Юл кагыйдәләрен өйрәнү эшкәртмәсе.
- Подробности
- Автор: Алсу Газиева
-
Категория: Классный руководитель
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 2675
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
муниципаль бюджет
мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Акхуҗа “Сказка” балалар бакчасы”
“КУЯН ТАПТАЛА ЯЗГАН...”
(Юл кагыйдәләренә өйрәнү эшкәртмәсе)
Тәрбияче: Газиева Алсу Равилевна
Акхуҗа,2012ел
Куян таптала язган....
Куян: Ой кулларым,ой аякларым, ой күзем чыкты бугай...(елый)
Төлке: Нәрсә булды сиңа, куян? Әллә сине бүре кудымы?
Куян: Юк ла,юл аркылы чыга белмәдем, машина астына керә яздым!
Төлке:Ә-ә, куянкай, юл аркылы чыгар өчен юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләргә. Алай гына да түгел, аларны төгәл үтәргә кирәк!
Куян: Кагыйдә?Анысы нәрсә тагын? Мин бит кишер генә ашый беләм!Кагыйдә дигән нәрсәне ишеткәнем дә юк.
Төлке: Соң, юләр, кагыйдә белү- кишер ашау түгел ул сиңа!Урам аша махсус билгеләнгән урын була, шуннан чыгарга кирәк, сиңа балалар хәзер аңлатып бирәләр.
Ильмас: Славный парень
Светофор детям помогает
Когда можно перейти
Зеленью моргает
Если хочешь перейти
Трассу не понятную
На дороге поищи
Зебру полосатую.
Айгуль: Юл йөрү кагыйдәләрен,
Белегез, өйрәнегез!
Юл йөру кагыйдәләре
Һәрчак кирәк, белегез!
Лилия: Кызыл ут янса-тукта!
Сары ут янса- сабыр ит!
Яшел ут янса –юл аша
Чык әйдә, рәхим ит!
Альбина: Бу кагыйдәләрне үтәсәң
Уңышка ирешерсең.
Эшегез гел уңай булыр,
Исән-имин яшәрсез!
Иркә: Машиналар тыз –быз чаба,-
Кайсы бара, кайсы кайта.
Ике яклы хәрәкәтне
Шушы билге аңлата.
Ныклап уйла алдын –артын,
Үткәр машынаның барын.
Бу билгене күрү белән,
Күпкә артсын игътибарың.
Крестина: Кызыл белән каелган
Ак өчпочмак эчендә
Әй йөгерә ике бала
Каядыр бар көченә.
Бу билгене, билгеле,
Шофёрлар бик шәп белә-
Аеруча сак булыгыз,
Юлдан балалар килә!
Ильмас:Төп юлны күрсәтеп тора
Сары ромбиклы билге.
Куяннар да өйрәнгәндер,
Сез дә белдегез инде.
Аделя: Икенчел дәрәҗәле юллар,
Тотышып кына калмыйча,
Төп юлны кисеп үтсә,
Әйбәт булыр иде һәркем
Тукталып бераз көтсә.
Рәсим: Машина да тәгәрмәчле,
Тәгәрмәчле сәпит тә.
Шулай уйлап ,балалар
Олы юлга чыгалар да
Җилдерәләр сәпиттә.
Бу билгене күрсәләр,
Борылсыннар кирегә.
Ярамый шул бу урында
Вилосипедта йөрергә.
Кагыйдәне үтәмәсәң,
Мөмкин бәла килергә.
Ильгиз: Бу юлдан атлап баралар
Йә йөгерә, йә чабалар
Ак сакаллы бабайлар,
Нәни шаян малайлар,
Әбиләр һәм бәбиләр,
Өлкәннәр һәм нәниләр.
Кызы белән әнисе,
Әтисе белән улы.
Әнә билге дә куелган,
“бу,- дип,-җәяүле юлы”.
Зәринә: Ак кара тасмалар буйлап
Җәяүле горур атлый.
Чөнки белә:шушы билге
Гомерен уяу саклый.
Әлеге билге кисәтә
Шофёрларны бу хакта:
-Игътибарлы булыгыз,-
Ди,-
Җәяүле үткән чакта!
Азамат: Ерактан ук күренә
Ак байраклы кызыл хач.
Тизрәк яныма килсен, ди,
Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ.
Песня: “Улыбка”
Никогда, нигде не забывай
Пешеходам быть внимательным, хорошим,
На проезжей части не играй
И на тротуаре не толкай прохожих
И тогда наверняка не получишь синяка,
И считать тебе не надо будет шишек.
Даже строгий постовой-
Старый или молодой-
Станет другом для девчонок и мальчишек.
Төлке: Аңладыңмы, Куян?Хәзер инде юл аркылы чыкканда карап йөр,балалар өйрәткәнне онытма!
Куян:Мин хәзер күпне аңладым. Кагыйдәнең ни икәнен беләм,әлбәттә, әлбәттә үтәргә тиеш мин аны,юкса менә нинди хәлгә төшәм.
Төлке: Кайгырма. Куян,терелерсең,ә синең терелгәч берәр һөнәргә өйрәнәсең килмиме?
Куян: Килә,минем бик тә машина йөртергә өйрәнәсем килә.
Төлке: Алайса син булачак шофёр.
Җыр: “Шофёр буласым килэ”
1.Үскәч кем буласың?- дип
Сорыйлар да сорыйлар.
Әллә нинди һөнәрләр
Саныйлар да юрыйлар.
Минем менә,белсәгез.
Шофёр буласым килә.
Капка төбенә кайтып
Җырлыйсым киләю
Кушымта : Бип,бип,бип,мин бу, мин...
Кем бар анда,кайсыгыз?
Чыгып капка ачыгыз,
Юл өстендә тормагыз
2.Озын юллар үтәсем
Ерак китәсем килә
Сөт, суганын калага
Төяп илтәсем килә.
Авыл күчтәнәче бу
Әби,бабай,малайга
Юлда тыз-быз йөрсәләр.
Кычкыртам җайга.
Кушымта шул ук
Файдаланган әдәбият
1. “Правила дорожные ,знать каждому положено “
Песня “Улыбка”.Автор – состовитель М.С.Коган -Новосибирск -2008год.
2. “Юл хәрәкәте билгеләре”. Стихи.Автор- Талия Шакирова-Казан китап нәшрияте-2009ел.
3.Аудио – тасма.”Балалар җырларын йолдызлар башкара”.Җыр : “Минем шофёр буласым килә”.



