Җөмләнең баш кисәкләре
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу булса, икенчедән, балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан һөнәри осталык , түземлек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән , мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.
Мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьтер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу- яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим шарты. Укучы эшчәнлеген компьютер технологиясе ярдәмендә үзгәртү зур әһәмияткә ия.
Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Аңардан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы һәм нәтиҗәле итә. Презентацияләр төзү һәм аларны дәрестә куллану укытучыга әлеге максатларына ирешү өчен зур адым булып тора.
Мин тәкъдим итәчәк эш “Җөмләнең баш кисәкләре” дип атала. Әлеге дәрес рус мәктәпләренең 3 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен төзелде. Дәрес эшкәртмәсе көчле сыйныфларны күздә тотып эшләнде.
Дәрескә төзелгән презентациядә, беренче итеп, дәреснең темасын һәм максатын ачыклау өчен кулланылган кроссворд бирелде. Теманы үзләштерелгәндә кулланылган җөмләләр икенче булып урын алдылар, ә аннан соң дәрестә үтелгән теманы системага салу өчен терәк-схема ясалды , дәрес материалын гомумиләштерү уен рәвешендә алынды (“Пазлы җыю” уены) һәм һәр пазлага язылган сораулар да бөтен укучыга экранда күрсәтелде. Соңыннан экранга өй эше чыга.
Соңгы сүз итеп шуны әйтәсе килә: татар теле дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек алар – шәхескә юнәлтелгән ныклы һәм вариатив. Компьютер, мультмедиа технологияләре күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.

У вас нет прав для создания комментариев.