Без бәхетле
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

        Без бәхетле

Без, балалар, чын бәхетле

Яшибез тыныч илдә:

Кызу җәйдә су керәбез

Үрдәкләр йөзгән суда.

Яр буенда балык тота

Өлкән абый, бабайлар.

“Бик тирәнгә кермәгез”, - дип,

Кисәтә безне алар.

Судан йөзеп чыгабыз да,

Кызынабыз кояшта.

Шулчаклы рәхәт балачак –

Сугышлар юк бу якта!

Телевизордан карыйбыз:

Ник сугыша бу илләр?!

Ул сугышта кан коя бит

Гайрәтле батыр ирләр!!!

   Айсылу Шәйдуллина, Мөслим районы Исәнсеф-Чишмә башлангыч мәктәбе, 4 нче сыйныф укучысы.

У вас нет прав для создания комментариев.