2017 – Экология елы!
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Экология
-
Опубликовано 27 Июль 2017
-
Просмотров: 895
Аетова Гульназ Атласовна, Загидуллина Гульгена Анваровна, воспитатель, МБДОУ №18 "Улыбка"
2017 – Экология елы!
“Елмаю” бакчасына йөрим,
Камилә булам үзем.
Тирә-якта – пластмасса,
Полиэтиленга төште күзем.
Кайда гына ятмый алар –
Су буенда, урманда.
Җиләкле аланга керсәм:
Савыт-саба гел анда.
Стакан, калак, тәлинкә,
Су шешәсе, пакетлар.
Беркемнең дә исе китми,
Чистартырга вакыт тар.
Ә чынлыкта, җыеп алсаң,
Эшкәртсәң дөрес итеп,
Болардан ясап була бит,
Бик матур язгы итек.
Күлмәк тә тегәргә була,
Җепкә әйләнсә алар.
Җәйге кызу челләдә
Җилләткеч җилпер куллар.
Камилә җыйды боларны,
Чистарып китте алан.
Саф һаваны сулый-сулый
Өйгә атлады бала.
Өлкәннәргә сөйләп бирер,
Мондый савыт-сабадан
Тегеп була кием-салым
Бик күп, бик күп балага.
Ташламагыз сез дә чүпне,
Зыян бер дә салмагыз.
Аң-белемдә сез дә, дуслар,
Камиләдән калмагыз!
Калган калдыкны куллану
Акыллылар эше бит.
Табигатьне саклаучы да,
Пычратучы да-кеше бит...



