Тукайга багышлап
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Юсупова

Разиля

Ренатовна
6 класс МБОУ «Новокинерская СОШ»Арского района РТ Юсупова Гульфина Василевна Литературное творчество

Тукайга багышлап

Апрель ае. Күк йөзендә кояш балкый,

Нурлар чәчә кызганмыйча тирә-юньгә.

Җылы яктан кайткан кошлар шатланыша,

Әйтерсең лә кайнар сәлам юллый безгә.

Бар табигать уянган шул бермәлдә,

Дөньялыкка нәни Апуш аваз салган.

Кыска гына булган гомере эчендә дә

Олы һәм бай мирас калдырган.

Ятимлектә үскән, җәбер-золым күреп,

Бирешмәгән Тукай, сынмаган,

Кыен ашап, үтеп киртәләрне,

Киресенчә рухы ныгыган.

Шигырьләре аша Тукай балаларны

Өйрәтәдер аерырга ак-караны,

“Шүрәле”се, “Акбае” һәм “ Су анасы”

Әдәбиятның сүнмәс җәүһәрләре һәрбарчасы.

У вас нет прав для создания комментариев.