«Күз алдым-да әтием»
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Конкурс "Мой папа самый, самый!"
-
Опубликовано 08 Февраль 2024
-
Просмотров: 138
Гайсина Айгуль Ахкиямутдиновна - воспитатель
МАДОУ №53 «Крепыш» Г.Набережные Челны
Күз алдымда әтием
Күзне йомсам әти күз алдына килә,
Салмак кына атлап барганы.
Я булмаса олы юлга чыгып
Саубул диеп озатып калганы.
Күз алдына әкрен генэ җырлар көйләп
Кадак чүкеч тотып кулына,
Һәр иртәдә нидер төзәтергә
Йөридер күк ишек алдында.
Йорт ихатан һәрчак төзек булды
Э малларыӊ булды караулы
Тырыш булдыӊ әти, сабыр булдыӊ
Хәтирәләр шуӊа кадерле.
Булды микән синеӊ ял иткәнеӊ
Эшләмичә торган бер чагыӊ
Син торгызган йортта яшәү дәвам итә
Яна әти, яна учагыӊ.