Чишмәләр иле син, туган як!
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

 «Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”

Чишмәләр иле син, туган як!

сочинение

Әфләтунова Айсылу Марсель кызы,

8 нче сыйныф укучысы

Укытучы: Гәрәева Резеда Илкам кызы

Су! Синең тәмең дә, төсең дә юк; сине тасвирлап бетерергә дә мөмкин түгел, нәрсә икәнеңне белмичә генә синең белән ләззәтләнәләр! Сине тормыш өчен кирәк дип әйтеп булмый, чөнки син - үзең тормыш.

2017 нче ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителде. Бу хакта президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында җиткерде. Шулай итеп, республикада Парк һәм скверлар, Су саклау зоналары елы кысаларында башланган эшләр дәвам иттерелә.

Татарстан Республикасының  башка төбәкләре кебек үк безнең  Азнакай районы да сулыкларга, чишмәләргә бай як. Районыбызда  күптәннән инде нефтьчеләребез көче белән күпме чишмәгә җан өрелде, алар чистартылды,төзекләндерелде,чын сәнгать әсәре итеп эшләнелде.

Районыбызда чишмәләр җитәрлек! 107 чишмәбез бар! Аларның исемнәре генә  ни тора: “Илһам” чишмәсе, « Саф чишмә”, « Батыр таш» чишмәсе, “Әнкәй” чишмәсе һәм башкалар.  Аларны төзекләндерергә Азнакайда беренчеләрдән булып 1994 елда керешәләр. Хәзер аларның барысы да һәркемне сокландыра.

Безнең өчен чишмә нәрсә ул?

Чишмәләр - су чыганагы да, гүзәллек чыганагы да, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да, экология дә, табигать чарасы да ул.

Азнакайлылар чишмәләрне чын мәгънәсендә табигать һәйкәленә әверелдерделәр. Чишмәләр тирәсендә ял итүче яшьләр дә, гаиләләре белән ял итүчеләр дә очрый. Аларның барысы да табигать кочагында хозурланалар, иркәләнәләр кебек тоела.

                     Нефтьчеләр кулы белән гаҗәеп архитектура әсәрләре калкып чыга, искиткеч комплекслар төзелеп, гүзәл ял итү урыннары булдырыла.

1995 елда  Актүбәнең « Саф чишмәсе» эстетик матурлык белән бөтен Татарстан АҖ (акционерлык җәмгыяте) бүлекчәләрендә төзекләдереп чишмәләр арасында беренче урынны алган иде, ә 1996 елда «Ялгыз каен» ( Чалтаймас авылында) чишмәсе суының тәмлелеге, чисталыгы, йомшаклыгы белән 1 нче урынга чыкты.

Нефтьчеләребез Мәсгут авылында үзенең матур капкалары, чишмә тирәсендә үсеп утырган агачлары белән һәркемнең күңелен үзенә тартып торырдай искиткеч ял итү урыны - « Батыр таш» чишмәсе кордылар.

                      «Каенлы чишмәсе». НГДУ «Азнакайнефтьнең»
УТТ берләшмәсе 1997 нче елда төзекләндерә  һәм тормыш бирә.
Чишмә шәһәребезнең көнбатыш ягында, тау итәгендә каенлыкта
урнашкан. Чишмә янында гына түгәрәк күл җәелеп ята. Бу күл аша
салават күперен хәтерләтеп , зур күпер салынган. Зур таш кырында
чуен чүлмәк утыра, аннан чыккан саф су улак буйлап фонтан агып
төшә. Фонтан кырында озын томшыклы ике торна, әйтерсең лә, чишмә суын эчәргә төшкәннәр. Утырып ял итү өчен матур беседка ясап куелган. Төннәрен көн яктылыгы бирә торган фонарьлар аның суын көмеш төскә кертеп торалар.

             « Хәсән чишмәсе» бик борынгы чишмә. Ул Азнакай шәһәренең Әхмәдиев урамында урнашкан. Аны 1995 елны экоцентр төзекләндерде. Алар аны чикләделәр һәм торбадан су агып китә торган канал төзеделәр. Чишмәнең торбаларыннан сәгатенә 1,9 литр куб. су ага. Аның суы бик тәмле, чөнки чишмәнең суының составында заралы катнашмалар юк.

 « Ташурта чишмәсе». Азнакайның иярчен авылы Мәнәвездә халык озак вакытлар тәмле суга тилмерә. Тынгысыз пенсионер Г.Хәсәншин, башка тупсаларын таптагач нефтьчеләр катына килә. Аксакалның сүзенә колак салалар. 1996 елда скважина ремонтлаучылар тырышлыгы белән авыл халкы сулы була. Нефтьчеләр чишмә янында балалар өчен уен мәйданчыгы да ясап куйганнар. Уйлары бик гади һәм гадел: әниләре су алган, ял иткән арада, сабыйлар уен белән мәш килә.

                           Актүбә бистәсендә “Ак чишмә” - ак каен урманы
эчендә, ял йорты янында гына. Тауга күтәрелгән биек баскычка
менеп, каеннар өсләренә карап торсаң- күзләрең рәхәтләнә, чишмә
челтерәгәнен тыңласаң - колакларың изри, бер йотым салкын суын
эчсәң, җаның сихәтләнә. Ял итүче парлар өчен мәхәббәтле урын.

                       Иске Актүбәдән берничә чакырым ераклыктагы «Наратлык чишмәсе» хәзер Азнакай районының ачык һавадагы кунакханәсенә әйләнде. Нефтьне комплесклы әзерләү корылмасы коллективы үзенең иҗат җимешен һәркемне сокландырырлык итү өчен хыялын да, көчен дә кызганмаган. Алар табигать бүләкләрен - тау, күл, урманны бик уңышлы файдаланганнар. Аларга таш, агач, судан торган әкияти корылма да өстәгәч, манзара хасил булган.Яктыртылган фонтанлы, агач утыргычлары һәм хәтта банкет залы булган бу гүзәл тарафта ял итү — үзе бер хозур!

                         «Әнкәй чишмәсе»н Азнаканефть идарәсе
төзекләндерә. Әгер авылында мәктәп тә, клуб та юк. Шуңа күрә бу
чишмә буе үзенә күрә бер амфитеатр шикеллерәк эшләгән: монда
концерт та карап була, күңел дә ачып була. Чишмәнең исеменә
килгәндә «Әнкәй чишмәсе» дип бик борынгыдан атыйлар аны. Чыннан
да әнкәй сыман юмарт- мул сулы бу чишмә. Әнкәй күңеле шикелле саф...

                      «Ядкарь чишмәсе»н Азнакайнефтьнең ЦНИПР
коллективы корган. Каменка авылы читендә Бөек Ватан сугышында
һаләк булганнар хөрмәтенә салынган һәйкәл тора. Аны өч сугыш
үткән М.Чекус, авылдашларының якты истәлеген мәңгеләштерү өчен,
үз акчасына салдырган. Кайчандыр зур гына булган Каменканың
барлык ирләре менә шул һәйкәлдәге озын истәлеккә «күчкән».
Каменка беткән: йортлары искереп, урамнары бушап калган.

Соңгы елларда менә шул бетеп баручы авыл яңадан тугандай булды. Нефтьчеләр яр астындагы чишмәне чистартып, елга аша асылма күпер үткәрделәр. Ялгыз һәйкәл моңаеп торган урман алды аланы җанланып китте.

                          «Бәллүр чишмә»не Азнакайнефть идарәсе
күркәмләндергән. Микулино авылы яныннан узучы юлчылар биредә
озак тукталып тора.

                      Су - безнең төп байлыгыбыз. Су булмаса, ипи дә, башкасы да үсми. “Кайда су - шунда  тереклек”  дигәннәр борынгылар.  Безнең ата-бабаларыбыз табигать хәзинәсенә рәхмәтле булганнар. Алар сулыкларга изге әйбер итеп караганнар.Чишмәләрне авылның ихтирамга лаек кешеләре, картлары күзәтеп, карап торганнар. Димәк, безгә дә чишмәләрне саклап, карап, чистартып торырга кирәк. Чишмә яннары ял итеп китә торган, кызыгып туктап, матурлыгына сокланып карый торган урын булсын иде! Чишмәләребез җырда җырланганча, илләргә иминлек теләп, челтерәп аксыннар! Чишмәне савыктыру- иң башлап күңелебезне савыктыру ул. Чөнки чишмә - су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга, аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр.

Иншамны Әнәс Исхаков язган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

                                      Чишмәләр иле син, Туган як!

Еракка китмәгез су сорап.

Бу җирдә таулардан көй алып,

Чишмәләр яшиләр чылтырап. 

У вас нет прав для создания комментариев.