Өлеш буенча санны табу,өлешләрне чагыштыру
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
МБГБУ “Кенәбаш башлангыч мәктәп- балалар бакчасы”



Өлеш буенча санны табу,өлешләрне чагыштыру.
(3 сыйныфта математика дәресеннән ачык дәрес)



Хөсәенова Рәйханә Әнәс кызы
2012ел

I.Тема: Өлеш буенча санны табу,өлешләрне чагыштыру.
Максат: 1)Укучыларны өлешнең ничек килеп чыгуы һәм язылышы белән таныштыру.
2)Логик фикерләү һәм телдән исәпләү кунекмәләрен устеру.
3)Дустанә мәнәсәбәт һәм бер-берсенә ярдәмләшү хисләре тәрбияләү .
Материал: Математика китабы.
Җиһазлау: Алма,пычак,такта,тасмалар,төсле карандаш,линейка.

Дәрес барышы.
I.Оештыру.
Икәү күрештек
Кулны-кулга бирештек.
Матур итеп елмаеп
Без дәрескә керештек.
II. Актуальләштерү.
III. Дәреснең тема һәм максатын билгеләү.
5*9=45 1 Ө
8*3=24 2 Л
6*7=42 3 Е
8*9=72 4 Ш
Балалар хәзер безгә менә шушы мисалларны исәпләргә кирәк һәм үсә бару тәртибендә саннар белән тоташтырабыз.Тоташтыргач безнең дәреснең темасы килеп чыга.Нинди сүз килеп чыкты?(өлеш).Димәк,без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшәбез?(өлеш турында).
Өлеш сез бу сузне ничек аңлыйсыз?Нәрсәдән килеп чыга соң ул?(Балалар җавабы).Әйе,ул нәрсәнең дә булса,бер кисәге.(Җавап бирә алмасалар-менә кеше дә өлешләрдән тора.Кеше-бер бөтен,аның кулы гәүдәнең бер өлеше,яки аяклары кешенең бер өлеше дип әйтәм).Менә минем кулымда бер алма.Ул бер бөтен.Хәзер мин аны кисәм.Алманы ничек кистем.(Тактада урталайга кисәм дә,тәлинкәгә салып күрсәтәм).(урталайга),ягъни тигез ике кисәккә бүлдем.Тигез кисәкләрнебез өлеш дип атыйбыз.Алманың яртысын күрсәтәм.Бу алманың күпме өлеше? Син ничек уйлыйсын, Бәхтияр? (яртысы). Әйе, яртысы.Икенче төрле без аны 1/2 өлеш дип атыйбыз.( дип тактага язып күрсәтәм).Алманы тагын тигез өлешкә бүлеп буламы?(яртысын бүләбез,тагын яртысын бүләбез дисәләр-дөрес дим).Әйдәгез башка өлешен(яртысын)гына бүлик.Күрсәтәм.Бу алманың ничә өлеше була(1/4өлеше).Тагын яртысын бүләм.Ничә өлеш чыкты,Илфар?(1/4 өлеш). Өлешен кулыма алам.Без алманы 4 өлешкә бүлдек.Минем кулымда алманын ничә өлеше?(1/4өлеше)Әйе, өлешне без тагын чирек дибез.Элек әбиләр шулай сөйләшкәннәр.
IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Менә сезнең алдыгызда тасмалар бар.Әйдәгез әле тасмаларны 2 өлешкә бүлегез.Ничек эшлибез?Син ничек, бүлдең Илфар?(тасманы урталайга бөкләдем).Хәзер тасмалардан өлешен күрсәтегез.(күрсәтә алмасалар әйтәм:тасманы нәкъ урталай бөкләдегез,ягъни 2 өлешкә бүлдегез.Шуның бер өлеше 1/2өлеш була.Кайсы зуррак?
Сезнең тагын тасмаларыгыз бар. Бу тасмаларны 3 тигез өлешкә бүлергә кирәк.Сез ничек бүләр идегез?(Мин дә буләм - дөрес түгел).Син ничек бүлдең Илфар?Бәхтияр?Ә мин менә болай итеп булдем(тасманы күрсәтәм).Кайсыбызныкы дөрес икән,син ничек уйлыйсын Бәхтияр?Ни өчен?Әйе тигез өлешкә бүләргә кирәк.Тасмагызның өлеше кайсы була?Әйдәгез 2 тасманы карыйк әле.Тасманы 4 тигез өлешкә бүләргә кирәк.Ләкин сызыкларны бозмыйча гына.Эшлиләр.Күзәтәм.Тасманы ничә өлешкә бүлдең Илфар?(4 өлешкә).
Кайсы зуррак?Өлешләргә бүлгән саен безнең бербөтен кисәгебез кечерәя.Әйдәгез китапны ачыйк әле.Без дөрес эшләдек микән?Кагыйдәне укы әле Бәхтияр.Без дөрес әйткәнбезме?(Әйе).
Икенче кагыйдәне карыйк.Укы әле Илфар.
Балалар,хәзер безнең пирог пешерәсебез булачак.Әйдәгез пирогка эчлек ясап алыйк әле.
ФИЗКУЛЬТMИНУТКА: Кәбестәне турыйбыз, турыйбыз
Кәбестәне кырабыз,кырабыз
Кәбестәне тозлыйбыз, тозлыйбыз
Кәбестәне уабыз,уабыз
Безнең кәбестә пирогы булыр.Әйдәгез кәбестәне турыйбыз.Менә эчлек әзер булды.Аның камыры әзер инде.Бу нинди фигура Бәхтияр?(түгәрәк).Түгәрәк безнең пирогның камыры була.Хәзер пирогны тигез 8 өлешкә бүләргә кирәк.Нишлибез?Эшлиләр.Ничек 8 өлеш килеп чыкты?Әйдә сөйләп күрсәт әле Илфар.(башта урталайга бөкләдем-2 өлеш чыкты,тагын бөкләдем-4 өлеш чыкты,аннан -6,аннан-8 өлеш килеп чыкты).Әйтегез әле,әгәр һәр кешегә берәр өлеш пирог бирсәк,безнең пирог ничә кешене сыйларга җитә?(8 кешене).Безнең сыйныфта хәзер ничә кеше?(5кеше).Безнең пирог барыбызга да җитәме?(җитә,3 өлеше артып та кала).Әйдәгез 5 нче номерны эшлик.(Мөстәкыйль эшләүләрен күзәтәм).Вакыт калса №6 эшләү.
V

Йомгаклау:Молодцы,балалар булдырдыгыз.Бүгенге дәрестә бик тырыштыгыз .
Өй эшен язабыз.№3, зирәклеккә мәсьәлә 81 нче бит.

У вас нет прав для создания комментариев.