Татар телен укытуда сингапур структурасын куллану.
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 

Галеева Миләүшә Шаҗәр кызы, II категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль автоном берәмлегенең “Лениногорск шәһәре 2 нчы урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль автоном гомуми белем учреждениесе.

Татар телен укытуда сингапур структурасын куллану.

XXI гасыр - фән гасыры, икътисадның һәр тармагында югары инновация һәм технологияләр белән эшләү гасыры. Укучылар хезмәткә, тормышка әзерләү, аларга сыйфатлы белем бирү - дәүләтнең мәгариф учреждениеләре алдына куйган мөһим бурычы.

          Бүгенге көндә яңа буын стандартлары гамәлгә кертелде. Ул укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә ул. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә бездән белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр оештыруны таләп итә. Шул  максаттан, Татарстанда соңгы ике елда, Сингапурның Educare компаниясе белән берлектә, “21 гасыр өчен мәгарифне үзгәртү” исеме астында белем күтәрү программасы тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты нидән гыйбарәт? Әлеге проектта заман таләпләренә туры китереп, дәрес программасын тиз үзләштерердәй махсус алымнар карала, Сингапурча укыту безнең укытучыларны хәзерге белем бирү формасыннан читләштерү түгел бу, бары менә бу программаларны яңача метод белән укучыга кызыклы итеп җиткерү мөмкинлекләре турында сүз бара. – Бу методика безгә ят әйбер түгел, күбесе таныш. М.Мәхмүтовның “Проблемалы укыту”, Ә.Рәхимовның “Иҗади үсеш технологиясе” укыту алымнарына охшашлыгы да бар. Төп максат – балада тәнкыйди караш формалаштыру, ягъни, проблеманы тирәнтен өйрәнеп хәл итү дигәнне аңлата бу. Төгәлрәге, нинди дә булса проблеманы алабыз да аны чишү юлларын бергәләп эзлибез. Сингапурдагы укыту методикасы шуның белән аерыла да. Анда телне уен, хәрәкәт белән өйрәтәләр. Бу – бик дөрес алым дип уйлыйм

Ә  традицион дәрестә  укытучы нинди тема үтәчәген әйтә. Балалар шуңа әзерләнә. Бездә, гадәттә, төркемдә бер-ике лидер була, шулар бөтен сорауларга җавапны таба, башкалар сүлпән генә аның янында утырып тора. Кайберәүләр сорауга җавапны белергә дә мөмкин, тик ул дөрес булмас, дип шикләнә, ягъни, үзенә ышанычы булмый һәм кеше алдында оятка калмас өчен дәшми калуны кулай күрә.  Дәрестә пассив методларны кулланганда укытучы төп (үзәк) рольне уйный. Мондый дәресләр монологик сөйләм рәвешендә үтә. Укытучы кирәкле (информацияне) мәгълүматны алдан төзелгән план буенча тәкъдим итә. Укучыларның нинди дә булса мөстәкыйльлек күрсәтүе яки яңа тәкъдимнәр кертүе, алдан уйлап куелган планнан читкә китү дип карала. Традицион  дәресләрдә балалар укытучы йогынтысына пассив бирелүчән объект буларак кына катнашалар.   Сингапур методикасы буенча, баланың берсе дә читтә калырга тиеш түгел Дәресләр укытучы һәм укучы арасында үзара хезмәттәшлеккә нигезләнә. Укучыларны эшкә этәрү, кызыксындыру максатыннан эш күбрәк төркемнәрдә оештырыла. Төркемдәге һәр бала үз фикерен әйтә, башкалар фикерен ишетә ала. Дәресләрнең уңай ягы шунда: дәрестә барлык бала да сөйләшә, төркемдәге балаларга үз фикерен җиткерә. Балалар бер-берсен тыңларга, бергәләп карар кабул итәргә өйрәнәләр.  Безнең төп максатыбызның  берсе – укучыны аралашырга өйрәтү. Шулай булгач, төркемнәрдә эш укучыларны сөйләргә, аралашуга өйрәтүдә бер уңышлы юнәлеш булып тора. Бу балаларның бердәмлегенә, бергәләп фикерләшә белергә өйрәнүгә китерә. Балаларның активлыгы, кызыксынучанлыгы арта, аларның аралаша белү күнекмәләре үсә. Дәрес вакытында ялкаурак булган укучы да фикер туплап калырга мәҗбүр була. Ә– оялып, кыенсынып торучы укучылар да фикерен әйтә ала. Укытучыга әйтергә оялса, янындагы иптәшенә җиткереп яки язып бирә ала. Шул рәвешле, дәрестә укытучы берничә баладан гына сорарга өлгерсә, әлеге методика дәрес барышында сыйныфтагы бар укучының да белемен  билгеләргә мөмкинлек тудыра. Бу дәресләр билгеле бер структурага нигезләнеп төзелми. Биредә  беренче урында – кабул ителгән дәрес структурасына (өй эшен тикшерү, яңа теманы аңлату, ныгыту, кабатлау, билгеләр кую, өй эше бирү, дәрескә йомгак ясау) формаль иярү түгел, ә баланың мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру. Укытучы оештыручы, координатор , консультант ролен башкара.  Дәрес барышында әңгәмәдән соң тема һәм проблема ачыла.  Яңа алымнарның асылына төшенеп, һәр укытучы аларны үз эшчәнлегендә иҗади якын килеп куллана. Иң мөһиме — дәрес башланганчы ук укытучы балаларга яңа белемне нинди формада җиткерәчәген ачык күзалларга тиеш.  Дәрестә балалар төркемләп эшли, бердәм хезмәттәшлек итә. Төркемдә дүрт бала, аларның бер үк вакытта дүртесе дә эшли. Бу укыту методикасының асылы — балага  яңа мәгълүматны үзе эзләп табарга юнәлеш бирү. Иң мөһиме —укытучы баланы белем алырга мәҗбүр итми, ә аңа бары тик ярдәм итә. Лидер үз биремен әзерләп бетергәч, башкаларга да булыша, җавапларны бергәләп кабатлыйлар, ятлап бетерәләр. Барысы да әзер булгач кына торып басып сөйлиләр. Ә аңламаганны укытучыдан сорыйлар. Әлбәттә, укытучының нык әзерлекле булуы сорала. Бу методика үзенә күрә тәрбия чарасы да. курыкмыйча үз белгәннәрен сөйли ала.

Әхлак кануннарына, гуманизмга корылган Сингапурча укыту азмы-күпме безнең Совет чорындагы белем бирү системасын хәтерләтә. Ул дәвердәге: "Берең бөтен кеше өчен, бөтен кеше бер кеше өчен!" дигән өндәмәләр әле күпләрнең хәтереннән җуелмагандыр. Берең уңайсыз хәлдә калса, аңа коллектив белән булышырга кирәклеге дә канга сеңгән иде. Бала бер-береңә ярдәмләшеп яшәргә кирәк, дигән төшенчәне кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә. "Икеле"гә, "өчле"гә укыган баланың фикерләре "бишле"гә укыганныкы кебек төгәл булмаска да мөмкин. Тик аның әйткәннәре дә хупланырга тиеш. Укучы шуннан соң гына курыкмыйча үз белгәннәрен сөйли ала.

Яңа алымны һәр укытучы үз эшчәнлегендә иҗади якын килеп куллана. Мин дә дәрестә кайбер Сингапур методикасының элементларын кулланам.  Мәсәлән., “Клок баддис”ны. Бу элементта укучычлар сәгать12 (3,6,9 ) саны янына кем белән очрашырга тиеш кешенең исемен язып куялар. Сәгатьтә кем белән очрашу куелган, шул кеше белән очрашалар. Мин, бу элементны  текстның эчтәлеген, диалогны төзеп сөйләүдә кулланам.  Диалог сөйләгәндә еш кына очрашу  сәгатен алмаштырам. Бу алымны укучылар яраталар. Беренчедән , аларның бәйләнешле сөйли белүләре артса, икенчедән -  иптәшләре алдында бәйләнешле итеп сөйләргә  өйрәнәләр.  Икенче элемент - МИКС ПЭА ШЭА. Укучылар музыка тәэсиренә бирелеп хәрәкәт итә, шуннан соң туктап кала. Шул вакытта алар тиз генә парлашып өлгерергә тиеш. Укытучы тема буенча сорау бирә, укучылар үз фикерләрен, җавапларын әйтә. Кыска җавап бирсәләр -  РЕЛЛИ РОБИН, җәенкеләндереп җавап бирсәләр - ТАЙМД_ПЭА_ШЭА алымын кулланып җавап бирәләр.

Сингапурча укытуны кулланып, мин ачык дәрес күрсәттем. Анда мин, бу элементлардан тыш – ИНСАЙД – АУТСАЙД СЕКЛ( тышкы һәм эчке түгәрәк,) бу структурада түгәрәк ясап, бер-берсенә капма-каршы басып, фикерләрен алышалар), КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД ( сорау алу һәм сорауга җавап бирү,) мин кызыксындыру өчен, балалаларга сорауларымны конвертларга салып өләштем, җавапны дәфтәрләренә язганнан соң, алар конвертлары белән алышып, җавапларының дөреслеген тикшерәләр; КОНЭРС ( почмаклар,) балаларга ялгыш  язылган  җөмләләр яки, мин эшләгәнчә,  стенадагы кәгазьдә һөнәр исемнәрен яздым, ә балаларга һөнәрләр төшерелгән рәсемнәр бирдем. Алар  дөрес вариантны сайлап, үзенең почмагына басырга тиеш, бу элементны төрлечә кулланып була. Бу укучыларның абстракт фикерлүләрен камилләштеререгә ярдәм итә.

             Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була:   укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында  конкурентлыкка сәләтле, олы максатларга ирешү юлында шушы структураларны оста файдаланып, иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең бурычыбыз.

         

.

У вас нет прав для создания комментариев.