“Рәхмәтлебез Тукайга”
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Опубликовано 15 Март 2024
-
Просмотров: 283
Гасимова Чулпан Галиевна, Учитель татарского языка и литературы
МБОУ «Гимназия с. Большой Сардек им. К.Ф.Шакирова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Рәхмәтлебез Тукайга
Арча ягы, ихлас рәхмәт сиңа –
Бүләк иттең безгә Тукайны.
Татар халкы әле гомер буе
Аның белән бәйләр бу айны.
Бөек Тукай, мәңге рәхмәт сиңа –
Җырга керттең газиз телемне.
Татарлыгы белән горурланып,
Көйли халкым “Туган тел”еңне.
Шигъри дөнья, чиксез рәхмәт сиңа –
Син таныттың Җиргә Тукайны.
Каләм белән давыл ярып барган
Милләт бармы тагын Тукайлы?!
Бәйсез халкым, без бәхетле бүген –
Тукай яши безнең җаннарда,
Һәр яз саен үз янына җыя –
Без рәхмәтле бар да Тукайга!