Улым ишетеп үсә
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Әдәбият
-
Опубликовано 22 Апрель 2018
-
Просмотров: 692
МАДОУ №67 | Шигабиева Гульназ Фаридовна |
Литературное творчество – стих |
Улым ишетеп үсә
Моннан күп еллар элек,
Ялгызы бер ат җигеп,
Киткән утынга урманга
Әтием-Батыр егет.
Күп итеп утын кискәч,
Инде кайтырмын дигәч,
Килеп чыккан Шүрәле
Маңгаенда мөгезе.
...Бабасы һәрчак шулай
Әкият сөйли улыма.
Тукай булып,”Курдем,”-диеп,
Шүрәлене юлымда.
Бабасының әкиятен
Ярата улым бик тә. Шуңа авылга кайтуны Ул бик сагынып көтә.
“И Туган тел, и матур тел” Җырын әби өйрәтә. Тукай җырын, әкиятләрен Улым ишетеп үсә.