5-10 сыйныфларда татар теленнән контроль эшләр
Рейтинг:   / 38
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы
Азнакай шәһәре 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен татар теленнән контроль эш текстлары

Төзеде: Тинбакова Римма Варис кызы, Азнакай шәһәре 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

5 нче сыйныфның татар төркеменә кереш контроль язма эш
(биремле диктант) тексты
2012-2013 нче уку елы
Диктант.

Көз.

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта;
Озак тормас килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады бездән инде кошлар,
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,
Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем.
(Г.Тукай)(32 сүз)

Бирем. Шигырьдән исем, сыйфат, фигыльләрне табып, өсләренә язарга.


З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.
Д иктантлар җыентыгы. 2006

7 нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән өйрәтү характерындагы диктант тексты. (2 чирек башы - хикәя фигыль)

Диктант.

Туган як.

Хуш исле, яшь, саф яфраклы каен урманы кинәт икегә ачылап китте. Киң, тигез юлдан җиңел генә тәгәрәгән автомобиль соңгы җылы яңгырлар белән күтәрелеп киткән басуга килеп чыкты. Тау астында инде зур беравыл җәелеп ята иде. Аның куе яшел агачларына, агачлар арасыннан күренгән өй түбәләренә, чәчәккә күмелеп утырган бакчаларына кояш нурлары төшкән. Авыл артыннан, бакчаларга сыенып, көзге төсле ялтырап. Борыла-сырыла елга сузылып үткән. Аның очы, ямь-яшел булып җәелеп яткан болыннар буйлап китеп, күздән югала. (А. Шамовтан) (74 сүз)
Бирем. (1) Җөмләдә хикәя фигыль белән белдерелгән хәбәрләрнең асларына сызарга, (2) заманнарын өсләренә язарга, (чыкты, төшкән сүзләренә морфологик анализ ясарга)

10 нчы сыйныфның татар төркеме өчен 1нче яртыеллыкка контроль эш тексты.

Биремле диктант.

Китап - халык хәтере.

Татар телендә беренче китап 1612 нче елда Лейпцигта чыккан. Татар китабының Россиядәге тарихы 1722 нче елда Астраханьда Петр 1 неңпоход типографиясендә татарча басылган “Манифест”тан башлана.
XVIII йөзнең соңгы чирегенә кадәр татар китаплары Петербургның Сенат типографиясендәбасыла.1800 нче елда Казанда беренче типография ачыла. Бу – татар мәгърифәтчесе Габделгазиз Бурашев оештырган “Азиат” типографиясе була.
Димәк, татар китабы революциягә чаклы 200 елга якын юл үткән. Шушы вакыт эчендә 11 мең чамасы татар китабы басылып чыккан, аларның гомуми тиражы 50 миллион данәдән узып китә.
Кайвакыт, татарлар революциягә кадәр тоташ надан булганнар, дигән ялгыш фикер ишетергә туры килә. Татар телендә чыккан китапларның саны, аларның эчтәлеге белән танышкач, без бу фикернең хакыйкатькә туры килмәвен күрәбез. “Тоташ надан” халык шулкадәр китап чыгара алыр идеме соң?!
Китап – ул халыкның хәтере дә, язма тарихы да.

Бирем.
1. Бирелгән сүзләрнең басымнарын билгеләргә: ачыла, китаплары, кайвакыт, килмәвен.
2. Сүзләрне транскрипциядә крсәтергә: кайвакыт, хакыйкать, кадәр, борынгы, тозсыз, төнбоек.
3. Редукция күренешенә мисаллар китерергә.
4. Фигыльгә морфологик анализ ясарга: чыккан.

10 нчы сыйныфның татар төркеменә татар теленнән
кереш контроль язма эше (биремле диктант)

Кереш диктант.

Алиш белән очрашулар.

Тагын бераздан безнең түгәрәккә Язучылар берлегеннән ярдәмгә даими шеф та билгеләделәр. Бу кеше Абдулла Алиш иде. Бу вакытта мин, зурдан кубып, завод уйлап табучылары турында повесть язарга керештем. Алиш катнашкан утырышларның берсендә бу әсәремнән бер өзек укыдым. Хәзер аңлыйм: әлбәттә, ифрат шәфкатьле шефыбыз бу эшне мине дәртләндерү өчен эшләгәндер. Әмма шунысы хак: ул мине үтереп мактады. “Мин бу иптәш әсәрен укыганда ук кул чапмакчы идем, тик аны бүлдерәсем килмәде”,- диде. Аның шул сүзләреннән соң минем күңелем күкнең җиденче катына очты, һәм мин һәр буш вакытымны повестька багышладым.
Абдулла Алишның кара хәтфәдәй күзләре, тыныч йөз-кыяфәте, икегә ачып таралган чәчләре – барысы да бүгенгедәй күз алдында. Урта буйлы, нык бәдәнле, матур кеше иде. Беркайчан да чыгарыннан чыкмас, һәрнәрсәне тулы һәм ачык итеп аңлатыр. Мин аның үзенчәлекле яңгыравык тавышын да ачык хәтерлим. (128 с.)

Бирем. (1)Тексттан иярченле ушма җөмләләрне табарга, (2) җөмлә чикләрен билгеләргә.

9 нчы сыйныфның татар төркеменә татар теленнән
кереш контроль язма эше (биремле диктант) .
2012-2013нче уку елы.

Кереш диктант.

Көз.

Төрле төстәге буяулары белән алтын көз килә. Көндез җылы җәйдән аерма юк диярсең: кояш кыздыра, күк йөзе зәңгәрләнеп тора. Иртән һәм кичен көннәр салкынча. Агач яфраклары, аз гына кагылуга, төрле төстәге күбәләкләр кебек җиргә сибелә башлыйлар. Бу чорны халыкта “әбиләр чуагы” дип атыйлар. Урманнар сирәгәя башлый. Бары тик чыршылар гына, яшел туннарын кигән килеш, кышка керергә җыеналар. Җәйнең тырыш эшчеләре –бал котлары – кышка әзерлекләрен тәмамлап киләләр. Җәнлекләр, хайваннар һәм кошлар өчен әле җирдә азык күп, шуңа күрәдер, аларның кәефләре яхшы.
Алтын көз үзенең муллыгы белән күңелгә якын. Өлгергән җиләк-җимеш, яшелчә, иген әле җыелып бетмәгән. Һәркем шул уңышны җыю белән мәшгуль. (100 с.)

Бирем. Текстны аерымланган хәл кергән җөмлә белән дәвам итәргә.

9 нчы сыйныфка татар теленнән 1нче чирек ахырына контроль эш сораулары (тест)
2012-2013 нче уку елы
Текстны укыгыз һәм биремнәрне үтәгез.

(1) Көз җитте. (2) Явым – төшемсез көннәрдә кояш әле матур гына җылыта, ләкин андый җылы, коры көннәр инде бик сирәк була.
(3) Иртәләрен ап-ак кырау төшә башлады.(4) Башка агачлар саргайса да, имәннәр әле ямь-яшел.(5) Алар, салкын яңгыр астында иңбашларын салындырып, юаш кына басып торалар.(6) Ләкин өрәңгеләр, усаклар инде сап-сары, хәтта кып-кызыл булдылар, әйтерсең лә, кайнар ялкын чорнап алды үзләрен.(7) Ә алмагачлар инде бөтенләй ялангач калды, җил искән саен, бичараларның шәрә ботакларыннан салкын тамчылар тамып төшә.(8) Ындырда чабагач тавышлары ишетелә, сары саламнар өелеп тора.(9) Симез ак казлар иртән, тезелешеп, күлгә китәләр; кичен, тезелешеп, күлдән кайталар.(10) Сыерчыклар, кара болыт булып, кыр өстендә очып йөриләр яисә тау битләренә ябырылалар.(11) Аларның кайберләре, кояш кыздырганда, авылга кайталар да, өй кыекларында сайрап, җилпенеп, туган илләре белән саубуллашып китәләр.(И.Гази)
1 нче өлеш А
А1. Текстта нәрсә турында сүз бара?
1) Көзге табигать турында
2) Ак казларның күлгә китүләре турында
3) Кошларның җылы якка очып китүләре турында
4) Ындырдагы көзге эшләр турында
А2. Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми?
1) Табигатьтә көзге үзгәрешләр сизелә.
2) Усаклар, өрәңгеләр алтын букетлар сыман сап-сары.
3) Кошлар туган илләре белән саубуллашып китәләр.
4) Шәрә усакларның башларында карга оялары күренә.
А3. Текстның эчтәлеге нидән гыйбарәт? Артык җөмләне табыгыз.
1) Кояш матур гына җылыта, иртәләрен ап-ак кырау төшә.
2) Кыр казларының моңсу тавышлары ишетелә.
3) Ындырда чабагач тавышлары ишетелә.
4) Алмагачлар бөтенләй ялангач калды.
А4. Текстның эчтәлегенә туры килмәгән сорауны табыгыз.
1) Табигать ничек үзгәрде?
2) Ындырда нинди эшләр башкарыла?
3) Балалар кая ашыгалар?
4) Көзге табигать кошлар тормышына нинди йогынты ясый?

2 нче өлеш В
В1. 1- 8 нче җөмләләрдән парлы сүзләр булган җөмлә саннарын күрсәтегез.
В2. 9 – 11 нче җөмләләрдән хәл фигыльләрне табып, санын күрсәтегез.
В3. 8 нче җөмләнең төрен билгеләгез, схемасын ясагыз.
В4. Аерымланган хәле булган гади җөмләләрнең санын күрсәтегез.
В5. Тезелешеп фигыленең юнәлешен күрсәтегез.
В6. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар булган җөмләнең санын күрсәтегез.
В7. Төзелеше ягыннан кушма исемнәрнең санын күрсәтегез.

VII сыйныфлар өчен 1 нче чирек ахырына татар теленнән биремле диктант тексты
2012-2013 нче уку елы

Песнәк.
Кышның бер көнендә без иптәш кызларыбыз белән урманга чаңгы шуарга чыгып киттек. Табигать шундый матур, бөтен җирне ап-ак кар каплаган, гүя барлык тирә-як әкрен генә черем итә.
Без рәхәтләнеп тау шудык, кар атышлы да уйнадык. Уйный торгач, арыдык, юешләнеп беттек. Инде караңгы да төшә башлаган. Кайтырга дип кузгалдык. Бераз баргач та, юл өстендә канатлары каерылган, инде туңа да башлаган бер кошчыкны күрдем. Тизрәк аны кулларыма алдым.
Биремнәр.
1. Текст эчтәлегенә туры килгән җөмләне билгеләгез.
а) Юл өстендә канатлары каерылган кош ята иде.
б) Без рәхәтләнеп уйнадык.
в) Кышкы ураман шундый матур, гел кайтасы килми.

2. Татар телендә фигыльләрнең ничә юнәлеше бар?
а) 3 б) 4 в) 5 г) 6

3. Фигыльләрнең лексик-грамматик төркемчәләре:
а ) алтау б) җидәү в) сигезәү г) тугызау

4. Кайсы төркемгә бер фигыль “ялгыш” кергән (юнәлеше ягыннан)?
а ) табыл, уйлан, суын; б) уят, кактыр, китер;
в) сизел, юыл; г) терел, кара, йокла;

5. Рус телендә фигыльләрнең ничә юнәлеше бар:
а) 1 б) 3 в) 4 г) 5

6. Сүзлекләрдә фигыльләр нинди формада теркәләләр?
а) исем фигыль, инфинитив ә) хәл фигыль, сыйфат фигыль б) хәл фигыль,инфинитив
в) сыйфат фигыль, хәл фигыль

7. Фигыльләр күбрәк җөмләнең нинди кисәге булып киләләр?
а) хәбәр б) аергыч в) ия г) тәмамлык

8. Фигыльләрне юнәлешләре буенча төркемләгез ( а – кайтым, б – төшем,
в-уртаклык, г- йөкләтү)
1.Гаепләнү . 2.Бөркәнү. 3.Алдану. 4.Ташлашу. 5.Яткыру. 6.Алдыру. 7.Саклану. 8.Ашалу 9.Кызарыну. 10.Көлешү.
11.Сүз куешу. 12.Көлдерү.

9. Нинди фигыльдә басым беренче иҗеккә төшә?
а) хикәя фигыль, б) боерык фигыль , в) шарт фигыль, г) сыйфат фигыль

10. Татар телендә фигыльләрнең ничә үткән заман төре бар?
а) 2 б) 3 в) 4 г) 6

Биремнәр 7(тат.т.)
1. Текст эчтәлегенә туры килгән җөмләне билгеләгез.
а) Юл өстендә канатлары каерылган кош ята иде.
б) Без рәхәтләнеп уйнадык.
в) Кышкы ураман шундый матур, гел кайтасы килми.

2. Татар телендә фигыльләрнең ничә юнәлеше бар?
а) 3 б) 4 в) 5 г) 6

3. Фигыльләрнең лексик-грамматик төркемчәләре:
а ) алтау б) җидәү в) сигезәү г) тугызау

4. Кайсы төркемгә бер фигыль “ялгыш” кергән (юнәлеше ягыннан)?
а ) табыл, уйлан, суын; б) уят, кактыр, китер;
в) сизел, юыл; г) терел, кара, йокла;

5. Рус телендә фигыльләрнең ничә юнәлеше бар:
а) 1 б) 3 в) 4 г) 5

6. Сүзлекләрдә фигыльләр нинди формада теркәләләр?
а) исем фигыль, инфинитив ә) хәл фигыль, сыйфат фигыль б) хәл фигыль,инфинитив
в) сыйфат фигыль, хәл фигыль

7. Фигыльләр күбрәк җөмләнең нинди кисәге булып киләләр?
а) хәбәр б) аергыч в) ия г) тәмамлык

8. Фигыльләрне юнәлешләре буенча төркемләгез ( а – кайтым, б – төшем,
в-уртаклык, г- йөкләтү)
1.Гаепләнү . 2.Бөркәнү. 3.Алдану. 4.Ташлашу. 5.Яткыру. 6.Алдыру. 7.Саклану. 8.Ашалу 9.Кызарыну. 10.Көлешү.
11.Сүз куешу. 12.Көлдерү.

9. Нинди фигыльдә басым беренче иҗеккә төшә?
а) хикәя фигыль, б) боерык фигыль , в) шарт фигыль, г) сыйфат фигыль

10. Татар телендә фигыльләрнең ничә үткән заман төре бар?
а) 2 б) 3 в) 4 г) 6

7 А сыйныфының татар төркеменә татар теленнән контроль тест (2 чирек)
Фигыль
А
А1. Затланышлы фигыльләр ничәү?
1) 2;
2) 3;
3) 4.
А2. Затланышсыз фигыльләр ничәү?
1) 4;
2) 5;
3) 6.
А3. Затланышлы фигыльләр барысы да нәрсә белән төрләнә?
1) заман;
2) зат-сан, юнәлеш, барлык-юклык;
3) тартым;
А4. Затланышсыз фигыльләр барысы да нәрсә белән төрләнә?
1) зат-сан;
2) заман;
3) юнәлеш, барлык-юклык;
А5. Хикәя фигыль нәрсәне белдерә?
1) эш кушуны, объектны;
2) эшнең үтәлү-үтәлмәвен;
3) чынбарлыкта үтәлгән яки үтәлмәгән эшне.
А6. Боерык фигыль нәрсәне белдерә?
1) эшнең үтәүчегә мөнәсәбәтен ;
2) эш-хәрәкәтнең шартын;
3) эш кушуны, боеруны;
А7. Шарт фигыль нәрсәне белдерә?
1) эшне ничәнче кат үтәвен;
2) эш-хәрәкәтне үтәүнең шартын;
3) эшнең үтәлү-үтәлмәвен;
А8. Хәзерге заман хикәя фигыльләр эш-хәлнең кайчан үтәлүен белдерә?
1) сөйләгән вакытта үтәлүен;
2) сөйләгән вакытка кадәр үтәлүен;
3) сөйләгән вакыттан соңрак үтәлүен;
А9. Билгеле үткән заман хикәя фигыльне табыгыз.
1) кайта, барган, килгән;
2) барды, кайтты, килде;
3) кайт, барса, килсен;
А 10. Шарт фигыльләрне табыгыз.
1) кайтасы, киләсе, эшлисе;
2) көтсен, көтмәсен, килсеннәр;
3) барса, килсә, укыса;
А11. Барам, барасыз, барабыз фигыльләре кайсы заманда килгән?
1) сан;
2) тартым;
3) зат-сан;
А12. Киләчәк, укыячак, укымаячак фигыльләре кайсы заманда килгән?
1) билгесез киләчәк;
2) билгеле киләчәк;
3) киләчәк үткән;
А13. Барам, эшлимен, килсәләр фигыльләре нинди төркемчәгә керә?
1) затланышлы;
2) затланышсыз;
3) төрләнми торган;

А14. Боерык фигыль татар телендә фигыльнең нигезенә туры киләме?
1) барысы да туры килә;
2) берсе дә туры килми;
3) кайберләре туры килә;
А15. Сыйфат фигыль нәрсәне белдерә?
1) зат яки предметның эшен;
2) зат яки предмет эшенең билгесен;
3) зат яки предметның эшен билге итеп;
А16. Хәзерге заман сыйфат фигыль ничә төрле?
1) 2;
2) 3;
3) 4.
А17. Сыйфат фигыльнең ничә заман формасы бар?
1) 4;
2) 5;
3) 6.
А18. Хәзерге заман сыйфат фигыль нинди кушымчалар белән белдерелә?
1) -ы, -е;
2) –чы,-че;
3) -учы, -үче;
А19. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең тезмә формасы нәрсә белән белдерелә?
1) –а кушымчасы;
2) торган ярдәмче фигыле;
3) -а торган формасы;
А20. Укыйсы (китап) тезмәсендәге билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә керә?
1) шарт фигыль;
2) тартымлы исем;
3) киләчәк заман сыйфат фигыль.
А21. Хәл фигыльнең ничә формасы бар?
1) 3;
2) 4;
3) 5.
А22. Укучы карап сөйли җөмләсендәге билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә керә?
1) хәл фигыльнең 1 формасы;
2) рәвеш;
3) хәзерге заман хикәя фигыль.

В
Бирелгән җөмләләрне укыгыз, биремнәрне үтәгез.

Б1. Җөмләләрдән сыйфат фигыльләрне язып алырга.
Б2. 4 нче җөмләдәге хикәя фигыльнең юнәлешен билгеләргә.
Б3. белделәр сүзенә морфологик анализ ясарга.


Диктан өчен файдалануга җөмләләр. (7 кл. 2 чирек)
В биремнәрен әлеге җөмләләр буенча үтәргә
1. Беренче класста укый торган малайлар ягымлы, тәмле телле апаларының кирәк чакта кырыслык та күрсәтә алуын белделәр. (Р.Н.) 2. Гасырлар буе буш яткан даланы үзгәртүче, юлсыз җирдән юл салучы, киң күңелле якташларымны очраттым.(Г.С.) 3. Унике яшенә җиткәндә, Әбүгалисина инде бик күпме белүче гыйлем иясе булып җитешә.(К.Н.) 4. Бабайдан ишеткәннәр шул ук сәгатьтә командирга җиткерелде. (Г.Ш.)

5 нче сыйныфның татар төркеменә татар теленнән I чирек ахырына контроль язма эше (биремле диктант).
2012-2013 нче уку елы

Диктант.

Алма бакчасына ябалак ияләләште. Ул тычканнарны аулый башлады. Төннәр буе тычкан тоткан ябалак көндез дә бакчада кала. Кышкы салкыннарда Кәрим анны төрле тәм-том белән сыйлый. Җәй көне ябалак каядыр китеп югала. Кәрим аны бик сагына. Тик бу аерылу озакка бармый. Яңгырлы көз җиткәч, ябалак тагын бакчага килә, тычканнарга көн күрсәтми.(50 с.)
Биремнәр.
Ишетеп аңлау.
1. Текст нәрсә турында? (бер җөмлә белән җавап бирегез)
2. Ябалак нәрсәләрне аулый?
Коммуникатив бирем.
3. Җәй көне ябалак кая китә дип уйлыйсыз?
Грамматик биремнәр.
4. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп языгыз. (борын ав., ирен гарм., (в) һ. (w), һ һәм х хәрефләренең дөрес язылышын тикшерү)
Я.гыр, кү . елле, ди . гез, тә . әфес, йо. шак
төлк. , сөлг. , торм.ш.
а . ыл, та. ыш, . аза
рә.мәт, шә.әр

5. Һәмзә тартыгы кергән 3 сүз языгыз.



V- XI сыйныфлар өчен язма эшләр. ( Гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма). Казан, 2003. 102 б.

5 нче сыйныфның татар төркеменә 2 чирек ахырына контроль язма эше (биремле диктант)
Фонетика

Кышны каршылау

Табигатьтә һәркем һәм һәрнәрсә кышны үзенчә көтә, үзенчә каршылый. Моңа ул алдан ук әзерлек күрә.
Күчмә кошлар күптән инде җылы якларга юл тотканнар. Яфраклы агачлар да кышкы йокыга талган. Карт наратларның яшел ботакларына кар йомарламнары сырышкан. Алар табигать йоласына буйсынган, тын гына черем итәләр. Тик яшь наратлар гына горур башларын югары чөеп басып торалар.
Җәнлекләр кышны төрлечә каршы ала. Кышка азык әзерләгән җәнлекләр үзләрен яхшы хис итә.

Бирем. Бирелгән сүзләргә фонетик анализ ясарга.
1 вариант – йокыга 2 вариант - кышка

5 нче сыйныфның татар төркеменә 3 чирек ахырына
лексикология һәм сүз ясалышы темалары буенча
контроль язма эш (биремле диктант) тексты.
2012-2013нче уку елы.

Тургай.

Әле көннәр бик салкын тора. Бөтен җирдә кар ята. Табигатьтә кыш белән яз тартыша. Март кояшы нык яктырта, тик аз җылыта. Шулай да яз җиткәне сизелә. Аның җиткәнен һавада яңгырап ишетелгән тургай тавышы раслый.
Тургай – бездә яз көне иң алдан килүче кошларның берсе. Тургай зур түгел. Ул кара бөрчекле һәм тимгелле коңгырт-соры төстә. Җиргә кунгач, шушы төс аны дошманнардан саклый. (60 сүз).

Биремнәр.
1. Текстта кайсы ел фасылы турында сүз бара?
2. Бирелгән сүзләрнең антонимнарын язарга:
Салкын - , зур- , аз - , кара - , дошман- .
3. Бирелгән сүзләрне төзелеше буенча тикшерергә:
Кошларның, килүче, дошманнардан.
4. Бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр ясап языгыз:
Сат- , баш- , кыр- , күз - ,тәм- .
5. Фразеологизмны күрсәтегез.
Телен йоту, ризыгын йоту, су йоту.

У вас нет прав для создания комментариев.