Т. Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” пьесасын өйрәнү.
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Т. Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” пьесасын өйрәнү.
(Дәрес - презентация)

Максат.
- өйрәнелгән лексик-грамматик материалны сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү;
- әсәрне уку- өйрәнү барышында укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү күнекмәләрен үстерү;
- укучыларны дуслык, иптәшлек төшенчәләре белән таныштыру, укучыларда хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләүне дәвам итү;
Җиһазлау. 7нче сыйныф өчен “Татарча да яхшы бел” (Р.Р. Нигъматуллина) дәреслеге, язучының портреты, язучы иҗатына багышланган текстлар, аудиоязма, мультимедия, презентация.
Метод һәм алымнар. Әңгәмә, сәнгатьле уку, сорау-җавап, анализ, сүзлек эше.
Дәрес тибы. Катнаш дәрес.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, кадерле укучылар. Барчагызга да хәерле көннәр күтәренке кәефләр теләп дәресне башлап җибәрәм.
- Кәефләрегез ничек?
- Бүген сыйныфта кемнәр юк? Ни сәбәпле?
- Ничәнче число? Һава торышы ничек?

- Укытучы. Укучылар, әйдәгез без сезнең белән уйнап алыйк әле. Тактага карыйбыз, бергәләшеп кроссвордны чишәбез.( 1 нче слайд)

- Мин сезгә төрле сораулар бирермен, ә сез сорауларга җавап әйтерсез.
( интерактив такта ярдәмендә кроссворд чишелә).

1. Мой друг татарча ничек була?
- Сез нинди кышлаучы кошларны беләсез? (Җаваплар тыңлана.)
2. Кышлаучы кош (зимующая птица).
3. Яшелчә. Ул бакчада үсә. Грипптан саклый.
4. Чыршы һәрвакыт бер төстә. Ул нинди төс?
- Мин сезгә җөмлә укыйм, сез тиешле сүзне әйтергә тиешсез.
5. Без 7 нче … укучылары.
6. Хәзер елның кайсы фасылы?
д у с т ы м
т у к р а н
с а р ы м с а к
я ш е л
с ы й н ы ф
к ө з

- Нинди сүз килеп чыкты?
- Дуслык сүзе.
Дәреснең эпиграфы белән таныштыру.
- Хәзер игътибарыгызны экранга юнәлтегез әле. (2 нче слайд: Эпиграф. )
- Игътибар белән укыгыз әле!

Үстергән дә безне чын дуслык,
Көч биргән дә безгә чын дуслык.
Дуслык булса, яшәр гомергә
Бөтен җир шарында тынычлык.
Дуслык турында җыр.
( Ә.Ерикәй сүзләре. С.Сәйдәшев музыкасы.)

- Шигырь нәрсә турында? (Чын дуслык турында. )
- Сезнеңчә, дус кем ул? (Фикерләр тыңланыла.)
- Ә дуслар ни өчен кирәк?(Фикерләр тыңланыла. Кешегә дуслар шатлыклы һәм кайгылы вакытларда таяныр өчен кирәк.)
Димәк, шигырь дуслык турында. Чын дуслык – безнең өчен зур байлык. Дуслык безгә көч бирә. Дус - тормышма зур таяныч. Дуслык булган җирдә тынычлык. Илләр дус яшәсә, дөньялар имин була. Яныңда якын дустың булса, дөньялар ямьлерәк, ашлар тәмлерәк тыела.

II. Актуальләштерү.
Укытучы. Без үткән дәрестә Туфан Миңнуллинның тормыш юлына һәм иҗатына тукталдык. Хәзер кабатлап китәбез. ( 3 нче слайд: Портретлары)
Берничә сорауга җавап бирик:
- Туфан Миңнуллин кем ул? (Татарстанның халык язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе,депутат.)
- ТуфанМиңнулинның нинди әсәрләрен беләсез?
- Иҗатында төп темаларының берсе нинди? (Ул тормыш-көнкүреш, темаларын чагылдыра, заман проблемаларына туктала.)

Т. Миңнуллин иҗатын кабатлау өчен тактага бер укучы чакырыла. Үткән дәрестәге материалны ничек үзләштергәнне тикшерү өчен Сашаны тактага чакырам.
(4 нче слайд:)Бирем. Т. Миңнуллин иҗатына бәйле даталарны вакыт тасмасына (лента времени) төзү.
Мәсәлән:
- Т. Миңнуллин кайчан туган?
- Кайчан беренче пессалары сәхнәгә куелган?
- Кайчан вафат булган? һ.б.
(Бирем интерактив тактада башкарыла, шунда ук җаваплар тикшерелә.)

III. Төп өлеш. Яңа теманы аңлату.
Укучылар алдына максат кую.
- Укучылар, без бүген дәрестә Т. Миңнуллин иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез; “Авыл эте Акбай” әсәренә тукталырбыз; дуслык, иптәшлек турында сөйләшербез. Алга таба яңа текст белән танышырбыз, текст өстендә эшләрбез, сорауларга җавап бирербез.

1. Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәре белән эш.
Укытучы. Күптән түгел Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “Авыл эте Акбай” спектакле янәдән тәкъдим ителде. (5, 6 нчы слайд: укучыларга спектакльнең фотосурәтләрен күрсәтү.)

1. Сүзлек эше. (Сүзләр тактада алдан язылып куела). (Укучылар белән бергә тәрҗемә итәбез.) (7 нче слайд: Сүзлек эше.)
Иркәли - ласкает
Күрешә - здоровается
Күсе - крыса
Мәгънәсез - бестолковый
Ышана - верит
Харап - страшно, жутко
Берүзе – один
Тотасым килми- не хочется ловить
Аның эшлисе килми- ему не хочется работать
Күргән - видел
Күргәне бар - приходилоcь видет
Күргәне юк - не приходилоcь видеть
(Укучылар тактадагы яңа сүзләрне сүзлекләренә күчереп язалар. Яңа сүзләр белән сүзтезмәләр төзү, җөмләләр төзү.)
(8 нче слайд: )
Укытучы. Ул нишләгән? һәм Аның нишләгәне бар? Аның нишләгәне юк? формалары мәгънә һәм кулланыш ягыннан охшаш.
Мисаллар ярдәмендә аңлатыла.
Мәсәлән: Русчага тәрҗемә итсәк:
Ул нишләгән? Что он/она сделал(а)?
Аның нишләгәне бар? Что ему/ей приходилоcь делать?
Аның нишләгәне юк? Что ему/ей не приходилоcь делать?
Песинең шәһәр турында ишеткәне бар. – Кошке приходилось слышать про город/ Кошка слышала про город.
Этнең шәһәр турында ишеткәне юк. – Собаке не приходилось слышать про город/ Собака не слышала про город.

Фонетик зарядка- “тел чарлау”
(9 нчы слайд: )
- Укучылар, ә хәзер татар теленең үзенчәлекле [ җ] авазының дөрес әйтелешен кабатлыйбыз, һәм бергә җырлап алырбыз. Экрандагы рәсемнәргә карап, кәефләрегез тагын да күтәрелеп китсен.
(Хор белән һәм шәхси кабатлау)
Җырлый-җырлый Наҗия
Урманда җиләк җыя.
Сызганган ул җиңнәрен
Җыя кура җиләген.

2. “Авыл эте Акбай” пьесасын укуга керешәбез.
Бирем. Тыңлагыз һәм сорауларга җавап бирергә әзерләнегез.
а) пьесаның аудиоязмасын тыңлау; ( 10 нче слайд)
ә) пьесаны рольләргә бүлеп уку. (дәреслек белән эш.)

- Нәрсә турында сүз бара?
- Пьесасын төп геройлары ? (Җаваплар тыңлана.)

3. “Авыл эте Акбай” әсәре өстендә эш. ( 11 нчы слайд.)
Бирем. Сүзтезмәләрне, җөмләләрне татарчага тәрҗемә итегез.(Укучылар интерактив тактада эшлиләр.)
Мәсәлән: Не ласкают. – Иркәләмиләр дә.
Бесхитрое существо – хәйләсез җан иясе.
Почему голову опустил? – Нигә башыңны идең?
(Русча, татарча вариантлар буталып бирелә, укучыларның бурычы аларны туры китерү.)

Укытучы. Хәзер, кешегә хас уңай һәм тискәре сыйфатлар турында сөйләшеп алыйк. Сүзлек эше. Тискәре яклар - отрицательные качества. Уңай яклар – положительные качества.
- Сез нинди тискәре һәм уңай сыйфатларны беләсез?
Укучыларга уңай һәм тискәре сыйфатларны белдерүче сүзләрне (слова, выражающие положительные и отрицательные качества) аңлату.
Мәсәлән: Тискәре яклар: усал, ямьсез, надан, томана, битараф, саран, оятсыз, елак, начар, кырыс, хәйләкәр.
Уңай яклар: ышанычлы, ярдәмчел, яхшы, сөйкемле, матур, тәрбияле, җаваплы, юммарт, гадел, намус, батыр, тыйнак, дус, тату.
Укытучы. Хәзер без сезнең белән ике командага бүленәбез. Беренче команда уңай сыйфатларны яза, икенче команда тискәре сыйфатларны яза.
Бирем: Тискәре һәм уңай сыйфатлы ике төркемгә аерыгыз. ( 12 нче слайд)
( Интерактив тактада сүзләр буталып бирелә, аларны ике төркемгә аеру.)

Укучылар, пьесаның төп геройлар белән таныштык, әйдәгез геройларга телдән характеристика бирәбез. ( 13 нче слайд)
Мәсәлән: Тәмлетамак - авыл песие. (Ялкау, хәйләкәр, битараф, тычкан тотарга яратмый, иркәләнәсе килә...)
Икенче укучы: (Акбай - әйбәт, чын дус, яхшы күңелле, хәйләсез, әдәпле, кайгыртучан, акыллы, ышанычлы, кыю... )

4. “Авыл эте Акбай” әсәре буенча сорауларга җавап бирү. ( 14 нче слайд)
- Тәмлетамакка ни өчен авылда күңелсез?
- Аның кайда яшисе килә?
- Акбайның кәефе ни өчен юк?
- Ул кем турында уйлый?
- Тәмлетамак хуҗаларын ни өчен яратмый?
- Акбай кешеләргә яшанамы?
- Ул ни өчен хуҗаларына яхшы кешеләр ди?
(Җаваплар тыңлана.)

4. Чөнки теркәгечле кушма җөмләләрне тезү, сөйләмдә актив кулланышка кертү. ( 15 нче слайд)
Укытучы.
Бәйләүче чара чөнки теркәгече кулланып җөмләләрне дәвам итегез.
Ни сәбәпле? Ни өчен?
Үрнәк: Мәче берничә тапкыр балык сорарга килгән, чөнки ул ачыккан.
Бирем. 8 нче күнегүдәге җөмләләрне чөнки теркәгечен кулланып дәвам итегез.
Үрнәк: (Шәһәр песиләре рәхәт яши, чөнки аларны кулда гына күтәреп йөриләр, иркәлиләр). (Укучылар биремне үтиләр.)

IV. Ныгыту.
Укытучы өчен максат: теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыльлеккә юнәлтү.
Укучы өчен максат: үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәнү.
- Аның нишләгәне бар/ юк? грамматик структурасын активлаштыру.
Бирем. 10 нчы күнегүдәге җөмләләрдә фигыльләрне табып, нинди сорауга җавап бирүен ачыкларга. Русча әйтергә. ( 16 нче слайд)
Үрнәк: Тәмлетамакның шәһәрдә булганы юк, аны телевизордан гына күргәне бар, ләкин бик күрәсе килә.
Үрнәк:
Фигыльләр: булганы юк, күргәне бар, күрәсе килә.
Сорау бирәбез: Аның нишләгәне юк/Аның нишләгәне бар? Нишлисе килә?
Русча әйтәбез: Не приходилось бывать/не была, приходилось видеть/видела, хочет увидеть.)
(Бер укучы биремне интерактив тактада эшли, калганнар урыннарда үтиләр. )

V.Йомгаклау.
Мәкальләр уку.
- Мәкаль русча ничек була?(Пословицы)
- Мәкаль нәрсә ул? (Народная мудрость)
( 17 нче слайд)
Чын дуслык – зур байлык.
Дустың үзеңнән яхшырак булсын.
Дустың булмаса тап, тапсаң сакла.
Укучылар, бу мәкальләрне ничек аңлыйсыз? Үз сүзләрегез белән аңлатып карагыз әле?
- Дус нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Дус нинди булырга тиеш?
(Укучыларның фикерләрен тыңлау).

- Драматургның нинди әсәре белән таныштыгыз?
- Әсәр нәрсә турында? Әсәр сезгә ошадымы?
- Эт исемнәренә салынган мәгънә турында уйланыйк.
(Укучыларның фикерләрен, уйлануларын тыңлау).
- -Автор безгә нәрсә әйтергә теләгән?

- Дәреснең эпиграфын тагын бер кат искә төшерү. ( 19 нче слайд)

Үстергән дә безне чын дуслык,
Көч биргән дә безгә чын дуслык.
Дуслык булса, яшәр гомергә
Бөтен җир шарында тынычлык.
Дуслык турында җыр.
( Ә.Ерикәй сүзләре. С.Сәйдәшев музыкасы.)

Дуслык – безнең өчен иң зур байлык. Без исә дуслыкны сакларга, ныгытырга тиешбез. Бер-беребезне кайгыртып, ярдәмләшеп яшәргә тиешбез! Дуслар шатлыклы һәм авыр минутларда бик кирәк. Дөньядагы һәр җан иясе дус эзли, һәм үзә дә дус була белергә тиеш. Укучылар, мин чын дус булыгызны телим.
VI. Өйгә эш бирелә, билгеләр куела. ( 20 нче слайд.)
“Минем яраткан хайваным” темасына хикәя языгыз. ( Көндәлекләрен ачып өй эшен язалар. )

У вас нет прав для создания комментариев.