1 сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән технологик карта Тема: “Табигать һәм без”
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

 

 Татарстан республикасы Арча районы Пешәнгер башлангыч мәктәп-балалар бакчасы

 

1 сыйныф өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән технологик карта

Тема: “Табигать һәм без”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Котдусова Гөлназ Муллануровна – югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

2016

 1 класс өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән  технологик карта

Тема

Табигать һәм без.

Теманың максаты

Укучыларда экология  һәм аның кеше тормышында әһәмияте турында беренчел күзаллаулар формалаштыру, эколог профессиясе белән таныштыру.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

УУЭ

 

Экология фәненең нигезләренә төшенә башлау, экологлар һәм яшь натуралистларның эшчәнлекләре белән танышу,  төрле ситуацияләр аша табигатьнең киләчәген прогнозлау, табигатьне саклауда һәм аның киләчәгендә  балаларның үз өлешләре  дә булуларын  аңлау.

Шәхси: кешенең башкаларны кабул итүе, аңлавы,  үз фикерләрен җиткерә белүе.

Регулятив: әңгәмә кору, планлаштыру, бәйләнешле сөйләм

Танып – белү :  кирәкле информацияләр туплау, билге- символлар буенча фикер йөртү, модельләштерү.

Коммуникатив:  фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру.

Төп төшенчәләр

Төшенчәләр:

экология;

эколог;

яшь натуралист;

кисәтү билгеләре

 

Предметара бәйләнешләр

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, сынлы сәнгать

 

Ресурслар

-төп

 

-өстәмә

    Дәреслек: О.Н.Федотова, Г.В.Трафимова, С.А.Трафимов “Әйләнә-тирә дөнья”, 62-63 бит;  мөстәкыйль эш дәфтәре, 39 бит.

    Презентация, “эколология” һәм “эколог” сүзләре язылган карточкалар,  табигать күренешләре сурәтләнгән рәсемнәр, төсле карандашлар, рәсем дәфтәре бите.

Төркемнәрне оештыру

Фронталь, индивидуаль  һәм  парлы    эш.

 

Оештыру технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һэм үстерү биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап.

Оештыру моменты.

Максат – төркемнәрне дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

I этап. Оештыру.

1. Дәрескә әзерләнү.

2. Сыйныфны тәртипкә китерү.

3.Дәрестә кулланырга тиешле кагыйдәләр искә төшерелә:

- Игътибар белән тыңла, бүлдермә.

- Тулы җөмләләр белән сөйлә.

- Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.

 

II этап.  Белемнәрен актуальләштерү

Табигатьне саклауга карата бирелгән шигырь өстендә эш.

Максат – табигатькә карата карашларын ачыклау.

II этап. Шигырьне тыңлап, презентациядән карап бару, шигырьнең мәгънәсен ачыклау.

    Бер планетада балалар

Булганнар бар да дуслар.

Берәү дә рәнҗетмәгән,

Иркенләп очкан кошлар.

Туздыручы булмаган

Аларның ояларын.

Кулларына алмаганнар

Кошларның балаларын.

Җәнлекләргә  тимәгәннәр,

Япмаганар читлеккә.

Үзләренчә, алар да

Яшәгәннәр иректә.

Үләнне таптамаганнар,

Өзмәгәннәр чәчәкләр.

Сулыклар гел чиста булган,

Очканнар күбәләкләр.

Уртак булган йортларын

Саклаганнар тырышып.

Без барыбыз яшәгән

Ул планета – “Җир шары”.

II этап. Д/Б Шушы таләпләргә туры килмәгән, авылыбыздагы ямьсез күренешле урыннарны билгеләү.

III этап.

Яңа материал өстендә эш.

Максат – Укучыларда экология  һәм аның кеше тормышында әһәмияте турында беренчел күзаллаулар формалаштыру, эколог профессиясе белән таныштыру.

III этап. 

1.Бирелгән ситуация буенча фикер йөртү.

Әгәр дә җир йөзендәге барлык кешеләр дә кайберәүләр кебек чүп ташласалар, чәчәкләрне өзсәләр, күбәләкләрне тотсалар, агачларны сындырсалар, сез табигатебезне ничек күз алдына китерер идегез?

2. Экология, эколог сүзләренең мәгънәләре, төшенчәләре белән танышу.

3.Дәреслек буенча  эш.

- дәреслектәге материал белән танышу;

- кисәтү билгеләрен карау, анализлау.

III этап

Д/Б  Бирелгән  рәсемнәр арасыннан табигатькә зыян салынганнарын  эзләп табу һәм андагы хаталарны төзәтү( тарату материалы)

IV этап. 

Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эшләү. Алган белемнәрне гомумиләштерү.

Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү һәм ныгыту.

IV этап. 

Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эшләү .

IV этап. 

Д/Б   Кисәтү билгеләре уйлап ясау.

V этап.  Контроль.

Максат –укучыларның игътибарлыгын тикшерү, хаталарны тикшерү, төзәтү.

V этап. 

Төркемнәргә бүленеп, үз-үзеңне тиешле урында тоту кагыйдәләрен уйлап чыгару:

-         урманда;

-         елга буенда;

-         болында.

V этап. 

Д/Б   Үз төркемеңә туры килгән кагыйдәләргә кисәтү билгеләре уйлап ясау.

VI этап. Йомгаклау.

  •         Экологиянең нинди фән икәнен беләм, аны тормышымда кулланырмын.
  •         Табигатьне  һәм андагы тереклек ияләрен саклармын, башкалардан да табигатебезне саклауны таләп

итәрмен.

Сакларбыз табигатьне,

Яшь эколог булырбыз.

Туган якның чисталыгын

Гел кайгыртып торырбыз.

       

У вас нет прав для создания комментариев.