Уттан саклан
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Рахимова Миляуша Ильнуровна 5 класс Мустафина Назиля Камиловна МАОУ «СОШ №4» г. Нурлат

Уттан саклан

Бик борынгы заманнардан бирле

Кешеләр утны уйлап тапканнар,

Ә аннары җыйнау җыелышып

Бик зур итеп учак якканнар.

Шунда җырлаганнар, биегәннәр,

Сүндермичә яккан учакны.

Кеше гомереннән кадерлерәк

Булган диләр утны ул чакны.

Ә аннан соң күп гасырлар үткән,

Бик күп, бик күп сулар акканнар.

Кешеләр хәзер учак ягып түгел,

Башкача ут уйлап тапканнар.

Хәзерге ут узе куркыныч та,

Файдалы да безгә билгеле.

Ул электр хәзер, аннан башка

Тормыш туктап калыр шикелле.

Ә ут үзе бик куркыныч нәрсә

Карак килсә , ала тик берне.

Ә ут килсә , барын ялап ала,

Калдырмыйча җирдә бернине.

Без янгыннан куркыйк һәм ут белән

Бик сак булыйк, шуны аңлагыз.

Ут безнең дус, кайвакытта дошман,

Ә дошманга якын бармагыз.

Яндыра ул Сезне, аңлагыз!

У вас нет прав для создания комментариев.