Тылсымлы әкият
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Татарстан республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы
Зирекле лицее

“Тылсымлы әкият”
(Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен сценарий.)

Эшне башкарды:беренче квалификацион
категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Гайфетдинова Әлфия Хәлфәт кызы.

2012 ел.
Тылсымлы әкият.

Сәхнәнең бер почмагында Кыш бабай йорты. Икенче якта Баба-яганың өе. Сәхнә матур итеп бизәлгән. Зал уртасында чыршы. Балалар матур костюмнардан, маскалардан. Яңа ел каршыларга җыелганнар.

Катнашучылар:
Король
Кар кызы
Саескан
Баба-Яга
Кикимора
шайтаннар
Лиса Алиса
Кот Базилио
Карт -кооператор
Әби
Кыз
Жучка
Тычкан
Беренче күренеш.
Катнашучылар: Король, Снегурочка.
Король.
Инде Яңа ел җитә,
Җитешеп булмый һич тә,
Өлгерергә барысына,
Ә вакыт тиз ашыга.
Бәйрәм үтсен шәп итеп,
Булмасын сынык-китек.
Үсмәсен дип койрык,
Языйм әле боерык!
Кызыкаем,кил әле,
Эшнең иң кызган мәле!
Кар кызы
Бабакаем, мин монда!
Китериммме чәй сиңа?
Король.
Югалдың әле бүген..
Чәйләп торыр чак түгел,
Әйдә, эшкә керешик,
Боерык бергә төзик.
Башка эшсез йөремә,
Шушы киңәш үзеңә.

Мырлама инде бабай,
Син бит биииик әйбәт бабай,
Король.
Һәр әйткәнне яза бар,
Кәгазь белән каләм ал!
Кар кызы.
Ээээх бабай, оныттыңмени,
Мин бит ас компьютерда,
Бары әйтеп тор гына!
Король
Я,я,кызым, масайма,
Син утыр да,яз әйдә.
Боерык. Параграф 1.
Бар халык җыелсынар,
Яңа елны матур итеп,
Бергә каршы алсыннар.
Параграф 2.
Иң кәттә киемнәр белән
Карнавалга барырга,
Ел уңышлы булсын өчен,
Күңел ачып калырга!
Параграф 3.
Биергә дә, җырларга да,
Елмаерга, көлергә,
Шаярышып алыр өчен
Теләк булсын һәркемдә!
Искәрмә:
Кемдә булмый бу теләк,
Түзәргә кирәк димәк.
Параграф 4.
Бөтен явыз көчләргә,
Олыларга, яшьләргә,
Кечеләргә,зурларга:
Тәрбияле булырга!
Алайса Яңа елга
Беркем дә керә алмас!
Туңдырырмын, өшетермен,
Беркем киртә була алмас!
Параграф 5.


Яңа ел боерыгын
Принтердан син чыгар.
Башкаларга җиткерергә
Карбабай юлга чыгар.
Кар кызы.
Син кайгырма, бабакай,
Мин факстан җибәрәм.
Карбабай да айфоныннан
Смслар җибәрер.
Ә син ял ит берара,
Телевизорны кабыз да,
“Универ”ны син кара.
Король белән кызы китәләр.
2 нче КҮРЕНЕШ
Катнашалар:
Саескан
Баба-Яга
Кикимора.
Тавык аяклы өй яныннан Саескан килеп чыга.
Саескан.
Мин ак түшле Саескан,
Торганым - кара урман.
Һәркемнең күз карашы
Минем күңел алмасы.
Үзем шул хәтле оста,
Сүз гайбәте сатарга,
Дөнья чәйнәп ятарга,
Эссене дә яратамын,
Салкынга да чыдаммын,
Яңа ел бәйрәменә дә
Иң беренче очармын.
Себеркегә атланган Убырлы Карчык керә.
Убырлы.
Кем давыллар куптара,
Каты тавыш чыгара,
Тынычлыгымны боза?
Таба белән килермен,
Бәәк тәмләп пешерермен,
Рәхәтләнеп ашармын,
Сый табыны ясармын.
Саескан сызгырып, куркып очып китә.
Убырлы.
Минем исем – Убырлы,
Үзем шундый ягымлы,
Ныклап тотам барчасын,
Хезмәтчеләр – кул асты,
Яшим, эшлим, ни телим
Чикләүләрне бер белмим,
Шайтаннар – минем дуслар.
Ышанычлы булышчылар.
Бер сызгыруым җитә,
Алар йөгереп килә.
Яшел сәләмәләрдән киенгән Кикимора килеп чыга.
Кикимора.
Мин – урман Кикиморасы,
“Гадел” сүзен бер белмим,
Явызлыклар эшләмәсәм,
Көннең рәхәтен күрмим.
Урман кызы мин үзем,
Акыллымын, матурмын,
Шайтаннар, Убырлы белән,
Бик тә, бик тә татумын.
Урман кызы булсам да,
Көне-төне хәсрәттә.
Һаман сайлап бетералмыйм,
Кем чутыннан яшәргә.
Убырлы белән Кикимора исәнләшәләр, кочакланышалар.
Ашык-пошык Саескан очып керә.
Саескан.
Рөхсәтме утырырга?
Зур хәбәрем бар сиңа,
Яңа ел боерыгы
Шахиттыр-коерыгым,
Җибәрделәр факска.
Убырлы.
Фи, куркыттың, ой үләм,
Яктырды дөнья перәм,
Бер боерык гомеремдә
Ишетмәдем, күрмәдем дә,
Җитмәс әле андый көн,
Убырлы үзеннән кала
Кемгәдер буйсынган көн!
Саескан.
Ә Яңа ел бәйрәменә
Юкмы барырга теләк?
Анда барыр өчен хәзер
Әйбәт булырга кирәк.
Җен-шайтаннар “транс”та,
Убырлы.
Хмм, вәт мәсьәлә икән,
Банкка мин барырмын.
Баксларны снимать итеп.
Разборка оештырырмын.
Убырлы, Кикимора, Саескан сәхнәдән китәләр.
3 КҮРЕНЕШ
КАТНАШАЛАР:
Күбәләк Агя
Шайтаннар
Төлке Алиса
Песи Базилио
Кикимора.
Сәхнәгә яшь Убырлы чыга. Матур прическалы, кыска итәктән, ачык макияж, ялтыравык муенсалардан. Тавык аяклы йорт ШИКП (Шайтаннарча индивидуаль кооператив предприятие)гә әверелгән , “Агя күбәләге” дип язылган.
Агя күбәләге.
Менә шул апартаментта
Мин бик тырышып яшим,
Яңа елга атларга да
Үтереп күңел тели.
Эшем кәнишне бик күп,
Баш төртергә вакыт юк,
Бу әкияти халык,
Криминалга кермәкче,
Уйламый-нитми генә,
Крутой булып йөрмәкче.
Акыл белән эш кирәк,
Сак булу да бигрәк,
Совещание җыярга,
Берәр план тупларга.
Күбәләк китә, Шайтаннар, Кикимора, Алиса, Базилио керәләр. Урындыкларга утыралар, үзара сөйләшәләр. Күбәләк чыккач, алар шаккаталар, убырлыны танымыйлар.
Күбәләк Агя.
Я ничек, мин ничемы?
Ашыкмыйча карагыз,
Күз тидереп калмагыз,
Хәзер мине тыңлагыз:
Яңа елга барабыз,
Заманча булу яхшы,
Койрыкларны кисәргә,
Мөгезне юк итәргә!!!
Шайтаннар.
Убырлыкаем, тукта,
Син булгансың бик текә,
Тик без алардан башка
Эшли алмыйбыз бер эш тә!
Күбәләк Агя.
Примитив бу, примитив!..
Елмаерга әйдәгез,
Өйрәнегез һәммәгез.
Шайтаннар.
Безнең ми өчен түгеееел...
Күбәләк Агя.
Бусы минем боерык!
Имиджыгыз үзгәрсен,
Яңа елга һәркайсыгыз
Яңарган булып керсен!
Күбәләкнең телефоны шалтырый.
Күбәләк Агя.
Алло, бу кем?
Әәәә, Кащеюшка, Кащей!
Егылам бу сүзләрдән,
Налог түләү – башка сыймаслык бит хәл!
Лучше кунакка әйдә,
Вәт шулай шул, бигайбә.
Джипмы, опельмы, кайсы?
Зәңгәр түгел, карасы.
Сөйләштек, пока, пока,
Булырмын синең янда.
Күбәләк Кикимора янына килә.
Күбәләк Агя.
Ә сиңа, минем җаным,
Ябыгу кирәк тагын,
Күлмәгеңне алмаштыр,
Прическаңны караштыр,
100 бакс җитәр бүгенгә,
Хәзер марш өеңә!
Күбәләк Агя Алиса белән Базилио янына килә.
Күбәләк Агя.
Алисәкәй, кадерлем,
Син болай да бик күркәм,
Акылың да бик җиткән,
Базилионы селкет,
Кешечәрәк киендер,
Бик матур пар булырсыз,
Бәйрәмгә дә барырсыз.
4 КҮРЕНЕШ
КАТНАШАЛАР:
Карт-кооператор
Төлке Алиса
Песи Базилио
Әби
Кыз
Жучка
Тычкан
Күбәләк Агя
Сәхнәгә капчык күтәреп карт чыга, капчыкта «$» дип язылган.
Карт.
Үземнең түтәлемдә
Мин Долларлар үстердем,
7 кат тиремне түгеп
Көне-төне эшләдем.
Әби чыга, картның җиңеннән тарта.
Әби.
Бирче, картым, итеккә,
Дубленкага, иннеккә.
Карт.
Я, карчык, җитәр инде,
Юк дидемме, юк инде!
Кыз.
Бабай, ноут кирәк бит,
Интернетсыз яшәүләр дә
Бу тормышта кыен бик!
Карт.
Урысча әйтәм хәзер, Нет!
Жучка.
Бабааай, йоным коела,
“педи гри” кирәк миңа!
Карт.
Хыялланма да!
Тычкан.
Бик ябыктым, күрегез,
Сөтме, сырмы, бирегез!
Карт.
Амбарны юк иттегез,
Бирмим берни, китегез!
Базилио белән Алиса чыгалар.
Төлке Алиса.
Бабай, эш бар монда, yes!
Ә ул «Полюшко Чудес».
Песи Базилио.
Бизнес дөрес, бабакай,
Син ышан, давай, давай!
Капчыкны китер монда,
Син алырсың процентлар
Баксларда!
Төлке Алиса.
Юк, центта!
Күбәләк Агя чыга. Ул бабайга елмая, үзенә чакыра. Бабай капчыгы белән сихерләнгән шикелле бара.
Песи Базилио.
Менә сиңа эш,кара...
Төлке Алиса.
Ташлады безне апаң!
Песи Базилио.
Сүз дә әйтеп тормады,
Берне генә елмайды,
Акчалы булып калды.
5 КҮРЕНЕШ
Действующие лица:
Король
Снегурочка
Карт-кооператор
Күбәләк Агя
Сәхнәдә Король белән кызы. Алар янына карт килә.
Король
Проблемаларыңны беләм,
Саесканнар җиткерде.
Үзең гаепле,картым,
Кемнәр белән йөредең?
Карт.
Мин җәзалы, әрләмә,
Эчем тулы кәрләләр,
Ярдәм итче син миңа,
Акчаларны алырга.
Король
Алдан ук әйтеп куймыйм,
Алар үзе килерләр,
Акчаны да бирерләр.
Күбәләк үз компаниясе белән килә. Алар барысы да бәйрәмчә киенгәннәр.
Король
Минем сүзем бетмәде,
Ә алар килеп җитте,
Сезне танырлык түгел,
Сүзегез бармы бүген?
Күбәләк Агя.
Без боерыкны үтәдек,
Менә бәйрәмгә килдек.
Король
Тәрбияле булырга
Имидж үзгәртү җитми,
Үзегезгә карагыз,
Явыз уйларыгызны да
Сез юк итеп карагыз.
Күбәләк Агя.
Гафу ит Король безне,
Аңладык үзебезне,
Бераз Вакыт бирегез,
Төзәлербез, күрерсез.
Ә капчыкны, мәгез, мә,
Кирәкми безгә бер дә.
Бәйрәмгә тик алыгыз,
Шуны теләп калабыз.
Король
Бәйрәм ямен җибәрмик,
Әйдәгез, бергә барыйк,
Уйлансын бераз халык,
Кайда бар икән хаклык!
Снегурочка.
Я бабай, җитте, җитте,
Бәйрәм итикче инде!
Король Бәйрәм башлана димәк, Биик әйдә бергәләп!

У вас нет прав для создания комментариев.