Әдәпкә күнсәң – адәм булырсың, яманга күнсәң – әрәм булырсың
- Подробности
- Автор: Шаймарданова Муслимя Габдулхаевна
-
Категория: Экология
-
Опубликовано 07 Июль 2017
-
Просмотров: 579
Нафикова Рания Ильфатовна, 6 класс
Шаймарданова Муслимя Габдулхаевна, Учитель татарского языка и литературы
МБОУ "Верхнечелнинская СОШ"
Әдәпкә күнсәң – адәм булырсың,
яманга күнсәң – әрәм булырсың
Эссе
Мин туган җиремнең искиткеч матурлыгына сокланып туя алмыйм. Гөл-чәчәкле, җиләкле, күбәләкле җәе дә, алтын көзе, суыклары, ак карлары белән күңелләрне сафландырган кышы да, йөгерек сулы язлары да миңа бик якын, кадерле. Җир шарының кайсы төбәгендә бар әле ул шундый гүзәллек?.. Килешәм, минем өчен генә, дөресрәге, безнең өчен генә шундый ягымлы да, матур да, газиз дәдер ул Татарстан, чөнки ул – минем, түгел лә инде, безнең туган җиребез. “Минем туган җирем дә сезнекеннән бер дә ким түгел, бәлки, артыграк та әле”,- диючеләр дә табылыр. “Һәр челән үз күлен мактар” ди бит халык мәкале. Һәркемгә үз туган җире матур, якын, кадерле дип әйтәсе килә дә... Нишләптер тел әйләнми, “Кадерли беләбезме икән соң без туган йортыбызны?” дигән уй бораулап үтә баш миен. “Нишли бу, кызый, нәрсә әйтергә тели?” – дип аптырап калдыгызмы? Бераз ашыгам бугай шул. Фикеремне сезгә җикерү өчен, үземнең бер көнем белән таныштырып үтим әле.
Бер көнне иртән мәктәпкә барырга чыктым, дүшәмбеме, сишәмбеме төгәл хәтерләмим, хәер, ул мөһим дә түгел, гадәти бер уку көне иде ул. Кичтән төшкәли башлаган кар төнлә күп яумаган, шулай да юлларны, урамнарны тагы да агарта төшкән икән. Туры юлдан атлыйм, шундый рәхәт. Әниемнең: “Яхшы билгеләр алып кайт яме, кызым”,-дип елмайган йөзе - күз алдыма, ягымлы тавышы колагыма сеңеп калган кебек. Татлы уйдан арына алмыйча, ап-ак карга карап барам да барам. Үзем дә сизмәстән туктап калдым, башта аңламый тордым, бераздан айнып киткәндәй булдым. Ак карга күмелеп бетми калган туңдырма кәгазьләренә юлыкканмын икән. Аллы-гөлле ялтыравык кәгазь кибеттәге пыяла капкачлы суыткычларда бик матур күренсә дә, җирдә аунап ятканда бер дә күркәм түгел шул. Кәгазьдән кул сузымында гына пластик шешә дә аунап ята, лимонадын эчеп бетергәннәр дә юлга атып киткәннәр. Мөгаен, шул туңдырма ашаучылар эшедер, татлыдан соң тамаклары кибеп киткән инде димәк – бусы аңлашыла. Ә менә ин өчен юлга ташлаганнар инде, ник өйләренә алып кайтырга уйламаганнар, тулы килеш күтәрә алгач, бушаган шешәне күтәрерлек кенә хәлләре булгандыр бит инде ул акыллы башларның. “Өеңә алып кайт та инде, чүплек савытына сал. Ике атнага бер тапкыр авыл буйлап чүп җыючы машинага чыгарып кына сала аласыңдыр бит инде, кыш көне дә урамда туңдырма ашап, салкын лимонад эчеп йөри алучы иптәш!” Өлкәннәр әйтмешли, бала-чага эше генә инде бу. Зур кешеләр урамда ашап, эчеп йөрмәсләр. “Бик зур үсеп киттең әле син” дип уйлап куйдым да болай һәр очраган әйбергә тукталып кем ташлады икән моны дип баш ватып та торсаң, бүген чын-чын дәрескә соңга калуың бар бит дип юлымны дәвам иттем. Аска карап барам, үзем һаман урам чүпләп йөрүчеләрне ачуланам икән, уйларымны ниндидер тавыш бүлде. Ул да булса, урамның сул ягындагы чокырга таныш абый чүп-чар тутырылган кәгазь тартма аткан икән. Тартма эчендәге калай һәм пыяла савытлар шалтырап тавыш чыгарган. Тегендә туңдырма кәгезе белән пластик шешә генә иде әле, монда тулы бер тартма; тегендә – бала-чага ташлаган, монда – зур абый, ике зур кыз үстергән әти кеше. “Әйе, зур балалар – зур бәлаләр”, -дип уйлап куйдым, чөнки бу абый да бит карт әнисенең баласы. Әллә нишләдем әле бүген мин: күпне күрә, тагын да күбрәк белә башладым бугай. Әллә күңел күзе ачыла башлаганмы?
Мәктәпкә җиткәнче (безнең өйдән мәктәпкә кадәр шактый ара - ярты гына чакрым да түгел) күзем юлны гына түгел, бөтен тирәлекне тикшереп барды. Кибет янында куелган махсус савытка чүп салучыларның я күзләре бераз кылый, я куллары гариптер, чөнки шул ук ялтыравыклы кәгазь белән пластик шешәләрнең шактые савыт эченә түгел, ә кырыена төшкән. Урам чатына куелган контейнерлар янында да шундый ук хәл. Әле урамда гына түгел, мәктәп эчендә дә бер почмакта конфет кәгазе белән әфлисун кабыгы күреп аптырап калдым. Бу чүпләрне кемнәр генә ташлаган булса да - өлкәннәрме-балалармы, миңа алар өчен оят булып китте. Юл өстендә шешәләр, авылыбыз уртасында чүп-чар белән тулы чокыр, мәктәбебездә – шул ук кәгазь, җиләк-җимеш кабыгы аунап яту ул бит инде безнең үзебезнең мәгънәсезлегебезне күрсәтә. Бу бит әле пычраклык, ялкаулык, әдәпсезлек кенә түгел, бу безнең сәламәтлегебезгә дә төкереп каравыбыз. Чокырдагы ул чүплек тычкан-күселәргә, ә яз-җәйләрдә исә микроблар, төрле хәшәрәтләр өчен дә менә дигән үрчер урын. Без үзебезгә үзебез зыян салучылар икән бит.
Ә хәзер шушы хәлне дистә, йөз, хәтта миллион тапкыр зуррак күләмдә күз алдына китерегез. “Ник?” диярсез. Чөнки бу безнең авылда гына түгел, бу шәһәркүләм, республикакүләм, дөньякүләм проблема. Зур-зур шәһәрләрдә шул ук гади чүп-чарларны, азык-төлек калдыкларын, ә завод-фабрикаларда исә җитештерү калдыкларын кая да булса түгәләр бит. Махсус урынга булса да (полигон дип тә атала ул) ул бит шул ук җиребез, безнең туган җиребез. Газеталарда язылганнарга, телевидение аша җиткерелгәннәргә ышансаң, әле бит шактый зыянлы калдыкларны инеш-елгаларга, диңгез-океаннарга да агызгалыйлар. Болар барысы да табигатебезгә, әйләнә-тирәбезгә зур зыян китерә, һәм, әлбәттә, үзебезгә дә. Ярый, үз акылсызлыгыбыздан үзебез зыян күрдек тә, ди, сулардагы төрле тереклек ияләре, балыклар, кош-кортлар, урман-болыннардагы бөҗәкләр, җәнлекләр... Аларның гаепләре юк бит. Табигать ул – бер-берсенә тыгыз бәйләнгән, миллион еллар буена матур итеп үрелгән чылбыр кебек. Бер буынына зыян килсә, башкалары да җәфалана. Тагын шул ук мәкаль искә төшә: зур бала – зур бәла (большие дети – большие проблемы). Барлык җанварларны кече туганнарыбыз дияргә яратабыз, без үзебез олы туганнардыр инде, шуңа әйтүем.
Бик күп алга киткән илләрдә тормыш-көнкүреш калдыкларын дөрес итеп җыю, төрләргә аеру, икенчел эшкәртү оештырылган. Моның өчен хөкүмәт зур акчалар түгә дип тә әйтеп булмый, чөнки икенчел эшкәртеп нинди дә булса кирәк-ярак җитештерү үзе файда китерә. Бары тик шушы эшне башлап җибәрү, акыллы эшмәкәр абыйларны җәлеп итү һәм башлангычта бераз ярдәм итү генә кирәк. Дөрес, иң әһәмиятлесен онытканмын икән: барыннан да элек безне чисталыкка, саклыкка кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Туңдырма кәгазен дә, лимонад шешәсен дә, конфет кәгазе белән әфлисун кабыгын да, чүп-чар тулы тартманы да теләсә кайда атарга ярамый икәнен аңларга кирәк безгә.
Мине әнием кечкенәдән чисталыкка, тәртипкә өйрәтеп килә. Өйдәге һәрбер әйбереңне үз урынына куйсаң, чүп-чарны чиләгенә салып барсаң шул җитә. Урамда булганда, кесәгә салып кайтасың, бер карасаң, урамда нәрсәдә булса ашап йөрү бик үк әдәплелек түгел инде ул. Чиләк тулгач исә капчыкка салып торасың һәм инде билгеле көнне махсус машинага чыгарып кына саласың – бернинди авырлыгы да, катлаулылыгы да юк. Чиста булганда бөтенебезгә дә рәхәт бит.
Әнием миңа еш кына үзенең балачагы турында сөйли. Ул кечкенә вакытта авыл эчендә дә, читтә дә чокырлар чүп-чар белән тулы булмаган. Балалар күбрәк чокырларда, су буйларында уйнарга яратканнар. Чөнки анда агач күләгәсе җәйге эссе кояштан саклаган, бернинди дә чүп булмаган, матур булып чирәм яисә чәчәкләр генә үсеп утырган. Әнием иптәшләре белән яланаяк килеш инештә яулык белән балык сөзгән, чирәмлектә каз бәбкәләре саклаган. Инешләр чиста булган, балыкларның ялтырап йөзгәннәре күренеп торган. Алар чиста бүәдә су коенганнар, су төбендәге шешә ватыкларына киселү куркынычы да янамаган аларга. Әнием сөйләгәннәрне мин матур төш кебек кенә күз алдына китерәм. Чөнки шул ук инеш, шул ук чокырлар, су буйлары хәзер бөтенләй башка: аларда кычыткан, тигәнәк ише чүп үләннәре үсә, алар арасында чүп-чар, пыяла ватыклары, кайвакытта хәтта тавык үләксәсе. Инеш бар, ләкин аның суы болганчык, җәен ул тәмам яшелләнә, төбе лай, өстендә пластик шешәләр, төрле полителен пакетлар һәм башка төрле чүп. Ни өчен болай соң? Ышанмый торган чакларымда әни миңа аңлатып та карый. Элек пыяла шешәләр генә булган, аларны кибетләрдә яхшы гына бәягә җыйганнар, шуңа күрә бала-чага бер шешәне дә ватмаган, ә җыеп тапшырып барган. Тагын да элеккерәк елларда бөтен пыяла кисәкләрен, иске чүпрәк-чапракны, хәтта сөякләрне җыйганнар, алар өчен аз булса да акча биргәннәр. Мәктәпләрдә макулатура, тимер-томыр җыйганнар, бусы – балалар эше, ә өлкәннәр, үз чиратында, кычыткан, әрем, тигәнәк кебек чүп үләннәрен чабып, махсус урыннарга тапшырган һәм алардан үлән оны ясалган. Бу эшләр кайчак мәҗбүри, кайчак нинди дә булса кызыксындыру, бүләкләүләр белән оештырылган. Конфет кәгазьләрен дә ташламаганнар ул заманда кызлыр, җыеп барганнар, үзара алмашып та алгалаганнар, башка уенчыклар булмагач, пыяла ватыклары белән дә мавыгып уйный белгәннәр. Их, кайтасы иде шул чакларга! Әниемнең балачагындагы яшел чирәмдә яланаяк йөгерәсе, чиста инешләрдә чумып-чумып йөзәсе, күләгәле чокыр төпләрендә “Кибетле” уйныйсы иде.
Аңлап бетермим мин катлаулы комьютер, планшет, заманча телефоннарны куланырга өйрәнеп тә тә гади генә чисталык кагыйдәләрен белмәгәннәрне. Югыйсә, мәктәп-бакчаларда да, телевидение аша да табигатьне саклау зарурлыгы хакында һәрдаим сөйләп торалар. Экология хезмәткәрләре күзәтеп, кайвакытта саллы гына штрафлар белән җәзалап торса да, бу барыннан да элек һәркемнең эчке дөньясының матурлыгы, әхлаклыгы, тормыш кыйммәтләрен аңлый белүеннән килә шул. “Әдәпкә күнсәң – адәм булырсың, яманга күнсәң – әрәм булырсың” ди халкым мәкале. Чисталыкка да, табигатьне сакларга да кечкенәдән өйрәнергә тиеш шул без, әни сөте белән керегә тиеш ул безгә. Бу кагыйдәләр кардай ак кәгазь битенә генә түгел, күңел түребезгә язылырга тиеш.
Нәфыйкова Рания Илфат кызы



