
55см * 5дм 6дм * 65см
1сәг * 30мин 60мин * 2сәг
1см 5мм * 5см 1мм 2см 4мм * 4см 2мм
2сәг * 1сәг 60мин 2дм * 1дм 10см
Сез дөрес эшләдегез, ә аңлатып та бирсәгез тагын да яхшы булыр иде. Фил аңлар иде. (аңлату) Менә никадәр күп белергә кирәк. киләчәктә тагын да авыррак темалар узачакбыз.

Безнең корабльгә кыргыйлар кергән. Әгәр аларның соравына җавап бирмәсәк безнең корабльне батырулары бар.
(эш дәфтәре. 10 бит, №24 баганалап кушу.)

Молодцы! Кыргыйлар безне калдырды. Ләкин корабльгә су керә, аны тишәргә өлгергәннәр. Тизрәк ватылган урыннарны табып төзәтергә кирәк. биремне эшләсәң корабль төзәләчәк.
(эш дәфтәре, 10 бит, №25. геометрик эш. Ничә өчпочмак? Ничә дуртпочмак? Ничә турыпочмак? (яса) )

Булдырдыгыз!
Менә Робинзон Крузо янына да килеп җиттек. Ул сезнең ничек зур үскәнегезне күрде. Күп нәрсәләргә өйрәнгәнсез ди. Үзе дә сезгә бирем әзерләгән.
«Минем корабльдәге баскычта 13 басма. Уртада тору өчен мин ничәнче басмада торырга тиеш?»
(Блиц – турнир. 100 эчендә саннар составын искә төшерү.)
Молодцы! Булдырдыгыз. Бүгенге дәреснең истәлеге итеп үземнең кораблемнең рәсемен бүләк итәм.

- Укучылар, сәяхәтебез ошадымы? Нәрсә исегездә калды? Үз – үзегезгә нинди билге куяр идегез?
Блиц – тур. Тапкыр җаваплар өчен рәхмәт, дустым.
Утрауда барганда күп каршылыклар очрады. Шул каршылыкларны җиңәр өчен нәрсә кирәк? каршылыкларны җиңү өчен нәрсәләр эшләдек?
Белемле булу кирәк.
- мәсьәлә чиштек,
- баганалап куштык,
- зурлыкларны чагыштырдык,
- турыпочмак таптык,
- исәпләдек.

Укучыларның эшләрен бәяләү. Өйгә эш бирү.

У вас нет прав для создания комментариев.