Тукайга хат
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Тукайга хат

 Үткәннәребезгә күз салсак, тарихыбызда үзеннән соң якты эз калдырган шәхесләр байтак.Тукайлар, Җәлилләр, Исхакыйлар безнең арабызда булмаса да, без, бүгенге көн укучылары,алар белән кара-каршы сөйләшкән кебек сөйләшәбез.Алар нинди хис-тойгылар белән янганнар, нинди борчу-мәшәкатьләр белән яшәгәннәр-язып калдырган китапларының битләрен ачып, без шул вакытларга әйләнеп кайтабыз.

“Әгәр милләт мине, илтифат итеп,искә алса,-

Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем”,-дип язган Габдулла  Тукай “Милләткә” шигырендә. Бөек Тукаебыз! Әлеге юлларны язганда исемеңнең татар халкы тарихына алтын хәрефләр белән язылачагы башыңа да килмәгәндер . Шигырьләреңне балалар бакчасы яшендәге нәниләрдән башлап чал чәчле өлкәннәргә хәтле яттан беләләр.”Туган телсез”татар халкын күз алдына да китереп булмый. Ниндер могҗиза белән сине бүгенге көннәргә кайтарырга мөмкин булса, халык тулы залларның аягүрә басып “Туган телне” җырлавын күреп шаккатыр идең.Ә инде “Туган телнең”татар халкының гимнына әверелүен белсәң, хәйран калыр идең.”Су анасы”, “Шүрәле”, “Кызыклы шәкерт”, “Гали белән Кәҗә” һәм башка бик күп шигырьләреңнең телевизорлардан мультфильм булып күрсәтелүенә син, бәлки, ышанмас та идең.Сиңа багышлап бик күп җырлар, музыкаль әсәрләр, рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде.Әдәбиятта һәм сәнгатьтә зур уңышларга ирешкән кешеләргә Тукай исемендәге премия тапшыру бүген матур традициягә әйләнде.Казан шәһәрендә урнашкан Дәүләт филармониясе дә Тукай исемен йөртә.Безнең шәһәребездә дә синең белән очрашырга мөмкин, Тукай.Минзәләнең бер урамы синең исем белән аталган.

     Һәр елны табигать кышкы  йокысыннан уянып, язга аяк баскан көннәрдә, синең туган көнеңдә,бөтен татар дөньясында шигырь бәйрәме үткәрелә.Татар халкы сиңа булган ихтирамын, хөрмәтен күрсәтү өчен, шигырьләреңне көйгә салып җыр итеп җырлый.Кечкенә энем Камил өчен мин дә, сиңа ияреп, шигырь язып карарга булдым.

 Карлар эри урамда,

Яз килә, кояш көлә.

Урманнан чыккан Шүрәле

Безгә кунакка килә.

Шүрәледән курыкмыйбыз,

Су анасын беләбез,

“Туган телне” җырлый-җырлый

Без мәктәпкә киләбез.

 Шигырьне “Без-Тукай оныклары” дип атадык, чөнки бу чынлап та шулай. Без- синең дәвамчыларың.Туган телебезне син яраткан кебек яратабыз, син зурлаган кебек зурлыйбыз.

   Без, XXI гасыр балалары, яңа заманда яшибез.Өс-башыбыз бөтен, теләгән бар әйберебез бар.Моннан 130 ел элек Кушлавыч авылында дөньяга килгән, нәни Апуш, синең турыда татар әдәбияты дәресләрендә китаплардан укып беләбез.Сәламәтлеккә туймавың, матди яктан шактый кысынкылыкта яшәвең хакында да хәбәрдарбыз.Үз фатирың булмаганлыктан “Болгар”, “Амур” кебек кунакханәләрдә яшәргә мәҗбүр булгансың.Ә бит кешенең үз почмагы булмыйча, гомере буе кайда туры килсә, шунда җан асравы бик авыр хәл.Бүгенге көн укучылар андый уңайсыз шартларның нәрсә икәнен белми.Бөтенебезнең дә яшәү шартлары бик яхшы, иркен йортларыбыз, фатирларыбыз бар.Ә син, шундый җайсызлыкларга да карамыйча, үҗәтләнеп иҗат иткәнсең.Ләкин язмыш тарафыннан сиңа кыска гомер бирелгән.Аз гына яшәсәң дә, үзеңнән соң бай әдәби мирас калдыргансың.Зур талантларның гомер озынлыгы аның ничә ел иҗат итүе белән түгел, ә үзеннән соң нинди әдәби байлык калдыруы белән билгеләнә.

       Бөек шагыйребез!Иҗат иткән үлемсез әсәрләрең  һәрвакыт халык күңелендә. Син үлмәдең, син-безнең арада. Синдәй шагыйрьләре булган милләт-киләчәге булган милләт. Без синең белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Даның ,гасырлардан-гасырларга күчеп, бездән соң яшәячәк буыннарга да барып җитәчәгенә минем иманым камил.

 

 

Гайнуллина Айсылу  Дамировна  9А класс     МБОУ “СОШ№1”г.Мензелинка РТ Гайнуллина Лилия Габделахатовна

 

У вас нет прав для создания комментариев.