Ялкау булмыйк!
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

      Ялкау булмыйк!

Әй, укучы, ялкау булма,

Тырыш яхшы укырга.

Күп итеп китаплар укы

Ни җитә соң укуга!

Табигатьне яратыгыз,

Дөньялар ничек матур!

Спорт белән дус булыгыз –

Сезнең көчегез артыр!

Җәй көнендә сез чыгыгыз

Басуларга, кырларга.

Җыегыз матур чәчәкләр,

Бәйрәм булса – котларга.

Бакчаларда эшләгез сез:

Чүп, үләннәр утагыз.

Әниләргә ял була бит

Сез бакчада булсагыз.

Айсылу Шәйдуллина, Мөслим районы Исәнсеф-Чишмә башлангыч мәктәбе, 4 нче сыйныф укучысы.

У вас нет прав для создания комментариев.