Вакыт хәле. Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Дәреснең темасы: Вакыт хәле.
Дәреснең максаты:
1. Вакыт хәле турында төшенчә бирү, җөмләдә вакыт хәлләрен таба белү, сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллану; сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту.
2. Бирелгән темага балаларның диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерә белү; тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү.
3. Балаларда үсемлекләрне, хайваннарны саклау, әйләнә –тирә мохитны сакларга кирәклеген аңлауны тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, таратма материаллар.
Тибы: компьютер технологияләрен кулланган катнаш дәрес.
Методлар һәм алымнар: Әңгәмә, Күрсәтмәлелек,..
Дәреснең барышы:
I. Оештыру моменты:
1) Танышу
2)Бүген көн нинди?
Кичә нинди булды?
Ни өчен кичә дә, бүген дә көн салкын булды?
Чөнки хәзер кыш. Ә кышын көннәр салкын. Кар ява. Буран була.
II.Белемнәрне актуальләштерү.
Укучылар мин сезнең бу җөмләләрне тактага яздым.
2 нче слайд.
Бүген дә, кичә дә көн салкын булды. Көндез күктә кояш елмайды. Ә кич белән җылытты, һәм кар яуды.
Укытучы:
- Әйдәгез, бу җөмләләрне тикшерик әле. Җөмләнең баш кисәкләре, иярчен кисәкләре? Тикшерәбез.
3 нче слайд.
- Бик яхшы.
4 нче слайд. таблиөа
Үткән дәрестә сез хәлләр турында сөйләштегез.
Таблица искә төшерәбез.

5 нче слайд.
Сорауны нинди сүздән бирдек? Фигыльдән. Ә фигыль процессны белдерә.
Бүген дә, кичә дә көн салкын булды. Көндез күктә кояш елмайды. Ә кич белән җылытты, һәм кар яуды.
Менә бу җөмләләрдә без нинди сораулар бирдек? Кайчан?
Без бу соруларны җөмләнең кайсы кисәгеннән бирдек? Хәбәрдән.
Әйдәгез хәбәрләрне күрсәтик: салкын булды, елмайды, җылытты, яуды.
Сорауларны нинди сүзләргә бирдегез. Бүген, кичә, көндез, кич белән.
Бу сүзләр процессның нәрсәсен белдерә. Вакытын.
III. Яңа тема өстендә эш.

5 нче слайд
Бүгенге темабыз укучылар: Вакыт хәле.
6 нчы слайд

Максатыбыз: Җөмләләрдә вакыт хәлен тану, аны дөрес билгеләү. Җөмләдә дөрес куллана белү.
Дәфтәрләрне ачабыз. Бүгенге числоны язабыз.Тема: Вакыт хәле.
Рус телендә кагыйдәсен искә төшерик әле.
Кагыйдәне язып куярга
Күзалдыгызга китерегез: Иртәгә ял. Иртәгә мәктәпкә барасы юк, дәрес әзерлисе юк, рәхәт. Гаиләгез белән ял көнен планлаштырасыз

Кичтән әти зоопаркка бару турында әйтте.
Иртә белән белән без әзерләнә башладык.
Башта иртәнге аш ашадык.
Ашагач, гаиләбез белән зоопаркка киттек.
Көндез рәхәтләнеп ял иттек.
Җөмләләрне дәфтәрләргә язабыз. Әйдәгез, вакыт хәлләрен табыйк әле.
Тикшерәбез.
Нинди сүз төркемнәре белән бирелгән.

Схемасын сызу( модельләштерү)
11, 12 нче слайдлар.
Рәсемнәр.
Мин сезне бүген казан зоопаркына экскурсиягә чакырам.
Слайд. Башта без оранжериягә керербез.
Кошлар
Хайваннар
Аюлар
Ак барс
- Зоопарклар нигә кирәк?
IV. Теманы ныгыту.
Карточкалар белән эш.
V. Йомгаклау.
20 нче слайд
VI.Өй эше. Соңгы слайд

Карточка №1
Текстны укырга. Текстта вакыт хәлләрен билгеләргә.
Быел мин җәй көне сеңлем белән зоопаркта булдым. Күптән булганым юк иде Казан зоопаркында. Зоопарк Һади Такташ урамында урнашкан. Мин чәчәкләр белән кызыксынам, шуңа күрә башта оранжереяга киттек. Аннары кошлар карадык. Күл буенда аккошларны ашаттык. Күл буенда ял иткәч, бегемот карарга киттек. Бегемот судан башын гына чыгарып ята. Зоопаркта кошлар да, хайваннар да күп. Без аларны бик кызгандык. Өйгә кайтканда сеңлем:“Апа, бу хайваннарны иреккә җибәрик әле?”- диде. Мин аңа зоопарклар ни өчен кирәк булуын, анда эшләгән кешеләр турында сөйләдем.

Карочка №2
Текстны укырга һәм тәрҗемә итәргә.
В зоопарке весной всегда много работы. Мы каждый год приезжаем сюда, помогаем. Сначала работаем во дворе, потом идем к озёру. Птицы и животные зоопарка всегда рады гостям. Нам нравиться помогать нашим друзьям.

У вас нет прав для создания комментариев.