Стих «Умырзая”
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Нигматуллина Флюза Азгатовна

ГБООУ «Новокашировская санаторная школа-интернат»

       Умырзая

Яз җитә дип чырчу килеп,

Чыпчыклар хәбәр бирә.

Кояшның җылы нуры

Тәрәзә аша керә.

Кетер-кетер кар эреп,

Җир чыга әкрен генә.

Умырзая башын төртеп,

Кар астыннан күренә.

Күзләрен кысып алар

Кояшка үреләләр.

Рәхмәтләрен белдереп,

Тын гына тибрәләләр.

Төсләренә кара син,

Кар шикелле ап-аклар.

Кояш кебек елмаеп,

Утыра әнә сарылар.

Өзмәгез сез аларны,

Үссеннәр, ямь бирсеннәр.

Табигатьнең бу гүзәллеген,

Башкалар да күрсеннәр.

Елда алар яз җитүгә,

Кабат шулай үсәрләр.

Үзләренә сак карашны,

Чәчәкләр дә сизәләр.

У вас нет прав для создания комментариев.