Ак үрдәк
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Ф.И.О. ученика

Класс

Школа

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Сафина Сылу Дамировна

2

МБОУ «Большеменгерская ООШ»

Галлямова Альмира Альбертовна

Литературное творчество (стих)

Ак үрдәк.

Авыл читендәрәк, зәңгәр күл буенда

Чума-чума йөзә ак үрдәк.

Тырыш үзе, хезмәтне бик сөя,

Яшәр өчен азык бик кирәк.

Япа-ялгыз яши, беркеме юк,

Күзләре дә моңга төренгән.

Нишлисең бит, пар канаты сынган,

Баласы да күптән күмелгән.

Нигә шундый язмыш язылгандыр,

Аннан инде юктыр узмыш та.

Көннең ямен, ризык тәмен тоймый,

Яши ана һаман сагышта.

Без әйбәт дип белгән адәм заты,

Таш йөрәкле, авыр бәдәнле.

Кызганмыйча яшь әнине,

Атып китә нәни үрдәкне.

Саклап кала алмый ана үрдәк

Бәләкәче – йөрәк пәрасен.

Каян белсен ди ул, сихри, тыныч күлгә

Мондый авыр кайгы киләсен.

Тау битендә уйнаган балалар

Тынып калды шунда бер мәлне.

Йөгерешеп күлгә килде алар,

Ни булды соң күл өстендә,

Нигә аның төсе үзгәрде?

Күрделәр алар шунда яшь әнине,

Түгә иде канлы яшьләрен.

Нидер әйтергә дип талпындылар,

Тапмадылар юату сүзләрен.

Шул көннән соң ана үрдәк

Күралмады адәм затларын.

Йөзгән чакта зәңгәр күлдә

Сөйли иде аңа моң-зарын.

Тик балалар гына аны кызгандылар,

Юатырга диеп килделәр.

Ак үрдәкнең моңсу күзләрендә

Бары нәфрәт, рәнҗеш күрделәр.

Тыя алмады үзен әни үрдәк,

Үксеп-үксеп , сулыгып елады.

Кара төскә керде аның өчен җиһан,

Зәңгәр күлнең дэ ямен тапмады.

Үле тынлык биләгән ак күлне,

Яшь   әнинең башы салынган.

Талпынды да җанын бирде үрдәк,

Күл дә кипте аның артыннан.

Кипкән күлнең ике яры, тынлык...

Тезелешкән бала-чагалар.

Күзләреннән бөртек-бөртек яшьләр тама,

Ак үрдәкне искә алалар.

Еш килделәр алар күл буена,

Нәни чишмә күзен күрделәр.

Чистарттылар аны, җан өрделәр,

“Ак үрдәк” дип исем бирделәр.

Рәнҗетмәгез, дуслар, табигатьне,

Еламасын юкка Җир – Ана.

Вакыттыр бит ачы язмышлардан

Барыбызга гыйбрәт алырга!

У вас нет прав для создания комментариев.