Эссе. Габдулла Тукайның педагогик эшчәнлеге.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Эссе. Габдулла Тукайның педагогик эшчәнлеге.

Г.Тукай әдәбиятыбыз тарихында гаять бай калдырган шәхес. Ул – талантлы балалар шагыйре, тәрҗемәче, мөгаллим, мәктәп дәреслек-хрестоматияләр авторы, фольклорчы, тәнкыйтьче, сатира һәм юмор остасы, журналист. Һәр татар баласының теле сөекле Тукаебызның  “Бишек җыры”, “Туган тел”е белән ачыла. Без, балалар бакчасына килгәндә үк инде аның “Шүрәле”сен, “Су анасы”н, “Кәҗә белән сарык” әкиятен белеп киләбез. Еллар үткән саен, Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәребез тирәнәя бара.

Бу эссемнең төп максаты  - Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау түгел, ә аның әсәрләренә нигезләнеп, педагогик эшчәнлеген күрсәтү, әлеге  әсәрләрнең  балаларга биргән тәрбияви әһәмиятен аңлату, шагыйрьнең   балаларга тәрбия бирү өлкәсендәге чиксез зур хезмәтен ачыклау. Минемчә, бу – иң актуаль темаларның берсе, чөнки Тукай  татар халкының киләчәге, өмете булган яшь буын, аны дөрес тәрбияләү мәсьәләләреннән дә читтә калмый. Димәк, алда әйтеп үтелгәнчә, ул шагыйрь, тәрҗемәче, тәнкыйтьче, журналист кына түгел, балалар тәрбияләүгә зур өлеш керткән талантлы педагог та әле. С. Рәмиевкә хатларының берсендә ул үзе дә “Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит”, - дип  яза. Мансур Хәсәнов та аны “Тукай шагыйрьлек талантын көрәшче кыюлыгы, гражданлык батырлыгы, җәмәгать эшлеклесе каһарманлыгы беләнаерылгысыз рәвештә бергә куша, гомерен тулысы белән халык бәхете өчен көрәшкә багышлый!” – дип күрсәтә. Әйе, Тукай татар халкы тормышында уяну дәвере булып санала.

Куйган максатыма ирешү өчен, мин Г.Тукайның  шигырь-поэмаларын укып чыктым, анализладым, Тукай иҗатына багышланган фәнни хезмәтләрне өйрәндем.

Мөгаллимлеккә Тукай бик яшьтән, Җаек мәдрәсәсендә укыган елларда ук керешә. “Тукай үсеп буйга җиткәч тә, 10-11 яшьлек вак шәкертләрне җыеп, аларга әкият сөйләргә ярата иде. Ул әкиятне бик матурлап, тәмләп, образлы картиналар белән сөйли иде”,  - дип искә ала шәкерт Шәриф Каюмов.  Мәдрәсә белән беррәттән рус мәктәбендә дә бик теләп белем алган Габдулла, картрак шәкертләргә русча да укыткалый. Ә 1902 елда, Оренбург Каргалысында укып кайткан Нурый хәлфә белән бергәләп, 4 ай чамасы мәктәп балаларын да укыткан. Тукай шәкертләрне мәктәптәгечә кара тактага яздырып укыткан. Заманында мәдрәсәдә Тукайдан укыган Шәриф Каюмов болай дип яза: “Тукай безне укыткан вакытта бигрәк тә язуга, телгә һәм хисапка нык әһәмият бирә иде. Шәкертләрне бик күп яздыра һәм аларның язуларын бик дикъкатьләп укып төзәтә. Шәкертләр стенадагы зур кара такта алдында күбесе идәнгә утырып яки ятып язалар иде.Тукайның тактага язган һәрбер сүзен без аныңча язарга тырыша идек”. Шәкертләргә яңа методлар, яңа алымнар кулланып Габдулланың дәрес бирүләре бик ошый. Ул укыту тәҗрибәсендә балаларның мөстәкыйль эшләрен оештыруга, уку һәм язуга, укыганны сөйләтүгә, аерым темалар буенча фикер алышу оештыруга зур әһәмият бирә. Тукай мондый чараларның балаларда фәннәрне үзләштерү өчен кызыксыну тудыруда, активлыкларын, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә ярдәм итүләрен күрә. Иске мәдрәсәләрдәге укыту-тәрбия бирүнең чын асылын яхшы аңлаган шагыйрь “Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?”, “Авыл мәдрәсәсе” кебек шигырьләрендә андагы кеше шәхесен кимсетүгә, аңламыйча ятлауга корылган укыту-тәрбия системасын тәнкыйтьләп чыга.

Г. Тукай шулай ук татар теле грамматикасын эшләүдә катнаша. 1911 нче елны Тукайның “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” исемле дәреслеге чыга. Методик яктан дәреслек югары дәрәҗәдә булуы белән сыйфатлана; материаллар җиңел  үзләштерелә торганнан авыр үзләштерелә торганга бару принцибында бирелгән. Киләчәктә Тукай китапның икенче кисәген дә төземәкче була, әмма үлем шагыйрьгә  хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирми.

Тукайның күп әсәрләре Туган җирне, аның матур табигатен, сөекле Ватанны, туган халкыңны ярату хисләре тәрбияләү теләге белән язылган. Үзенең “Эш”, “Япон хикәясе”, “Ике сабан”, “Эш беткәч уйнарга ярый” кебек әсәрләрендә Г. Тукай кеше тормышында хезмәтнең яшәү чыганагы булуын аңлата, балаларны тырышып укырга өнди.

Шулай ук шагыйрь  яшь буынга эстетик тәрбия  бирүгә җитди игътибар иткән. Ул матур әдәбиятны халык авыз иҗатын, сәхнә әсәрләрен, рәсем сәнгатен, музыка һәм җырны бик мөһим тәрбия чарасы дип атаган. Г. Тукай “Халык әдәбияты”  исемле хезмәтендә халык җырларының, көйләренең искиткеч зур тәрбияви әһәмиятен күрсәткән. Баланың сәламәтлеге һәм физик яктан нормаль үсеше шәхес формалаштыруда бик әһәмиятле булуын да онытмый талантлы педагог. Үзенең “Ана мәктүбләре”ндә: “Чын мәгънәсе белән тәрбияче булган кеше генә балаларны ярата, аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итә, яшь буынның якын дустына әйләнә”, - дип яза Тукай. Әлеге дәреслектә физик тәрбия бирүнең әмиятлелеге мәсьәләсе кузгатыла. Укучының педагогик тәэсир итү арсеналыннан Тукай беренче чиратта укытучының балага карата урынлы таләпчәнлеге, шәхесенә карата хөрмәт нигезендә формалашкан авторитетын атый. Ул балага карата ягымлы булырга, аның ышанычын казанырга тырышырга киңәш итә. Шагыйрьнең “Туган тел”, “Пар ат”, “Туган авыл”, “Шүрәле” кебек әсәрләре туган илне, туган телне сөяргә өйрәтү ягыннан алар аеруча әһәмиятлеләр. “Чыршы”, “Җил илә кояш”, “Җәй”, “Яз” кебек әсәрләре туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләргә һәм тирә-якны  танып белергә булышлык итәләр.  Аның “Кояш”, “Яңгыр”, “Һава”, “Су”, “Елның дүрт фасылы” һәм башка мәкаләләре балаларга галәм турында дәрес, фәнни  белем бирү, яшь буынга дөньяга материалистик караш формалаштыру ягыннан бик әһәмиятле.  Г. Тукай, К. Д. Ушинский үрнәгендә татар мәктәбе тарихында беренчеләрдән булып, аңлатмалы укуның әсәр эчтәлеген тирән аңларга ярдәм итүе турында төшендерә. Укытучыларга, аңлатмалы уку методикасын тизрәк үзләштерергә  ярдәм итү максатыннан чыгып, “Картайган арыслан” хикәясе буенча әңгәмә үткәрү үрнәген биргән. 1910 елда аның “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” исемле китабы дөнья күрә. Дәреслекнең кереше Г. Тукай тарафыннан язылып, анда китап белән эшләү буенча укытучыларга шактый методик киңәшләр бирелә, балалар әдәбияты турында төпле фикерләр әйтелә. Бу дәреслектә Г. Тукайның 12 шигыреннән тыш, “Исемдә калганнар” дигән автобиографик характердагы хикәясе тупланган.

Әдәбиятның  тәрбияви әһәмиятен тирән аңлаган шагыйрь дәреслеккә кертелгән әсәрләр ярдәмендә яшь буынга тирән белем, дөрес тәрбия бирү мөмкинлекләрен чагылдырырга омтылды. Кереш сүзендә Г. Тукай балаларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, аларга аңлаешлы булган, сәнгатьчә эшләнгәнәсәрләрне генә кертергә киңәш итә. Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укып үскән балаларның күңелләре дә матур булып, гүзәл нәрсәләрне генә сөючән буладыр, - дип яза ул.

Г. Тукай әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип саный. Ул сүзнең бөек көченә, аны бары тик урынлы куллана белү мөһимлегенә нык ышана. Шагыйрь үзе дә сүздән оста файдалана.

Шагыйрь гомере буе сөйгән милләтен агартырга – белемле итәргә омтылган. 

Газизова Ләйсән Алмазовна                  

8 нче сыйныф Бөгелмә муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнә торган 1 нче урта гомуми белем мәктәбе                   

Гайсина Разиля Закиулловна

У вас нет прав для создания комментариев.