Язны каршылау
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Язны каршылау

Без, балалар, җыелыштык

Алан түренә таба,

Чөнки анда боз кузгалган

Ярдан түбәнгә ага...

Учак көлендә пешердек

Кабыклы бәрәңгеләр.

Карга боткасы ашатты

Бездән өлкән апалар,

Аны ашарга җыелды

Кечкенә малай-шалай.

Иптәшләр белән ярыштык:

Кем оста шигырь сөйли,

Кем ятлаган иң озынын,

Кем остарак җыр көйли?!

Бар да оста, бар да матур,

Сәнгатьле итеп сөйли;

Табигатьтән көч-дәрт алып,

Күңел дәфтәрен барлый.

Рәхәтләнеп ял иттек,

Алан җанланып китте.

Беркем бозмады тәртип:

Сугышмады, төртешмәде,

Боз өстендә йөрмәде,

Аяк-кул да чыланмады.

Ә табигать рәхмәт әйтте:

Күктә кояш елмайды,

Кошлар җырларын сузды.

Бу аланны ямьләп тору –

Безнең иң изге бурыч!!!   

Айсылу Шәйдуллина, Мөслим районы Исәнсеф-Чишмә башлангыч мәктәбе, 4 нче сыйныф укучысы.

У вас нет прав для создания комментариев.