Яңа ел тамашасы
- Подробности
- Автор: Фания Зарипова
-
Категория: Классный руководитель
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 8371
Яңа Чишмә муниципаль районы
Зирекле лицее
Яңа ел тамашасы
( Өлкән сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара)
Язды:Зарипова Фәния Рифкать кызы Зирекле лицееның югары квалификацион
категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Яңа ел тамашасы.
Әлеге сыйныфтан тыш чара өлкән сыйныфлар өчен Яңа ел бәйрәмен үткәрү максатыннан язылды. Мәктәп күләмендә үткәрелгән бу чарада барлык сыйныф укучылары да катнаша ала .Сценарий язучы Ф.Яруллинның “Ак яфрак” исемле әсәренә нигезләнеп язылды.
Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
1 а.б.Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар.
2 а.б. Хәерле көн, укучылар!
1 а.б. Бәйрәмебезне башлап җибәргәнче иң элек без нишләргә тиеш әле?
(Залда утыручылар җавап бирәләр.)
Әйе, исәнләшергә тиешбез.Хәзер без сезнең белән исәнләшәбез, ләкин гадәттәгечә түгел. Малайлар минем белән исәнләшкәндә “Исәнмесез” дип, ә кызлар “Здравствуйте” дип исәнләшерсез, ярыймы?
2 а.б. Ә минем белән исәнләшкәндә малайлар инглизчә “Хеллоу” дип, ә кызлар французча “Бонҗур” дип исәнләшерсез, аңлашылдымы?
Шулай итеп, башладык.Кызлар, исәнмесез! (Залдан җаваплар.)
Малайлар, исәнмесез! (Залдан җаваплар.)
Афәрин, булдырдыгыз.Инде бәйрәмебезне башласак та була.
1 а.б (Кулларындагы кар бөртекләрен очыра.)
Кар ява, кар ява,
Җирдә ап - ак тамаша.
Кырга чыксаң, кыр да ак,
Хәтта күзләр камаша.
2 а.б. Ак кардадыр – бәхет орлыклары.
Канатлары аның җилдәдер.
“Туган илең кайда, и яңа ел?
Туган илең – безнең илдәдер.
1 а.б.Кил, яңа ел, безгә карлар алып,
Ак тауларны телим күрергә.
Бураннарың синең улаганда,
Җылы була минем күңелгә.
2 а.б.Кил, яңа ел, якты йөзең белән,
Йолдызларың белән яктырып.
Көмеш аең белән чаңнар кагып,
Бөтен дөнья торсын яңгырап.
1 а.б. Кил,Яңа ел, безне куандырып
Төн узар да, чыгар кояшың.
Белеп торам, әле Яңа елның
Искедән дә матур буласын.
2.а.б.Хуш, иске ел, узган юлыңда
Без җырлдадык бәхет турында
Әнә,уйнап көмеш буранда
Шат Яңа ел килә урамда.
1 а.б.Яңа елны каршылыйбыз
Шатлыклы җырлар белән
Матур булып балкып торсын
Якты йолдызлар белән. (Яңа ел турында күмәк җыр башкарыла)
(Җыр беткәч,Убырлы чыга.)
Убырлы (җырлый). Уң якка да янтайдым,
Сул якка да янтайдым.
Баралмыйм да, таралмыйм да –
Картайдым,аһ, картайдым.
Их! Шәп чакларым бар иде,
Карурманнар тар иде.
Мине күргән җен – пәринең
Ике күзе шар иде.
Билен бектем ак тайның,
Телен өздем Акбайның.
Инде хәзер көчем бетте –
Картайдым, аһ,картайдым (җырлаудан туктый).
Кызларым, ялкауларым, чыгыгыз әле монда.Мин кемгә әйтәм.
Йокыбану.Йә,нәрсә инде сызгырынып ятасың?
Җилбикә.Туйганчы көзгедән карарга да ирек бирмисең.
Убырлы.Менә нәрсә, чибәркәйләрем.Үзегез күреп торасыз, мин бик картайдым.Сихер көчем дә кимеп бара.Үлеп – нитеп киткәнче, үз һөнәремне сезгә өйрәтеп каласым килә.
Йокыбану(кул селтәп). Һи, син үлә торган түгел әле.
Җилбикә.Әйе, синең үлүеңә ышандылар, ди!
Убырлы.И кызларым, кызларым!Миннән шулкадәр туйдыгызмыни?
Йокыбану.Соң туймыйча!Туктаусыз тегеләй итегез дә болай итегез дип торасың бит.
Җилбикә.Ә безнең эшлисебез килми.
Йокыбану.Безнең туйганчы көзгедән генә карап утырасыбыз килә.
Убырлы.Нәрсә бар соң ул көзгедә. Иртән дә карыйсыз, кичен дә карыйсыз.
Җилбикә(көзгесенә карап).Матурдан матур гөл бар,
Яктыдан якты көн бар.
Гөлдән матур, көннән якты
Дөняда бары мин бар.
Йокыбану. Матурдан матур төн бар,
Серледән серле күл бар.
Төннән матур, ккүлдән серле
Дөняда бары мин бар.
Җилбикә.И – хи –хи! Синең кай җирең матур да, кай җирең серле соң?
Йокыбану.Матур шул, матур. Синең кебек табак авыз булсам, мин дөньяда яшәмәс идем.
Җилбикә. Минме табак авыз?
Йокыбану.Син, әлбәттә.
Җилбикә. Ә син – гөмбә колак.
Йокыбану. Ә син көянтә сыйрак.
Убырлы сызгыра. Туктагыз дим! Матурлык ул бер көнлек, һөнәр - гомерлек. Акылыгызга килегез.Мин бит сезгә әкият тылсымнарын өйрәтергә телим.
Йокыбану.Синең бар белгән нәрсәң – сихер.Ә мин убырлы карчык булырга теләмим.Әнә һөнәреңне Җилбикәгә өйрәт.
Җилбикә.Бик кирәге бар иде.
Убырлы. Алайса дөняви һөнәрләргә өйрәнегез.Икмәк үстерегез, җеп эрләгез, киндер сугыгыз.Тамагыгыз тук, өстегез бөтен булыр.
Йокыбану.Таптың кайгырыр нәрсә.Менә мин тиздән кияүгә чыгармын да тамакны киявем туйдырыр.
Җилбикә. Кияүгә башта мин чыгам, чөнки мин синнән матуррак, мин барында сине алмаслар бит инде.
Йокыбану.Көлдереп үтерәсең инде,ха – ха – ха.(Кызлар “Мин матур, мин матур” дип талашалар.)
Убырлы.Нишләргә болар белән,ә! Әллә үзләрен бүкәнгә әйләндерергә инде.Утырсыннар шунда бүкән булып.Их, булмый шул, булмый.Үз каның, үзеңнең йөрәк парәләреңне ничек бүкәнгә әйләндермәк кирәк! Киңәш сорарга берәр акыллы җан иясе дә юк ичмасам (елый).
Шүрәле.Убырлы туган,син нәрсә бөтен урманны яңгыратып җырлап утырасың? Әллә үзең генә бәйрәм үткәрәсеңме? Нигә мине чакырмыйсың?
Убырлы. Әй үлемсез Шүрәле, сиңа бәйрәм генә булсын, гел кызык кына эзләп яшәдең инде.Кайгым зур минем, кайгым.Кызларым бер һөнәр дә өйрәнергә теләмиләр.
Шүрәле.Дөрес эшлиләр, эшләп кем баеган соң әле урманда. Мин менә мең ел эшләп тә 1 тиен акча күргәнем юк, югыйсә. гомрем буе урман каравыллыйм.
Убырлы.Әй,җан көеге, синең ни эшең, ни ашың, ни сүзең , ни киңәшең.
Шүрәле. Ә сиңа киңәш кирәксә, әнә (мәктәп исеме атала) мәктәбенә бар.Анда бүген Яңа ел бәйрәмен каршыларга җыеналар. Миннән дә акыллырак берәр кеше затын очратмассыңмы.Анда сиңа киңәш бирергә теләүчеләр байтак табылыр. Кыш бабай белән Кар кызы да шул якка таба киттеләр.
Убырлы. Бик яхшы фикер әйттең бит әле син Шүрәлебетдин, алайса мин авылга төшим әле. (Чыгып китәләр. Алып баручылар чыгалар.)
1 а.б. Дуслар, нинди бәйрәм инде ул уен – көлкесез.Әйдәгез без дә берәр уен уйнап алабыз. (Балалар белән “Урындык алыш” уены уйнала. Шуннан соң Убырлы кар бәрә.)
2 а.б. Чү, кем бар анда, әллә инде Кар кызы белән Кыш бабай килеп тә җиткәннәрме?
1.а.б. Юк, бу ниндидер бер карчык.
Убырлы.Мин Убырлы әбиегез булам оланнар, ерак урманнан сезнең янга киңәш сорап килдем. Менә минем 2 кызым бар, бер дә эшләргә яратмыйлар, көне буе көзгеләреннән генә карап утыралар. Ничек шуларны эшкә өйрәтергә – һөнәрле итәргә икән дип аптырап йөри идем. Бәлки сез берәр киңәш бирерсез?
1 а.б. Әй, әби, яшьрәк чакта сыртларын ешрак чыбыкларга идең аларның.
Убырлы.Анысы шулай.Әмма үзеңә сукканда тәнең авыртса, балага сукканда җан авырта шул..
2 а.б.Беләсезме нәрсә.Мин бер чара уйлап таптым. Сиңа аларның үзләрен генә калдырып кая да булса китәргә кирәк.
Убырлы.Китәргә? Мин бит бер генә көн өйдә булмасам да ачтан үләләр бит алар.
1 а.б.Үлмәсләр.Тамак эшкә үзе өйрәтә ул. Син аларны артык иркәләгәнсең, менә шуңа да алар бозылганнар.
Убырлы. Ничек инде аларны иркәләмисең дә, ничек назламыйсың? Бигрәк матурлар бит! Койган да каплаган инде нәкъ үзем.
2 а.б. Син киңәш сорадың – без әйттек, нишләү – анысы синең эшең.
Убырлы .Тукта әле,үпкәләшмик. Бәлки башка төрле юлы бардыр?
1 а.б. Алайса, син аларның көзгеләрен сихерлә.Көзге аларны ямьсез күрсәтсен.
Убырлы. Шәп,шәп.Монысы акыллы сүз.Хәзер мин аларның көзгеләрен алып сихерлим әле (көзгеләрне алып сихерли һәм чыршы артына кача).Музыка. Төчкерү ишетелә.
Йокыбану.Мин йокладыммы, юкмы?
Җилбикә. Гырылдавыңнан урмандагы агачлар авып бетте. Ә ул, мин йокладыммы дип сорап ята.
Йокыбану.Алдашма, мин гырламыйм.Мин бик культурно йоклыйм.
Җилбикә. Каян килгән культурный йокы чүлмәге.
Йокыбану.Ә син җил капчыгы. Аягыңнан тотып селкесәң дә синнән нәрсә төшәр, беләсеңме?
Җилбикә. Ә синең танавың тукмак.
Йокыбану.Синең күзең шакмак.
Җилбикә. Синең тешләрең кәкре казык.
Йокыбану.Синең колагың әрекмән.Сүзләреңә бик исем китте...Менә ичмасам минем көзгем дөрес сөйли.(Көзгесенә карый да кычкырып җибәрә.) Әбәү, нәрсә бу.
Җилбикә. Нәрсә, шакмак күзләреңнән курыктыңмы әллә? Менә минем көзгем бөтен матурлыгымны күрсәтә. (Көзгесенә карый.) Аһ, үләм, үләм.(Һуштан яза.)
Йокыбану.Минем көзгем әллә нишләгән. Мине ямьсез күрсәтә.
Җилбикә. Минеке дә. Кирәкми миңа мондый көзге. (Көзгене атып бәрә.) Ялганчы син, оятсыз, надан.
Йокыбану. Бу көзгеләрне сихерләзгәннәр. Убырлы эше генә бу.
Җилбикә. Шуныкы. Убырлы, чык әле монда!Әгәр монда чыкмасаң, үзебез өеңнән чыгып китәбез.
Йокыбану.Картайган көнеңдә яшәрсең берүзең.Ник безнең көзгеләребезне сихерләдең? Кайтар сихереңне.
Җилбикә. Кайтар.Юкса өеңнән чыгып китәбез. Әйдә киттек, Йокыбану.(Чыршы тирәли әйләнеп киләләр.)
Йокыбану.Уф! Ашыйсым килә.
Җилбикә. Минем дә.
Йокыбану. Бар, берәр нәрсә пешер.
Җилбикә.Ә ни өчен мин?
Йокыбану. Чөнки мин синең апаң.Ә апаларның сүзен сеңелләр тыңларга тиеш.
Җилбикә.Апа булгач, ашарга син пешер. Син хәзер өйдә Убырлы урынына калган кеше.
Йокыбану.Ә мин менә синнән пешертәчәкмен.
Җилбикә. Мин бәрәңге әрчи белмим.
Йокыбану. Әрчемәгән килеш пешер.
Җилбикә. Мин шырпы сыза белмим.Җилләнәм дә сүндерәм.
Йокыбану.Уф!Эчемне әллә нәрсә тырный.Эчәгеләрем өзелә.
Җилбикә. Минем эчтә сукыр эчәгем үлде. Хәзер үзем үләм.
Йокыбану. Минем эшлисем килми, мәченең корсагын булса да ялар идем.
Җилбикә. Миңа этнеке дә ярар иде. (Кызлар чыгып китәләр.)
1 а.б. Дуслар бергә җыелдык,
Барыбыз бергә булдык.
Бергә шундый күңелле,
Әллә шулай түгелме!?
2 а.б. Юк шул.Яныңда кемдер бәхетсез булганда бик күңелле булмый икән ул.
1 а.б.Ә кем соң бәхетсез, Искәндәр?
2 а.б.Менә мин Убырлы һәм аның кызлары турында уйланам.Убырлының кызлары үзгәрмэдеме микән. Әллә соң Убырлыга үзебез ярдәм итәбезме?
1 а.б. Ничек?
2 а.б.Әйдә аның кызларын үзебезнең бәйрәмгә чакырабыз. Батырша белән Айтуган аларны Убырлының эзеннән барып, һичшиксез, эзләп табарлар. (Батыршы белән Айтуганны Убырлының кызларын эзләп кайтырга дип урманга җибәрәләр.)
Йокыбану.Әй сез, нишлисез монда? Сез кемнәр?
Җилбикә. Нишләп безнең өйгә рөхсәтсез кердегез?
Батырша.Без монда бик чибәр кызлар яшиләр дип ишеттек,җиде урман аша шул чибәрләрне күрергә дип килдек.
Җилбикә. Безнең даныбыз шулай еракка таралганмыни?
Айтуган.Чибәрләрнең данын яшеннәр утлы кылыч белән күккә язалар.Укый гына белергә кирәк.
Йокыбану. Ул утлы кылычлар күккә безнең турында тагын ниләр язган икән.
Батырша.Ул кызларның белмәгән эше юк: ни тотсалар да кулларыннан ут уйнаталар диелгән. Ашарга пешерсәләр – телеңне йотарлык..
Айтуган. Кер юып элсәләр, аклыгына кояш сокланырлык булыр диелгән.
Кызлар. Дөрес, дөрес әйтелгән.
Батырша. Сез дөрес, дөрес дисәгез дә, миңа калса без ялгыш кергәнбез бугай. Монда бер дә чибәр, уңган кызлар торганга охшамаган.
Айтуган.Безгә монда сайларлык кәләшләр дә, бәйрәмгә алып барырлык кызлар да яшәми икән.
Йокыбану. Юк, юк! Китмәгез.Китсәгез , безне дә үзегез белән алыгыз. Туйдык без моннан.
Егетләр. Безгә мондый кызлар кирәкми.Безгә уңган,чиста,ягымлы,әдәпле кызлар кирәк.
Йокыбану. Әйе,әйе.Мин тыйнаклыгым аркасында гына бөтен дөреслекне әйтмәгән иде. Без чисталардан чистарак, уңганнардан уңганрак...( Тиз арада кызлар эшкә тотыналар.Егетләр аларның уңганлыкларына сокланып карап торалар. Бергәләп чәй эчәләр һәм егетләр аларны бәйрәмгә алып китәләр.)
1 а.б. Инде күңелләребез тынычланды, Убырлының кызлары да үзгәреп безгә кунакка килделәр.
2 а.б. Әнә Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җиткәннәр.Әйдәгез аларны җыр белән каршы алабыз. (Клоуннар күңелле җыр башкаралар.)
К.б. Исәнмесез кадерле балаларым.
Исәнмесез якын дусларым.
К.к. Яңа ел бәйрәменә
Әйлән – бәйлән әйләнергә
Бабай белән икәү бергә
Бик ашыгып килдек сезгә!
Биек – биек таулардан
Тирән – тирән кырлардан.
К.б. Кап - кара урманнардан
Йөрелмәгән юллардан.
К.к Боз аккан океаннардан
Боз каткан елгалардан
К.б.Җирнең иң – иң читеннән
Кунак булып килдек сезгә.
Икесе бергә. Яңа ел белән,дуслар,
Яңа шатлыклар белән.
К.Б.Дусларым, менә мин яңадан сезнең янда.Бүген сезнең белән очрашканга төгәл 1 ел. Сезнең кайбер шаяннарыгыз миннән көләргә дә мөмкин.Янәсе, Кыш бабай – әрәм тамак. Чынлыкта исә күренеп йөрмәсәм дә, мин ел буе сезнең белән,чөнки мин яңа елның хуҗасы.Мин бу ел өчен җаваплы. Шуның өчен дә яңа елда ирешелгән уңышлар турында сөйләгәндә, мин дә сезнең белән горурланам, кимчелекләр турында сүз чыкса,сакалымның бөртекләренә кадәр кызара.
К.к. Күпме илләр гиздек, укучылар, күпме мәктәпләрдә булдык, ләкин сезнең кебек уңган, тырыш, җыр күңелле балаларны очратмадык. Инде 1 ел эчендә тагын да күп һөнәрләргә өйрәнгәнсездер, сүзне үзегезгә бирик әле. (Һәрбер сыйныф алдан әзерләгән чыгышын күрсәтә. Кыш бабай бүләкләр биреп,рәхмәтләр әйтеп, саубуллашып чыгып китә.)



