Боз озату йоласы ( музыкаль кичә)
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы
Спас муниципаль районы
МББУ “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче номерлы
Болгар гомуми урта белем бирү мәктәбе”.

Боз озату йоласы
( музыкаль кичә)

Төзеде: Хәйруллина Әнисә Гаяз
кызы татар теле һәм әдәбияты
укытучысы

2013
Максат:
1. Укучыларны халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәре, йолалары белән таныштыру;
2. Укучыларда халкыбызның йолаларына, гореф – гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү;
3. Мәрхәмәтле, игътибарлы, әхлаклы балалар тәрбияләү.


Сәхнәдә язгы елга буе күренеше. Зәңгәрсу пәрдә - суны, ак пәрдәләр бозны сурәтлиләр. Югарырак- кояш, болыт рәсемнәре. Суда –үрдәкләр, казлар. Пәрдә алдында бүкән.
Чишмә чылтырый. Малай тавышы.
Табигатьнең иң матур җиренә урнашкан Көек авылының уртасыннан Актай елгасы ага. Ямьле язлар җиткәч, авылның олысы –кечесе су ташуы карарга җыела.

Залга бер кыз белән әби керә.

Әби. Исәнмесез, кадерле кунаклар! Исән-имин килеп җиттегезме? Бүген бездә бәйрәм булуын кайдан белдегез?Менә без дә, Алия кызым белән су буена килдек әле. Күрсен әле ул да боз озату бәйрәмен.
“Тал песие” җыры ( Р.Әхмәтов сүзләре, Ф.Әхмәтов көе) яңгырый.

Тәрәз аша кара әле,
Тышта ап-ак кар әле
Тал песие чәчәкле,
Алтын-көмеш бизәкле.

Тышта ап-ак кар әле
Суык көннәр бар әле.
Ә тал песие көлә,
Димәк, инде яз килә.
Әби. Чү, ишетәсезме: әнә балалар да киләләр бугай?
Кызлар керәләр. Кулларында тал песие ботаклары.
1 нче кыз. Кызлар.карагыз әле, көн нинди матур!
2 нче кыз. Урамда яз исе!
3 нче кыз. Бүген бездә зур бәйрәм, боз озату бәйрәме. Исәнмесез, менә без дә килеп җиттек. Сезнең белән күрешергә матур сүзләр эзлибез. Тормышыбыз гүзәл булсын, җан тынычлыгы телибез.
Әби.. Елга буена килдегез,
Исәнләшә белдегез.
Мәкнең алсу чәчәге күк,
Күземә күрендегез.
1 нче кыз.Яз килә, яз килә.
Балалар белән көлә.
Тәрәзәләрне ачтырып ,
Өйләргә кадәр керә.
Бергә. Яз бәйрәме мөбарәк булсын!
Күңелләргә шатлык тулсын!
“ Яз килә” җыры.
Әби. Ай-яй балалар, бигрәкләр дә матур җырладыгыз.Рәхмәт сезгә. Ә хәзер килегез әле, килегез монда, утырышыгыз.
И-и балалар, сезгә карап балачагым искә төште. Нәкъ шушы вакытта, без боз озату бәйрәмен каршылый идек. Андагы уеннар, андагы биюләр! Боз озату бәйрәме бик күңелле бәйрәм ул! Без аны каршыларга берничә көн алдан әзерләнә идек. Иң матур киемнәребезне киеп, боз акканны карарга төшә идек. Бәйрәм атна буена сузыла иде. Анда кызлар, егетләр уеннар оештыралар иде.
1нче кыз. Челтәрле күпер астында,
Ак чиләгем күмелде.
Без дә уйныйк күл буенда,
Су буйлары күңелле.
Җыр” Сания апа суга бара”
Әби. Я, ярый балалар, мин кайтыйм инде. Матур гына күңел ачыгыз, уйнагыз, җырлагыз, биегез. Тик дөньягызны онытып йөрмәгез, вакытында кайтыгыз.
Кызлар. Ярый, әби, ярый.
1нче кыз. Кызлар, малайларсыз нинди бәйрәм булсын инде, әйдәгез аларны да чакырыйк.
Шул вакыт сызгыру тавышы ишетелә.
Менә үзләре дә киләләр.
1нче малай. Кайда бәлеш, май каймак,
Анда барсак без кунак.
2 нче малай. Ачуланма безләргә,
Әйтик чынын сезләргә.
Без килдек күңел ачарга,
Котлы булсын яз!
3 нче малай. Асыл кошлар ояда,
Оялары пыяла.
Уйнамыйча, шаярмыйча,
Кем яшәгән дөньяда.
1 нче кыз. Дуслар, килегез тизрәк,
Ясыйк ярым түгәрәк.
Безгә егетләр килгән,
Биик, җырлыйк бергәләп.
( “ Чияле” җыры.)
2 нче кыз. Ә беләсезме нәрсә, боз астында су иясе яши ди. Бозлар агып киткәч яр буена чыга ди.
3 нче кыз. Моны сиңа кем сөйләде?
2 нче кыз. Әбием сөйләде.
1 нче кыз (шаярып) Ә беләсезме нәрсә, әйдәгез бәйрәмебезгә су иясен чакырыйк, бәлки ул килер.
(Балалар су иясен чакыралар.)
Су иясе, кил безгә.
Бәйрәм итәрбез бергә.
Су белән без уйнарбыз.
Таза, матур үсәрбез.
( Караналар, эзлиләр. Су иясе күренми.)
1 нче кыз. Су иясе мине ишетмәде. Әйдәгез әле бергәләп чакырыйк.
( Балалар бергәләп чакыралар.)
Тавыш ишетелә.
Мин мондаа-а-а-а. ( Йөгереп, сикереп чыга. Балалар куркышып качалар)
Малай. Курыкмагыз инде, бу бит мин, Сабир.
1 нче кыз. Әй, Сабир икән бит.
2 нче кыз. И, Сабир, шулай куркыталармы инде?
Сабир. Ярар, ярар, мин башка алай эшләмәм.
Тамчы тама, тамчы тама.
Тамчы тама түгелме?
Тамчы тама, матур язлар.
Килеп җитә түгелме?
1 нче малай. Кызлар, малайлар , әйдәгез уйнап алыйк.
1 нче кыз. Ә нинди уен уйныйбыз?
2 нче кыз. “ Башмакчы” уенын.
Балалар. Әйдәгез, әйдәгез.
( “ Башмакчы” уенын уйныйлар)
Такмак көенә җырлыйлар.
Уйнадык та, җырладык та.
Нәрсә әйтик сезләргә.
Вакыт тукталып тормый,
Кирәк кайту өйләргә.
( Балалар саубуллашып өйләренә таралышалар)

Кулланылган әдәбият.

- Бәйрәмнәр бәйләме. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005
- Сөмбеләне кем белә? Казан – таРИХ- 2003
- Татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. Казан “Мәгариф” нәшрияты,2000
- Иң матур сүз. Уку китабы. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2000
- Җырлыйк әле. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1980
- “Балалар фольклоры” Нәкый Исәнбәт
- Сәхнәләрдән әйтер сүз. “Мәгариф” нәшрияты

У вас нет прав для создания комментариев.