Разработка урока "Казанда милли китапханәгә нигез салу"
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Ләйсән Юныс кызы Камалиева,
Зәй муниципаль районы
6 нчы гомуми белем мәктәбенең
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбият укытучысы
(7 нче сыйныф, рус төркеме)
Тема: “Казанда Милли китапханәгә нигез салу” тексты.
Тип: ЛГКК(лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү)
Максат:1.1“Казанда Милли китапханәгә нигез салу” текстын
үзләштерү;
1.2.Яңа сүзләр белән таныштыру:нигез салу, тантаналы
төстә, сирәк басма, тупланган, хәзинә.
2.1.Укучыларның сөйләм телен үстерү һәм сәнгатьле уку
күнекмәләрен камилләштерү.
2.2.Сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру, фикер йөртү
сәләтләрен үстерү.
3.Укучыларда китап укырга кызыксыну арттыру.
Җиһазлау: дәреслек 33-34 бит, автор ХәйдәроваР.З Малафеева Р.Л., укучылар ясаган китапчыклар, компьютер, проектор, экран, биремнәр язылган карточкалар, тестлар, күзләр өчен гимнастика таблицасы, магнитофон.
Дәрес барышы
I Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт булдыру.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, саумысыз!
- Хәерле көн, балалар!
- Имен үтсен көнегез!
- Кәефләрегез ничек соң?!
- Кояшлы иртә кебек,
- Татар телен, Тукай телен
- Өйрәнергә дип килдек.
- Бик яхшы. Мин бик шатмын.
Дежур укучы белән әңгәмә.
II Белемнәрне актуальләштерү.
- фонетик-лексик зарядка;
1нче слайд (Татар алфавитына гына хас булган авазларны кабатлау)
Ә - әти, әсәр, шәһәр
Ө - өтер, бөтен, дөнья
Ү – үрнәк, күнегү, бүлек
Җ- җөмлә, җәмәгать, җавап
Ң – иң, яңа
Һ – һәм, һәркем, һәркайда
Тәрҗемәне дәвам итегез.
Республика китапханәсе – республиканская библиотека
Казан университеты –
Әтисенең китапханәсе –
Җәмәгать китапханәсе –
Өй эшен тикшерү. (китап турында мәкальләр һәм әйтемнәр ятлап килергә)
1.Китап – белем чишмәсе. Книга – источник знаний.
2.Китап – тормыш көзгесе. Книга – зеркало жизни.
3. Китапның белмәгәне юк.
4. Китап – кешенең дусты.
5. Китап бакча, андгы язулыр шул бакчаның гөлләре.
6. Китап галим – телсез мөгаллим.
7.Китапсыз өй – ишәк абзары.
8. Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп китаплар укы.

----------------------------------------------------------------------------------------
Укытучы – укучы әңгәмә
- Укучылар, яхшы уку өчен нишләргә кирәк?
- Яхшы уку өчен дәрестә игътибарлы булырга кирәк.
- Яхшы уку өчен көн дә дәрес әзерләргә кирәк.
- Яхшы уку өчен яңалыкларны белергә кирәк.
- Яхшы уку өчен дәфтәр, китапларны өйдә онытмаска кирәк.
- Яхшы уку өчен бик күп китаплар укырга.
Укытучы:
- Әйе, укучылар “Күп укыган, күп белгән” ди халык әйтеме. Ә сез беләсезме китаплар кайда саклана?
Укучылар:
- Китапханәдә.
III Дәреснең төп өлеше.
Укытучы:
- Бүген без сезнең дәрестә Казандагы Милли китапханә турында сөйләшербез. Укучылар, әйдәгез башта яңа сүзләр белән танышыйк.
Дәрес темасын презентацияләү. Слайдлар белән эшләү.

---------------------------------------------------------------------------------
2нче слайд. Яңа сүзләр белән танышу.

нигез сала [нигэз сала]
сирәк басма [сирәк басма] тупланган [тупланган]
хәзинә [хәзинә] тантаналы төстә [тантаналы төстә]
а) сүзләрне укытучы укый, укучылар кабатлый;
б) сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә күчереп язалар, сүзлекләрдән тәрҗемәсен табалар;
в) парлашып тикшерәләр;
г) сүзләрнең тәрҗемәсе телдән әйтелә;
д) “Мин сиңа, син миңа” уены уйнау.
3нче слайд. Яңа сүзләр белән сүзтезмәләр төзү.
беренче китапханәгә әсәрләре
сирәк басмалар нигез сала
җәмәгать тупланган
дөнья классикларының китапханәсе
хәзинә ачыла
тантаналы төстә иң бай

----------------------------------------------------------------------------------
4нче слайд. Китапханә сурәтләнгән рәсемнәр.
Дәреслек белән эш. Дәреслек, 34нче бит, 3нче күнегү. Текст өстендә эшләү.
- укытучы укый;
- укучылар үзлектән укыйлар;
- текстны чылбыр буенча укыйлар, тәрҗемә итәләр;(экранда И.А.Второв фотосурәте күрсәтелә)
Бирем: Найдите из текста предложение где говорится о том,что
- первая общественная библиотека открылась торжественно;
- основателем библиотеки является учёный университета Н.И.Второв;
- она считается самой большой, и одной из самых древних библиотек;
- в библиотеке накоплено произведения мировых и русских
классиков, труды по истории и географии, разные журналы.

-----------------------------------------------------------------------------------------
Ял минуты. Күзләргә күнегү ясату. (әкрен музыка уйный)
IV Ныгыту
Төркемнәргә бүленеп эшләү. Күнегүләр телдән эшләнә.
А - (көчле төркем) Дәреслек, 5нче күнегү 34нче бит.
Б - (уртача төркем) Дәреслек, 4нче күнегү 34нче бит.
С - (йомшак төркем) Аерым битләргә язып таратыла.
Ике раслауның кайсысы дөрес.
1) – 1990 нчы елда Милли китапханә ачылуга 130 ел тулды.
- 1990 нчы елда Милли китапханә ачылуга 125 ел тулды.
2) – Ул иң борынгы китапханә.
- Ул иң яшь китапханә.
3) – Каюм Насыйри әтисенең китапханәсен бүләк итеп калдыра.
- Н.И.Второв әтисенең китапханәсен бүләк итеп калдыра.
4) – Казан университеты галиме Петербургка күчеп китә.
- Казан университеты галиме Мәскәүгә күчеп китә.
5) – Ул әтисенең китапханәсен бүләк итә.
– Ул әнисенең китапханәсен бүләк итә.
Ситуатив күнегү. Предложи другу:
- сходить в национальную библиотеку;
- записаться в национальную библиотеку;
- прочитать произведения мировых классиков;
- прочитать произведения русских классиков;

--------------------------------------------------------------------
5нче слайд. Зәй үзәк китапханә рәсеме.
Укытучы экрандагы рәсем буенча сораулар бирә.
1) Экранда нинди бина сурәтләнгән?
2) Үзәк китапханә кайчан ачылган?(1896)
3) Ул кем исемен йөртә?
4) Сөббух Рәфыйков кем ул?

---------------------------------------------------------------------------
VI Йомгаклау.
Укытучы.
- Укучылар, без сезнең белән бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
V Өй эше.
Өй эшен мин сезгә төркемнәргә бүлеп бирәм.
А төркеме: Республика Милли китапханәсе турында сөйләргә әзерләнеп килегез.
Б төркеме:Терәк сүзләргә таянып, текстның эчтәлеген сөйләргә өйрәнегез.
С төркеме:Текстны матур, дөрес һәм сәнгатьле укырга өйрәнегез.
VII Билге кую. Саубуллашу.

У вас нет прав для создания комментариев.