2 нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья дәресеннән тестлар
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Биектау муниципаль районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе

Төзеде: I кв. категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Гарипова Ләлә Ильяс кызы
Кулланылган әдәбият: А.А.Плешаков "Әйләнә - тирә дөнья ", методик кулланмалар.

Тест “Табигать” 2кл.

1. Нәрсә ул табигать?
А) кешене чолгап алган бар нәрсә
Б) кеше тарафыннан булдырылган
В) кешене чолгап алган бар нәрсә, ләкин кеше тарафыннан булдырылмаган

2. Бураннар, карлар кайсы ел фасылында була?
А) язын
Б) кышын
В) көзен

3. Медицина термометры белән нәрсә үлчиләр?
А) урамдагы температураны
Б) тән температурасын
В) су температурасын

1. Бу табигать күренешләренең кайсысы җәй көне булмый?
А) кар
Б) боз
В) яңгыр

5. Кышын йокыга кайсы җәнлек талмый?
А) аю
Б) керпе
В) бүре

6. Бу транспорт төрләренең кайсысы һаваны пычратмый?
А) автобус
Б) велосипед
В) самолет

7. Су нинди төстә?
А) төссез
Б) зәңгәр
В) ак төстә

8. Агачлар гына язылган группаны билгелә.
А) нарат, чикләвек куагы, имән
Б) каен, усак, чыршы
В) сирень, миләш куагы, юкә

9. Тәннәре каурый белән капланган хайваннар нәрсә дип атала?
А) бөҗәкләр
Б) кошлар
В) җәнлекләр

10. Кызыл китапка кертелгән үсемлекне билгелә
А) лотос
Б) камыш
В) ромашка

Тест
“ Кешенең тән төзелеше һәм сәламәтлек”
2 класс

1. Баш, муен, гәүдә, кул һәм аяклар нәрсәгә керә?
А) эчке органнар
Б) тышкы органнар
В) тән өлешләре

2. Тышкы органга нәрсә керми?
А) баш
Б) муен
В) баш мие

3. Кайсы орган канны тамырларга бертуктаусыз куып тора?
А) баш мие
Б) ашказаны
В) йөрәк

4. Кеше нинди орган белән сулый?
А) үпкәләр
Б) бавыр
В) эчәклек

5.Тешне көнгә ничә тапкыр чистарталар?
А) 1 тапкыр
Б) 2 тапкыр
В) 3 тапкыр

6. Кайсы предметны гаиләнең барлык кешесе дә куллана ала?
А) теш щеткасы
Б) шампунь
В) тарак


Тест
“Янгын “ 2кл.

1.Янгын чыккан очракта нинди номерга шалтыратырга кирәк?
А) 01
Б) 02
В) 03

2.Янгын сүндерү предметларын буяу өчен нинди төстәге буяу кулланалар?
А) зәңгәр
Б) яшел
В) кызыл

3. Бу приборларның кайсысы янып калган очракта янгын чыгара?
А) үтүк
Б) телевизор
В) радио

4.Кайсы уен янгын чыгарырга мөмкин?
А) кубиклардан өй төзү
Б) шырпылардан өй төзү
В) пазлылардан картина төзү

5. Янгын чыгу куркынычы тудырган сыеклыклар төркемен билгелә:
А) үсемлек мае
Б) бензин, керосин, ацетон
В) уксус, шифалы су, пемолюкс

6. Янгын чыкканын күрсәгез, нәрсә эшләргә ярамый?
А) сүндерә башларга
Б) өлкәннәрне чакырырга
В) янгын сүндерүчеләрне чакырырга

Тест
“Урмандагы хәтәр хәлләр” 2кл.

1. Агулы гөмбәне тап.
А) майлы гөмбә
Б) чебен гөмбәсе
В) әтәч гөмбәсе

2. Агулы гөмбәләр генә язылган төркемне тап.
А) грүздә, усак гөмбәсе, чебен гөмбәсе
Б) опята, ак гөмбә, сыроежка
В) аксыл томсык гөмбә, ялган опята, агулы гөмбә (поганка)

3. Нинди гөмбәләрне ашарга ярамый?
А) юылган
Б) пешкән
В) кыздырылган

4. Бу бөҗәкләрнең кайсысы чага?
А) черки
Б) төклетура
В) чебен

5. Гөмбәләрне кая җыярга ярамый?
А) урманда
Б) юл кырыенда
В) паркта

6. Урманда таныш булмаган үсемлекнең җиләген күрсәң, син бу очракта нәрсә эшләргә тиеш?
А) кабып карарга
Б) өзеп өйгә алып кайтырга
В) үсемлеккә тимәскә

7. Агулы үсемлекне тап.
А) бака яфрагы
Б) бүре җиләге
В) кычыткан

У вас нет прав для создания комментариев.