Шарт фигыльнең теләк һәм үтенечне белдерү формалары.
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы
Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“6 нчы санлы урта гомуми белем мәктәбе”

Дәрес эшкәртмәсе:
Шарт фигыльнең теләк һәм үтенечне белдерү формалары.
( 7нче сыйныфта татар теле дәресе)

Автор: Хаҗиева Алсу Шамил кызы,
1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2014 нче ел



Тема : Шарт фигыльнең теләк һәм үтенечне белдерү формалары.
Максат: 1. Шарт фигыльнең теләк һәм үтенечне белдерү формалары, җөмләдә
кулланылышы турында алган белемнәрне искә төшереп ныгыту, аларны таный һәм куллана белү күнекмәләре булдыру.
2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3. Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Җиһазлау: Дәреслек, карточкалар, проектор.

Дәрес барышы.
I. Оештыру. Максат кую.
- Хәерле иртә, кәефләрегез ничек соң? Һәрберебезгә бу иртәдә хәерле көннәр телик. Менә шушы изге теләк белән дәресебезне башлыйбыз.
- Укучылар, бүген без алдагы дәрестә алган белемнәребезне искә төшереп ныгытырбыз, яңалары белән танышырбыз.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
1. КОНЭРС структурасы белән эш.
Сүзләр язылган карточкалар таратыла: Уйный, чыгып киттек, картаймагыз, сөендер, булса, калсаң, алданма, там, эшләсә дә, төренер, карар, ычкындыр, сагынмасам.
- Укучылар, сезнең алдыгызда сүзләр язылган карточкалар бар. Карточкалардагы сүзләрнең кайсы төркемчәгә керүләренә карап, сез шул төркемчәнең исеме язылган почмакка барырга тиеш (Хикәя фигыль, Шарт фигыль, Боерык фигыль). Иң элек уйлагыз, сайлаган почмакның исемен язып куегыз.
(Укучылар почмакларны сайлыйлар, үз фикерләрен әйтәләр).
-Рәхмәт укучылар. Урыннарыгызга утырыгыз.
2. Терәк схемаларга таянып, үткән материалны искә төшерү.
- Сез атаган бу фигыль төркемчәләре барысы бергә нинди фигыльләр дип атала? (Затланышлы)
- Нинди фигыльне шарт фигыль дип атыйлар?( шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү – үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә.)
- Шарт фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?(-са,-сә кушымчалары ярдәмендә)
- Әгәр шарт фигыль да/дә; та/тә кисәкчәсе белән килсә, нинди мәгънә белдерә?( әгәр шарт фигыль да/дә; та/тә кисәкчәсе белән килсә,көтелгән эшнең киресен белдерә)
Шарт фигыльнең моделен төзик. СЛАЙД № 2
3. Мөстәкыйль эшләү.
- Укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз, числоны язып куегыз. Слайдта бирелгән җөмләләрне күчереп язарга шарт фигыльләрне табарга һәм затларын билгеләргә. СЛАЙД № 4
1. Иртәрәк кайтсалар, барып җитәрбез дип ышанам.
2. Тырышып эшләсәк, барысын да булдырырбыз.
3. Укулар тизрәк бетсә, без авылларга таралыр идек.
4. Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.
5. Кыш көне кар күп булса, иген уңар.
6. “Тукта, сабыр ит, уйнамыймын,
Ди, уйнасам, дәресем кала”.

III. Физкультминут. МИКС – ФРИЗ – ГРУП структурасы.
Балалар, хәзер музыка уйнаганда сез бии-бии буталасыз. Музыка беткәч, мин биргән сорауга җавапны кеше саны белән әйтеп бирәсез.
1. Зат-сан белән төрләнүенә карап, фигыльләрне ничә төргә бүләләр? (2)
2. Затланышлы фигыльләр ничәү?(3)
3. Затланышсыз фигыльләр ничәү?(4)
4. Яз сүзендә ничә хәреф? (2)
5. Ал сүзендә ничә иҗек? (1)

IV.Яңа белемнәр өйрәнү.
1. Тактадагы җөмләләр белән эш.
- Тактада бирелгән җөмләләрдән шарт фигыльне табыгыз, кулланылышына һәм мәгънәсенә игътибар итегез.СЛАЙД №6
Өметләр, бәхетләр тигез бүленсә иде. (Теләк мәгънәсе)
Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсачы. (Теләк мәгънәсе)
Тагын бер чынаяк чәй ясасаңчы, улым. (Үтенү мәгънәсе)
2 . Дәреслек белән эш.
- Дәреслекнең 84 нче битеннән кагыйдәне табып укыгыз.
- 148 нче күнегү(1,2,3 җөмләләр эшләнә).
V. Ныгыту.
Мәкальләр белән эш.
- Мәкальләр икенче кисәкләрен югалтканнар, шуларны табып дөрес итеп урнаштырыгыз. СЛАЙД№8
- Теләгең саф булса, (юлдашың үзеңннән яхшырак булсын)
- Каты йөрәк бер яшәсә, (үз маңгаеңа тияр.)
- Кешегә таш атсаң, (изге йөрәк мең яшәр)
-Юлга чыксаң, (тормышыңда тап булмас).



VI. Йомгак . ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН структурасы
- Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам дип уйлаганнар басыгыз.
- Әйбәт эшлим, материалны аңладым дип уйлаганнар басыгыз .
- Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим дип уйлаганнар басыгыз.
- Дәрес күңелле булды, ләкин мин үзем генә бер нәрсә дә эшли алмыйм дип уйлаганнар басыгыз.

VII. Өй эше.
1)148 нче күнегү(4-9 җөмләләр)
2) Изложениегә әзерләнергә

У вас нет прав для создания комментариев.