Балалар әдәбиятында Ш.Галиев мәктәбе
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Татарстан АССРның Апас районы Олы Бакырчы авылында крестьян гаиләсендә туа. 1943 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм туган колхозында эшли башлый. 1945—1953 елларда ул хисап эшләрендә, район газетасында эшли, 1950 елда КПСС сафларына керә. 1953 елдан алып ул «Чаян» журналы редакциясендә эшли. 1956 елда эшче яшьләр кичке урта мәктәбен тәмамлый. 1959—1961 елларда Мәскәүда СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Әдип 1958 елда СССР Язучылар союзына кабул ителә. 1961 —1971 елларда ул — профессиональ язучы, ә 1984 елга кадәр — Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөдире.

У вас нет прав для создания комментариев.