Атом станциясе кирәкми!
- Подробности
- Автор: Сария
-
Категория: Экология
-
Опубликовано 04 Июнь 2017
-
Просмотров: 714
Хисматуллина Сария Завитовна
Учитель начальных классов
МБОУ "Средняя общеобразовательная школа № 8" г.Нижнекамска
Атом станциясе кирәкми!
Электр җиткереп булмый илгә,
Тагын, тагын кирәк, күберәк.
Кама Аланында төземәкчеләр
Атом станциясен тизерәк.
Туган якта язын бакчаларда
Яңа ачылып килә бөреләр.
Шул бөреле агачларны кисеп,
Атом станциясен төзерләр.
Татарстан, алтындай җиреңдә
Хәтфә үлән, гөлләр сулырлар.
Агуланган чишмә, елга өчен
Рәхмәт әйтмәс килер буыннар.
Андый афәт безгә кирәк түгел,
Атом станциясен төземик!
Электрны әрәм – шәрәм итмик,
Тик, булганның кадерен белик!



