Саулык - зур байлык
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
ЛАЕШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
ТАТАР ЯНТЫГЫ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

Саулык – зур байлык
(7 нче сыйныфта тәрбия сәгате)

Сыйныф җитәкчесе:
Насыйрова Ә.Х.

Саулык – зур байлык
Максат.
1.Укучыларда кешенең сәламәтлеге, аның билгеләре һәм аны саклауның зарурлыгы турында фикер тудыру.
2.Саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт булуы хакында укучыларның белемнәрен камилләштерү;
3.Сәламәтлекне саклауга, аның кадерен белергә омтылыш уяту.

Җиһазлау. Компьютер, презентация, экран, сәламәтлек турында рәсемнәр.

Дәрес барышы.
I. Кереш.
(«Әссаләмагаләйкем » җыры Г.Садә сүзләре, Р.Ахиярова көе. )

Укытучы. Хәерле көн, кадерле укучылар, әти – әниләр, килгән кунаклар! Җырда әйтелгәнчә, ил-көнебездә иминлек, тынычлык булсын, үзебез һәм якыннарыбыз сау-сәламәт булсын дигән изге теләк белән әңгәмәбезне башлап җибәрик.
Укытучы.
Халкыбыз элек-электән бик тапкыр булган. Тирән мәгънәле фикерләрне гади генә итеп әйтә белгән. Без аларны мәкальләр һәм әйтемнәр дип йөртәбез. Сезнең аларны ни дәрәҗәдә белүегезне тикшереп карыйк әле. Экранда мәкальләрнең беренче өлеше күрсәтелгән, ә сез аларның ахырын табып әйтергә тырышыгыз. Ә аннан соң дәресебезнең темасын ачыкларбыз.
Байлык – бер айлык,(саулык – гомерлек).
Байлыкның башы — (тазалык).
Гыйлемнән яхшы дус юк, (чирдән яман дошман юк).
Пакьлек сөйгән (сау булыр).
Саф һава — (тәнгә дәва).
Сәламәтлек – җәүһәр, (ләкин тиз югала).
Таза булсаң,( таш та ярып була).
Саулык — (зур байлык).

Укучылар, пакьлек сөйгән сау булыр дигән мәкальнең мәгънәсен аңлатып үтик әле. (Пакълек — чисталык дигән мәгънәне аңлата. Әгәр кеше һәрвакыт үзен чиста, пөхтә йөртсә, ул сау-сәламәт була.
Сәламәтлек – җәүһәр, ләкин тиз югала дигән мәкальне ничек аңлатырсыз? Нәрсә ул җәүһәр? Җәүһәр — кыйммәтле таш. Әгәр аны сакламасаң, ул югалырга мөмкин. Сәламәтлек тә шулай. Әгәр сау-сәламәт вакытта саулыкның кадерен белмәсәң, ул бик тиз югала. Ә югалткан саулыкны кире кайтару бик кыен. Шуңа күрә, сау-сәламәт булганда, аның кадерен белергә кирәк.
Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез? Сәламәтлек турында сөйләшербез
Әйе, укучылар без бүген сезнең белән “Кешегә сәламәтлек ни өчен кирәк?” дигән темага сөйләшү алып барырбыз, сәламәтлек буенча фикер алышырбыз, кеше сәламәтлегенең кыйммәте һәм аны саклау ысуллары турында сөйләшербез, сөйләшү барышында сәламәтлегебезгә турыдан-туры тәэсире булган дару үләннәренең, ашау-эчүнең, киемнең тәэсире турында кызыклы гына белешмәләр тупларбыз.

II. Төп өлеш.
- Ә хәзер “Нәрсә ул сәламәтлек” дигән темага дискуссия үткәрербез.
1. Нәрсә ул сәламәтлек ? Сәламәтлекне сез ничек аңлыйсыз? (Аңлатмалы сүзлектән карарга)
Укытучы. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләмәсе буенча – сәламәтлек – ул авырмау яисә физик кимчелекләр булмау гына түгел, ә физик, психик һәм социаль иминлек тә.
2. Кешенең сәламәтлеге турында нинди билгеләр буенча фикер йөртеп була?
Слайд “Сәламәтлек билгеләре”
• Зарарлы факторлар тәэсиренә (авыруларга, начар экологиягә һ.б) организмның каршы торучанлыгы.
• Яшүсмернең яшенә туры килә торган буй һәм үсеш күрсәткечләре
• Бер авыру белән дә авырмау
3. Безнең сәламәтлегебез нәрсәгә бәйле булырга мөмкин? (ашаудан, кәефнең нинди булуыннан, гигиенаны үтәүдән)
Чынлап та безнең сәламәтлегебез дөрес туклануга бәйле. Дөрес туклану турында сөйләү өчен сүзне Айсылуга бирәбез
4. Кеше сәламәтлеген какшатуга китерә торган аеруча еш очраучы хәлләрне атагыз. (авыру, тән җәрәхәтләре, тәмәке тарту, алкоголизм, наркомания)
- Әйе, укучылар, аракы, тәмәке һәм наркотиклар – сәламәтлек дошманнары. Ә хәзер аларның кеше сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә зыян китерүен карап китик.
Слайд.
- Аракы эчүчеләрнең бавырлары зурая һәм таркала.
- Алкоголь белән мавыккан кешеләр йөрәк – кан тамырлыры авырулары белән 20 тапкыр ешрак авырый.
- Алкогольне даими куллану гомерне якынча 10 елга кыскарта.
Сезгә өстәмә мәгълүматлар табып килергә кушылган иде, әйдәгез, рәхим итегез.
Слайд.
- Тәмәкедә никотин бар. Ул бик агулы: иң куркыныч дозасы гәүдә массасына карата 1г/кг. Әлеге дозага якынайганда никотин сулыш алу үзәген зарарлый; никотин белән агуланган очракта кеше сулыш параличыннан үлә.
- Никотиннан кала тәмәкедә эфир майлары да була, алар да йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеген бозалар һәм бу яктан алганда никотин китергән зыянга өстәлә.
- Тәмәке тарту аркасында гомер озынлыгы 6-8 елга кыскара дип исәпләнә
Слайд.
- Наркотик матдәләр кеше организмын тулысынча зарарлый. Кеше наркотик колына әверелә
- Наркотик кулланган кешенең тән тиресе саргая, сөякләре сынучан була, чәче коела, акылы зәгыйфьләнә, кызыксынулары югала, ул тиз картая
- Бик сирәк наркоман гына 30 яшькә җитә. Ул артык доза алудан , йөрәк эшчәнлеге бозылудан, төрле йогышлы авырулар белән зарарланудан үлә
5. Күз алдыгызга китерегез әле, әгәр кеше көненә ун мәртәбә бармагын зажигалка утында тотса, ни булыр иде? Үзен шундый сынауларга дучар иткән кешене сез кем дип атар идегез? (Үз сәламәтлеген үзе бетерүче кеше)
Укытучы. Алкоголь таркалу нәтиҗәсендә барлыкка килә торган зарарлы матдәләр белән берөзлексез көрәшүче алкоголикның организмы шундый ук сынауларга дучар ителә. Тәмәке тартучы да тәмәке төтенендәге продуктлардан үзен чистарту өчен шулай ук көч сарыф итә. Наркотик организм тукымасының агулануына китерә, наркоманның бөтен көчен юкка чыгара
Алга таба сәламәтлекне саклау һәм ныгытуның ысуллары турында сөйләшербез.
- Сәламәтлекне саклауның һәм ныгытуның нинди ысулларын беләсез?
Чыныгу, физик күнегүләр, дару үләннәре белән дәвалану (фитотерапия)
- Укучылар, чыныгу турында сез нәрсәләр беләсез? Кояшта, саф һавада йөреп һәм суда коенып чыныгырга мөмкин. Саф һавада чыныгу ел буе дәвам итәргә мөмкин, ләкин салкында бөтенләй туйганчы йөрергә, кояшта бөтенләй пешкәнче кызынырга ярамый)
Слайд.
Укытучы. Әйе, укучылар. Кояш белән чыныкканда бик сак булырга кирәк. Кояш нурларыннан дөрес файдаланмасаң, чыныгу түгел, үзеңә авыру аласың. Кояшта кызынуны 5 – 10 минуттан башларга кирәк. Вакытны ярты сәгатькә җиткергәнче, көн саен 5 минуттан арттырырга ярамый. Тәннең бар өлешен дә тигез кыздырырга кирәк. Иң файдалы кызыну вакыты – иртәнге 9 дан 11 гә кадәр, кичен 4 тән алтыга кадәр кызынырга була. Кызынганда баш киеме булу мәҗбүри.Бу чорда атмосфера тән тиресе өчен кирәк булган ультрашәмәхә нурларын яхшы үткәрә.
- Организмны чыныктыру өчен билгеләнгән нинди су процедураларын беләсез?
Юеш сөлге белән тәнне ышкыну, баш түбәсеннән су кою, суда коену
- Юеш сөлге белән тәнне ышкыну дигәнне сез ничек күзаллыйсыз?
Юеш сөлге белән тәнне һәркөнне ышкырга мөмкин. Гадәттә ул иртәнге гимнастикадан соң башкарыла. Башта сөлгене салкын суда чылаатырга, аннары бик әйбәтләп тәнне ышкырга кирәк. Юеш сөлге белән сөртенүне аяклардан башларга, аннары кулларга, күкрәккә, аркага күчәргә кирәк. Сөртүнең төп шарты – барлык хәрәкәтләр дә йөрәккә таба юнәлештә башкарыла.
Укытучы.Сөлгене чылатып сөртенгәндә, суның температурасы 33-34 градус булырга тиеш. Температураны 18-20 градуска җиткергәнче, 2-3 көн саен 1 әр градуска төшерә барырга киңәш ителә. Беренче ун көндә процедура 1 минут вакытны ала, аннары аны 2-3 минут һәм 4-5 минутка кадәр озайтырга кирәк.
- Бездәге чыныктыру процедураларына мисаллар китерегез. Салкын су белән юыну, аякка ванналар ясау, яланаяк йөрү
Укытучы. Яланаяк йөрү – иң гади чыныгу ысулы. Башта бүлмәдә 10-15 минут яланаяк йөрүдән тотынырга, аннары вакытын әкренләп озайтырга кирәк. Ә җәй көнне кояш нурларыннан җылынган юлда йөрүдән башларга, аннары кипкән үлән өсләрендә йөрүне дәвам итәргә һәм шуннан соң гына салкынча елга суында һәм иртән чыктан чыланган яр буйлап йөрергә мөмкин.
- Әйтегез әле, чыныгуны ничә яшьтән башларга мөмкин? (Теләсә кайсы яшьтән)
- Киенә белү чыныгуга ярдәм итәме? Киемне ел фасылына туры китереп сайларга кирәк, артык җылы киенергә ярамый, шулай ук кышын бүрексез һәм курткасыз йөрергә дә ярамый, ә җылы бинада һич тә артык җылы киемдә йөрергә кирәкми)
Укытучы. Сәламәтлек — иң зур байлык. Ул акчага сатып алып булмый торган байлык. Дөрес итеп киенү дә, чыныгу да – ул безнең сәламәтлегебез.
]Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм. Ә сез җавабын табарсыз. Аннан соң сүзебезнең нәрсә турында дәвам итүен үзегез әйтеп карарсыз.
Табышмаклар:
1. Конфетка да яхшы мин,
Компотка да яхшы мин,
Беләсеңме ни өчен:
Витаминнар хәзинәсе
Минем һәрбер җимешем (гөлҗимеш)

2. Бик зәһәр һәм шифалы мин
Сызласа кул буыннар.
Яфрагымда, сабагымда,
Яшәү көче бар минем. (кычыткан)

3. Яратам мин таң нурын
Дару минем тамырым
Шикәре дә җитәрлек
Чәй ясасаң кыздырып
Тәме исең китәрлек. (тузганак)

4. Әллә ни ис китәрлек җирем
Юктыр инде шулай да
Әйтим әле: дәвалыймын
Йокысызлык чирләрен,
Ашказаны, һәм бетерәм
Хәтерсезлек чирләрен. (әрем)
5. Дәү әнием әле аны
Чәй итеп тә эчкәли
Сулышларым җиңеләйде
Йөри идем көчкә ди. (мәтрүшкә)
6. Бик күп чиргә дәва мин
Бер уколсыз дәвалыйм.
Иң оста доктор сыман
Ә шифалы чәчәгем
Кызгылт-сары таҗ сыман. (гөлбадран)

Сүз нинди үләннәр турында бара? Дару үләннәре
Дару үләннәре белән дәвалауны икенче төрле фитотерапия дип әйтәләр. Фитотерапия белән дәвалану һәм савыгу, ул һәр кешегә аерым билгеләнә.

Сезгә өй эше итеп әбиләрегездән, әниләрегездән дару үләннәре дәвалану ысуллары турында мәгълүмат туплап килергә кушылган иде. Ә хәзер сүзне сезгә бирәм

Үги ана яфрагы
Сулыш юлларына салкын тигәндә, ютәл, ларингит, фарингит, бронхит, пневмония, астма, туберкулёз, үпкә абсцессын хәтта үпкә гангренасын да дәвалауда файдасы зур. Өстәвенә, үги ана яфрагын гастрит, ашказаны, уникеилле эчәктә җәрәхәт, бавыр, сидек куыгы, бөер авыруларына һәм балаларда диатез булганда дәва. Шулай ук үлекле яраларга һәм кан тамырлары ялкынсынганда яшел яфракларны ботка сыман изеп ябалар.
Туберукулез. 2 стакан үги ана яфраклары согына 1 стакан шикәр пудрасы кушып болгатырга. Көнгә 4-5 тапкыр берәр аш кашыгы күләмендә эчәргә кирәк. Төнәтмәне караңгы салкынча урында сакларга. Әлеге дәвалау чарасын башка дарулар белән беррәттән эчү киңәш ителә.
Тимрәү авыруы (лишай). Яшел яфракларны изеп, тирегә ябарга. Җылы шәл белән бәйләп 20-30 минут тотарга. Көнгә 2-3 тапкыр эшләү киңәш ителә.
Иммунитет. 1-2 аш кашыгы үги ана яфраклары согын көнгә 4-6 тапкыр 7-10 көн дәвамында эчү иммунитетны ныгыта. Берничә сезон эчендә шулай кабатлагыз. Иң яхшысы июнь аенда эчү.
Үги ана яфрагы төнәтмәсен озак эчәргә ярамый. Кире тәэсир, ягъни зыяны булырга мөмкин. Күңел болгану, бизгәк, аппетит югалу, эч кибү, эч авырту, сары авыруы килеп чыкса, дәвалану туктатылырга тиеш. Балаларга 2 яшьтән соң гына эчерергә ярый, авырлы хатыннар, күкрәк сөте ашатучы әниләргә, эчкечелек белән авыручыларга, бавыр авыртканда үги ана яфрагыннан ясалган төнәтмәләрне эчү тыела.
Кычыткан.

Дәваланганда кычытканның яфракларын,кайвакыт тамырын яки үсемлекнең орлыгын кулланалар..Халык медицинасында кычытканны кан туктаткыч итеп кулланалар.Ул төрле канны туктату өчен әйбәт.Дәваланганда кычыткан суын кулланалар.
Подорожник. Бака үләне
Подорожникны гастритка,язва авыруларына хәм сукыр эчәгесе өчен кулланалар. Подорожникның орылыкларыннан төнәтмәне яраларга, киселгәнгә, пешкәнгә шулай ук кан туктату өчен кулланалар.

(Укучыларга дару үләннәре һәм догалар укып дәвалану турында сөйлиләр. Экранда меңьяфрак, ромашка, кычыткан, үги ана яфрагы, канлы үлән, мәтрүшкә һәм башка дару үләннәре рәсемнәре күрсәтелә.)

III. Йомгаклау.
Бүген без сезнең белән сәламәтлек турында сөйләштек. Бүген сөйләшкәннәргә йомгак ясап, “Сәламәтлек кешегә нәрсә бирә?” дигән кечкенә генә инша язып карагыз әле. (Язылган иншаларны тыңлау)
Слайд. Сәламәтлек кешегә нәрсә бирә?
 Үз - үзеңне саклау. Кеше теге яисә бу гамәлдән үзенең гомеренә турыдан – туры куркыныч янавын белсә, ул әлеге гамәлне башкармый.
 Үз – үзеңне камилләштерергә мөмкинлек бирә: “Әгәр мин сәламәт булсам, минем кешеләр арасында билгеле бер урыным була, җәмгыятьтә югарырак дәрәҗәгә күтәрелә алам”
 Маневрларга сәләтлелек: “Әгәр мин сәламәт булсам, җәмгыятьтәге урынымны үзем теләгәнчә үзгәртә алам”
 Мөмкин кадәр күбрәк уңайлыкка ирешү: “Мин сәламәт, мине физик һәм психологик кимчелекләр борчымый”
 Үз сәламәтлегеңне саклаудан канәгать булу: Сәламәт икәнемне тою миңа шатлык китерә, мондый хисләрне тою өчен, барысын да эшлим”

Балалар, сез бүген аеруча тырышып эшләдегез. Чыннан да, дөньяда иң кирәк нәрсә – саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үезенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Бүгенге өйрәнгән кагыйдәләрне үтәсәгез, аракы, тәмәке, наркотик кебек зарарлы нәрсәләр белән мавыкмасагыз – авырмыйча озын гомер кичерерсез. Сәламәт булыгыз.

У вас нет прав для создания комментариев.