Табигать – саекмас белем чишмәсе.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Вафина Камилла Ильдаровна, 8 класс

Алтынбаева Светлана Сагидулловна, учитель татарского языка и литературы

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 города Азнакаево» Азнакаевского муниципального района РТ

Табигать – саекмас белем чишмәсе.

XX гасыр ахырында кешелек дөньясы алдына Җирдәге бөтен тереклек юк ителү куркынычы килеп басты.

Кешелекнең табигать белән бәйләнеше – хәзерге заманның актуаль мәсьәләләреннән санала. Промышленностьнең үсүе табигатьнең тигезлеген югалтуга китерде: сулыкларның, һава, җир өслегенең пычрануы кеше сәламәтлегенә куркыныч яный, бигрәк тә балаларга.

Нибары 20 -25 ел эчендә экологиянең әһәмияте югары күтәрелде. Бу фән кешелек дөньясын саклауга хезмәт итә. “Үзен – табигать патшасы” дип исәпләгән адәм баласының эшчәнлеге һәрчак уңай нәтиҗәләр бирми. Киресенчә ул күп очракларда табигать анабызга фаҗигале үзгәрешләр алып килә, әйләнә - тирәбезгә күпме зыян салды һәм сала. Күп сулы елгаларыбыз саега, җирләр упкынсыман ярыклар белән яргалана. Елга үзәннәре баткаклыкка әйләнә, пычрана. Эчәр суларыбыз, сулар һавабыз көннән – көн шакшылана бара. Иген үстерелә торган уңдырышлы җирләр чикләнгән.

Яшел бишегебез – Җир анабыз үзенең табигый тотрыклыгын мәңге саклар дип ышану, хата фикер. Иксез-чиксез киңлектә Кояш белән бергә гизүче планетабызга Кояштан, йолдызлардан даими рәвештә энергия, нурланышлар агылып тора. Җир өслегендә, тирәсендәге атмосферада климатны һәм һава хәлен билгели торган күп үзгәрешләр бара. Әгәр кеше кирәксезгә “кыбырсынса” (казылма байлыкларны ала, сынаулар үткәрә һ.б.) ,чамадан тыш табигатькә үзгәрешләр кертүгә безнең табигатьнең чыдамлылыгы күпмегә җитәр? Җир күпмегә түзәр? Моны беркемнең дә уйлаганы юктыр, беркемнең дә исәпләп чыгара алганы юк. “Вакытлыча җиңүләре өчен табигать кешедән мәрхәмәтсез үч ала, – дигән сүзләрне онытмыйсы иде безгә.

60-70 елларда И. В. Мичуринның “Без табигатьтән мәрхәмәт көтәргә тиеш түгел, безнең бурыч – аңардан тартып алу,” – дигән сүзләр язылса, хәзер киресенчә “Без табигатькә мәрхәмәтле рәвештә үзебез бирергә тиешбез”.

Кеше табигать патшасы, ә патшасы мәрхәмәтле булганда гына озак яши, хезмәт итә ала.

Табигать – безнең бүгенге байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Аның байлыгын бездән соңгы килгән буыннарга да калдыру безнең уртак бурычыбыз.

Кеше – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый, аңа су, һава, азык –төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш.

Заманыбызның күренекле педагогы В.А. Сухомлинский табигатьне, әйләнә - тирә мохитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип атады. Бу чыннан да шулай. Балалар җәйге аяз көндә нурланып кояш чыгуын, бөтерелә - бөтерелә күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч гөрләвекләр агуын күреп олы шатлык хисе кичерәләр. Табигатьнең шушы гүзәллеген кече яшьтән үк күрә , тормышка сөенә белү – зур бәхет ул.

Табигать – кеше тәрбияләүнең бай чыганагы. Ләкин табигатьне танып - белүдән акыл, хисләр, карашлар формалашуы бары тик башлана гына әле.

Гүзәл хисләр үзләренең тамырлары белән балачакка тоташырга тиеш, ә яхшылык, ягымлылык әйләнә- тирәдәге матурлык турында кайгыртканда туа, Бу тәҗрибә нигезендә раслана.

Мәктәбебезнең тәҗрибә участогын алыйк. Чын мәгьнәсендә ачык һавадагы иҗат лабораториясе ул. Анда фенологик күзәтүләр , дәресләр өчен күргәзмә материаллар, гербарийлар әзерләргә дә, дәресләрдә караган аерым темалар буенча практикалар үтәргә дә, агрономик белемнәрне үзләштерергә мөмкин.

Үз куллары белән башкарган хезмәт нәтиҗәләрен күреп шатлыкларын тоярга да ярдәм итә. Тәҗрибә участогында коллективның һәр әгъзасы үз өлешен кертә. Башлангыч класс укучыларының үз участоклары һәм үз планнары, ә өлкән класс укучыларының һәр тәҗрибәсе гомуми эшкә файда китерерлек итеп оештырыла. Мәктәп ашханәсен ел дәвамында витаминнарга бай яшелчә, җиләк – җимешләр белән тулысынча тәэмин итү өчен тырышып эш башкарыла.

Мәктәбебезнең традициясе, май һәм сентябрь айларында укытучылар һәм укучылар белән берлектә экскурсияләр оештырыла. Бакча яз һәм көз көннәрендә нинди? Бакчабыз һәрчак игътибар үзәгендә булуы укучыларда үз хезмәтләренең кирәклеген тою, иҗат дәрте инициатива тудыра, аларның авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән кызыксынуын арттыра, тормыш тәҗрибәләрен баета. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе – хезмәтләрендә күренә. Бакчабыз җәй, көз айларында гөлчәчәккә күмелә. Мәктәбебезнең тәҗрибә участокы бик матур, үсемлекләр дөньясына да бай.

Экологик белем һәм тәрбия бирү – дөньяга караш формалаштыруның нигезе.Кешелек җәмгыять белән табигатьнең бербөтен тәшкил итүен, кешелек дөньясы тарихының табигать тарихының аерылгысыз бер өлеше икәнлеген, табигать белән кеше арасындагы бәйләнешне ачыклау әнә шул максатка хезмәт итә.

Табигатькә куркыныч яный, әйләнә-тирә мохит мәнфәгатьләрен саклап калу һәркем бурычы. Хәл кискенләшә бара, бу һәрберебезне борчуга сала. Тереклекне саклап калу өчен безгә табигатькә сакчыл караш булдыру турындагы сөйләшүләрдән конкрет эшкә күчәргә кирәк. Моның өчен беренче шарт, һәр кеше дә экологик белемгә, экологик культурага ия булырга тиеш. Экологик белемгә ия булган, табигать законнарын белгән кеше генә экологик культурага ия була. Кызганычка каршы безнең яшәешебездә экология – бер модный сүз генә булып яңгырый. Күп мәктәпләрдә экология фәне укытылмый, законнары үтәлми ...

Тәрбия сәгатьләре, түгәрәкләр эшчәнлеге генә экологик проблемаларны гына хәл итеп бетерә алмый.

Җирдә тереклекне саклап калу өчен, туган җиреңнең хуҗасы булу гына җитми, ә кайгыртучан һәм мәрхәмәтле, изге күңелле улы булырга кирәк.

У вас нет прав для создания комментариев.