Киләчәгебез якты булсын өчен
- Подробности
- Автор: Шаймарданова Муслимя Габдулхаевна
-
Категория: Экология
-
Опубликовано 07 Июль 2017
-
Просмотров: 631
Шайдуллина Рушания Рустамовна, 10 класс
Шаймарданова Муслимя Габдулхаевна
Учитель татарского языка и литературы
МБОУ "Верхнечелнинская СОШ"
Киләчәгебез якты булсын өчен
Эссе
Мин авылга кайтанда, кич җитеп килә иде инде. Офыкка кереп баручы март кояшы күзләрне чагылдыра. Чаңгы кар өстеннән җилдерә генә! Искитмәле кич! Кичке кояш нурларына күмелгән авыл шундый матур! Авылыбызның табигатенә сокланып туймаслык.
Хозурланып басып торганда, күзем югары оч бакчаларыннан килгән эзгә төште. Ап-ак карда караңгы таплар калдырып, кемдер басуга чыккан. Ерактан ук ярылып яткан бу эзләрнең кая бара икәнлеген беләсем килде дә, эзләр буйлап, каенлыкка таба киттем. Бераз барганнан соң гына, бу билгесез кешенең нигә басу уртасында кар ерып йөргәнен аңладым: ул монда бер капчык чүп ташлап калдырган. Капчыкны күргәч, күңелем әллә нишләп китте. Башыма сыймый иде бу хәл. Нигә монда ташлап киткән инде ул чүпләрен? Нигә бакчасында гына яндырмаган? Нишләп чүплеккә илтмәгән, ерак та түгел ич инде ул. Бәлки, кыргый хайваннарга азык калдырып киткәндер дигән өмет белән якынрак барып карадым, ләкин капчык чүп-чар белән тулы иде. Ап-ак кар дөньясы уртасында - ертык пакетлар, иске газеталар, лимонад һәм кетчуп шешәләре, консерва калайлары белән тулган шакшы капчык.
Өйгә кырылган кәеф белән кайтып киттем. Ишегалдында Акбайның карда казынганына игътибар иттем: үзе үк яшергән сөякләрен эзлидер инде. Без биргән азыкның артканын ул оясы тирәсендәге карга, ә җәй көнендә исә туфракка күмеп куя - теләсә кайда аунап ятмый аңа кимерергә биргән сөякләр. Шулай кара көнгә үзенә запас әзерли, күрәсең, киләчәкне кайгырта. Ул сөякләрне күмгәч, ишегалды да чиста булып тора, бәлки, этебез әйләнә-тирә чиста булсын өчен шулай эшлидер?.. Ә кайбер кешеләр үз йортлары каршына ук юынтык суларын чыгарып түгәләр, басуга ук чыгып төрле чүп-чар ташлыйлар. Аңламыйм мин андый кешеләрне: ничек инде үз авылыңны, үзеңне үстергән табигатьне пычратырга була? Яшәгән тирәлекне үзебез чиста тотырга тиеш, ләбаса. Хәтта Акбай да аңлый моны.
Кәефсез булуыма апам игътибар иткән икән. “Нәрсә булды сиңа, үскәнем, чаңгыда йөрү ошап бетмәдеме әллә? Әллә берәр куян борыныңа чиертеп киттеме?”- дип шаяртты ул. Шунда мин аңа басуда күргән капчык турында сөйләдем. “Һм-м-м” дип бераз уйланып торгач, апам киенде дә мине үзе белән ишегалдына алып чыкты.
– Әйдә ул ул тәртипсезне акылга утыртып алыйк әле.
– Ничек итеп?
– Капчыкларын үз бакчаларына илтеп бушатыйк.
– Каян белербез соң кемнәрнеке икәнлеген?
– Табигать үзе ярдәм итәр.
– ?
- Карда эзләре ярылып ята иде дип әйттең ич.
...Табигатьне саклау - безнең иң зур бурычыбыз. Табигать безгә әни кебек кирәк, ул бердәнбер. Ул безне ашата, эчертә, яшәү өчен мөһим булган бөтен нәрсәне бирә. Ә без?
Балалар бакчасында ук табигатьне саклау әһәмиятенә төшенгән идем мин. Тәрбиячебез Гөлүсә апа безгә кәгазь кисәкләрен чүплеккә генә ташларга куша иде. Чәчәкләрне өзәргә, кырмыска ояларын туздырырга, бөҗәкләрне һәм хайваннарны рәнҗетергә ярамаганлыгын да, кыш көне кошларга җимлекләр ясарга кирәклеген дә безгә ул өйрәткән иде. Ә әти-әни ишегалды, капка тирәләрен чиста тотарга, сулыкларны пычратмаска, табигатькә чыккач исә җәнлек, кош-кортларга тимәскә кирәклеген төшендереп үстерделәр. Колга башларына куйган сыерчык ояларындагы “канатлы гаилә” тормышын да бергәләп күзәтергә, шуңа сөенә белергә өйрәтте безне әти белән әни.
Мин үзем апабыз әйткән сүзләрне, әти-әниемнең киңәшләрен беркайчан да истән чыгармыйм. Ләкин планетабыз бик зур, кешеләр дә төрле-төрле. Табигатьне пычратучылар да җитәрлек. Алга таба да шулай дәвам итсә, киләчәгебез нинди булыр? Гомумән, булырмы ул киләчәк? Телевизор экраннарында, газета битләрендә завод-фабрикаларның тирә-юньне, без яшәгән мохитне, планетабызны пычратуы, агулавы турында сөйләнсә, әй зарланабыз, ачуланабыз. Кулыбыздан килсә, ул наданнарны акылга утыртып алудан да баш тартмас идек. Ә үзебез?..
2013 ел Татарстанда, Рәсәйдә һәм барлык СНГ илләрендә экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак билгеләнгән иде. Ул елда табигатьне саклау өчен төрле чаралар оештырылды. Ә 2017 нче ел исә Рәсәй күләмендә Экология елы дип игълан ителде. Быел да табигатьне саклау төп тема буларак барлык чараларда билгеләнә. Бу өлкәдә шактый эшләр алып барыла: агач утырту, шәһәрләрне яшелләндерү, санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм юк итү, сулыкларны чистарту һәм башкалар, һәм башкалар. Ләкин кайдадыр югарыда утыручы җитди абыйларның әһәмиятле законнар чыгарып, ниндидер мөһим чаралар күрүен көтеп утырырга түгел, ә бик гади нәрсәне аңларга кирәк безгә. Үзебез яшәгән, дөньяның матурлыгын күрергә, тормышны яратырга өйрәткән туган җиребезне пычратмаска гына кирәк. Кайчан аңларбыз икән без моны, Җирдәшләр?!
Апам белән чүп капчыгын “чисталык яратучының” үз бакчасына илтеп дөрес эшләгәнбезме-юкмы әйтә алмыйм. Ләкин авылыбыз табигатен пычратуларына битараф калырга тиеш түгеллегебезне ачык аңлыйм. Әтием, бик яратып, укучы вакытта тимурчылыкка йөрүләрен искә ала. Бәлки, безгә дә бу эшне тогызырга кирәктер, тик әби-бабайлар гына түгел (аларны хәзер социаль хезмәткәрләр дә карый), бигрәк тә табигать мохтаҗ бүген безнең ярдәмгә. Һәр мәктәптә “Яшел патруль” оештырып, бәлки, язгы һәм көзге өмәләрдә генә түгел, ә ел дәвамында табигатьне чүп-чардан арындыру операцияләре үткәреп торырга кирәктер. Өлкәннәрнең кулдан җитәкләп илткәнен көтмик, әйдәгез үзебез чыгыйк табигатькә. Тәннәребез чыныгыр, рухыбыз сәламәтләнер, күңелләребез яңа яуган кар шикелле ак, киләчәгебез март кояшы кебек якты булыр.
Шәйдуллина Рушания Рөстәм кызы



