Тукай бер генә.,,
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
воспитатель Хасанова

Расиля

Рафаэловна
Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. 89178510986 Сертификат участника Диплом\r\n\r\nТатарстан"}">Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №12 г. Лениногорска» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики «Стихи» Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. 89178510986 Сертификат участника Диплом

Татарстан
«Стихи»

 

Тукай бер генә.

Тукай, Тукай, ник аз яшәдең син,

Нигә безнең чорда тумадың?

Әкияттәге геройларың төсле

Мәңге яшәр булып калмадың?

Бер күз сирпеп алу җитәр иде

Синдәй зур сәнгать кешесенә.

Талант ияләре илдә бик күп

Тик, син Тукай, җирдә бер генә.

Бәлки язмыш сине картаймасын,

Гел яшь булып калсын дигәндер.

Кыска гына вакыт эчендә дә

Танылырга ярдәм биргәндер.

Кемнәргәдер абый булып калдың,

Кемнәргәдер яшьтәш шикелле.

Кемнәргәдер энекәш булып калдың,

Кемнәргәдер бала шикелле.

Олыга да, кечегә дә үрнәк,

Зур хәзинә безнең өчен син.

Үзең шагыйрь, үзең язучы да,

Үзең исә галим, әдип син.

Мирас булып калды безнең өчен

Әсәрләрең, бик зур истәлек.

Алар яши икән- син дә исән,

Димәк, син үзең дә мәңгелек.

Исемең синең халык телләрендә

Җырга салынып, мәңге яңгырар.

Без Тукайлы халык, моңлы халык

Шуның белән бик тә горурлар!

“Тукай әкиятләренә сәяхәт”

1А.Б.Әйдәгез сәяхәт кылыйк,

Әкиятләр иленә.

Былтыр урманга юл тота,

Билбау таккан биленә.

2А.Б: Зур бу урман, читләре күренми кебек,

Мәһабәт агачлар үсә анда биек-биек...

“Шүрәле” әкияте

1.Бар матур урман, анда Шүрәле яши.

Менә нинди Шүрәле зур, менә нинди кечкенә.

Әй Шүрәле кил әле, биеп- биеп ал әле.

Ә-лә-лә, ә-лә-лә, биеп -биеп ал әле.

2.Бар матур урман, анда Былтыр килә.

Менә нинди Батыр зур, менә нинди кечкенә.

Шүрәле: Былтыр, Былтыр кил әле, бер уйнап алыйк әле.

Ә-лә-лә, ә-лә-лә, бер уйнап алыйк әле.

Батыр: Әй, Шүрәле кил әле, бармагыңны тык әле.

Ә-лә-лә, ә-лә-лә, бармагыңны тык әле.

3.Бар матур урман, анда Шүрәле елый.

Шүрәле:Былтыр кысты бармакны, Былтыр кысты бармакны.

Әй , Шүрәле тыңла әле, былтыр булган хәлгәме,

Әй, җүләр, әй тыел, кычкыралармы быел?

1 А.Б. Хәзер исә күл буена барыйк,

“Су анасы ” әкиятен искә алыйк.

2 А.Б:Зурдыр бу күл, төпләре күренми төсле,

Төнбоеклар үсә анда бик хуш исле...

“Су анасы ” әкияте

1. Бар түгәрәк күл, Су анасы яши.

Менә нинди толымы, менә нинди ул сылу.

Су анасы кил әле, биеп- биеп ал әле.

Ә-лә-лә, ә-лә-лә, биеп- биеп ал әле.

2. Бар түгәрәк күл, анда малай йөгерә.

Менә нинди малай зур, менә нинди кечкенә.

Малай, малай кил әле, биеп- биеп ал әле.

Ә-лә-лә, ә-лә-лә, биеп- биеп ал әле.

3. Бар агач басма, анда тарак ята.

Малай: Менә нинди тарак зур, менә нинди кечкенә.

Малай таракны күрә, алып өйгә йөгерә.

Ә-лә-лә, ә-лә-лә, алып өйгә йөгерә.

Су анасы: Малай, малай кил әле, тарагымны бир әле.

Ә-лә-лә, ә-лә-лә тарагымны бир әле!

Бергә: Кеше әйберенә тимә әле!

1А.Б. Ә хәзер Тукай абыйның Кырлай урманнарына кабат кайтыйк.

Бу урманда нинди генә җәнлекләр юк!?

Кайсы аның ачтыр, кайсыдыр тук.

Хуҗа булып урнашкан түрәләр,

Усаллардыр, зурдыр ул бүреләр.

“Кәҗә белән сарык” әкияте.

(музыка астында бүреләр йөгереп чыгып учак янына басалар)

1. Бар матур урман, анда бүреләр яши.

Менә нинди бүре зур, менә нинди кечкенә.

(зур бүреләр алга чыга, кечкенәләр алга чыга)

“Бүре, бүре кил әле, биеп- биеп ал әле.

Ә-лә-лә, ә-лә-лә, биеп- биеп ал әле.” (бүреләр бииләр)

(музыка астында кәҗә, сарык йөгереп чыгып уртага басалар)

2.Бар матур урман, анда кунаклар килә.

Менә нинди сарык зур, менә нинди зур кәҗә.

(сарык алга чыга, кәҗә алга чыга)

Бүреләр җырлый: “Кәҗә, сарык кил кил әле, биеп- биеп ал әле.

Аннары, аннары боткабызга чум әле.”

3.Бар бер зур капчык, анда бүре башлары.

Сарык:Менә нинди зур башы, менә нинди кечкенә.

(сарык бер башны ике мәртәбә күрсәтә)

Кәҗә: “Сарык, сарык кил әле, бүре башын бир әле.

Ә-лә-лә, ә-лә-лә, зуррак башны бир әле.” (башын чайкый)

Сарык: “Кәҗә, кәҗә кил әле, ботка салып ал әле.

Кәҗә белән сарык бергә: Ә-лә-лә, ә-лә-лә, сыйланып алыйк әле.”

У вас нет прав для создания комментариев.