Класстан тыш чара Сөмбелә бәйрәме
- Подробности
- Автор: Teacher-rt
-
Категория: Начальная школа
-
Опубликовано 24 Октябрь 2024
-
Просмотров: 59
Сарман муниципаль районының
МБГББУ “Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбе”
Мортазина Раушания Рамил кызы-
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Класстан тыш чара
Сөмбелә бәйрәме
Максат: туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.
Җиһазлау: урман күренеше, бию көе аудиоязмалары, җәнлекләрнең костюмнары.
Бәйрәмнең барышы
Алып баручы: Хәерле көн, мөхтәрәм кунаклар! Бездә бүген “Сөмбелә” бәйрәме. Тышта алтын көз! Көзнең алтынлыгы, күркәмлеге, аның муллык һәм байлыгы белән билгеләнә.
Менә шундый табигатьнең иң асылы- алтын көздә. Халкыбызның телендә ул Сөмбелә бәйрәме булган. Ул көзге чәчү, иген урып җыю тәмамлангач, мул итеп ризыклар әзерләү, камыр ашлары пешерү, кыскасы халык матур итеп күңел ачкан, бәйрәм иткән. Бу бәйрәмне без генә тугел урман җәнлекләре дә бәйрәм итәргә ярата икән бит. Әйдәгез эле, карап утик.
Сәхнәдә урман күренеше. Куян һәм тиен керәләр.Алар артыннан качып кына Убырлы карчык керә. Убырлы агач артына качып тыңлап тора, Куян белән Тиен аны күрмиләр.
Куян: Карале, тиен дус, бүген нинди көн беләсеңме?
Тиен: Әлбәттә. Бүген бит Аю бабайда “Сөмбелә”бәйрәмен уткәрәбез.
Куян: Ә син матур шигырь өйрәндеңме? Минекен тыңлап карале.
Исәнме, Көз, алтын көз,
Безне сагынып килдеңме?
Агачларга куакларга
Сары чуклар элдеңме?
Тиен: Матууур. Мин дә өйрәндем, ләкин мин хәзер сөйләмим, баргач кына сөйлим. Йомшаккай, ә керпе бәйрәмне онытмадымы икән?
Куян: Белмим шул. Әйдә аңа барып килик.
Тиен: Әйдә.
Китәләр. Убырлы карчык агач артыннан чыга.
Убырлы: Сөмбеләәә имеш. Ел да шул бәйрәм! Нигә, кемгә кирәк ул шул көз бәйрәме? Җитмәсә мине чакырмыйлар да. (Үпкәләп авызын турсайта) Әәә кызык итәм мин боларны! Былтыр Кыш бабайнын капчыгын урлаган идем, ә быел Көз кызын – Сөмбеләне урлыйм. Җитми генә торсын әле менә көз. Иии рәхмәт яугыры, әнә үзе дә килә.
Җырлый җырлый Сөмбелә керә.
Нинди матур минем туган җирем,
Җир шарында тиңдәш юк аңа.
Киң кырларда үсә мул игеннәр,
Шаулап торсын озын елгалар.
Убырлы: Иии матур кыз, кая барасың?
Сөмбелә: Исәнме, әбекәй. Буген бит бәйрәм. Аю бабай кунакка чакырды, шунда барам.
Убырлы: Бик әйбәт, кызым. Син бик итәгатьле кыз. Мина, карт кешегә, булыша алмассың микэн?
Сөмбелә: Бик рәхәтләнеп әбекәй. Нәрсә эшлисе бар?
Убырлы: Кызым минем бүген өйдә су беткән иде. Чишмәгә дип чыккан идем. Чиләкләрем бииик авыр булды, үзем күтәреп алып кайта алмадым. Суны алып кайтасы иде, кызым.
Сөмбелә: Ярар, әби. Кайсы чишмәдә калдырдың чиләкләреңне?
Убырлы: Менә шушы сукмак туп туры шунда илтә. Син, кызым, миннән тизрәк йөрисен бит, узең генә бар. Ә мин өйгә кайтып чәй куя торыйм, аннан бергәләп тәмләп эчәрбез.
Сөмбелә: Ярар,әби. Мин киттем.
Сөмбелә китә. Убырлы шатланып кулларын болгый.
Убырлы: Бар, бар.Адаштыра торган сукмак ул. Әле тиз генә юлны таба алмассың. Ә мин матур күлмәгемне киим дә бәйрәмгә барыйм.
Чыгып китә. Аю бабай, Тиен, Куян, Керпе, Төлке, Бүре, Тычкан керәләр.
Аю бабай: Кайларда гына йөри микән инде бу кыз?
Куян: Көтә көтә арып беттек бит инде.
Тиен: Ятлаган шигыремне дә онытам инде хәзер...
Керпе: Әллә соң ул адашып йөри микән соң?
Шулчак матур күлмәк кигән Убырлы керә.
Убырлы: Сәлам, бала – чагалар. Мин килеп җиттем. Каршы алыгыз сезнең каршыгызда “Сөмбелә”.
Төлке: Тукта әле, чынлап та Сөмбеләме соң бу?
Бүре: (Убырлыны килеп иснәп карый) Исе Сөмбеләгә охшамаган.
Убырлы: (Бүрене этеп җибәрә) Кит әле моннан, иснәнеп йөрисең! Нишләп мин булмаска – Сөмбелә инде мин, Сөмбелә!
Тычкан: Безнең Сөмбеләбез бик итәгатьле кыз бит. Ә син бик дорфа сөйләшәсең.
Убырлы: Үзең син дорфа! Кит әле моннан ачуымны чыгарып йөрмә! (Тычканны куып китә, Тычкан аю артына кача)
Аю бабай: Туктагыз әле балалар, тавышланмагыз. Безнең Сөмбелә табышмаклар чишәргә бик ярата, ул бөтен табышмакның да җавапларын белә. Әйдәгез без аны сынап карыйк.
Куян: Миннән беренче табышмак. Сөмбелә бусаң җавабын бик тиз әйтерсең.
Убырлы: Әйдә, әйдә, Кылый.
Куян: Кечкенә сары карт,
Кигән туны тугыз кат.(Суган)
Убырлы: Беләм, беләм ул – Кыш бабай.
Куян: Юк шул, ул - суган.
Убырлы: Ник Кыш бабай карт бит, шуңа Кыш бабай дидем. Әй, Кылый, синең табышмагың әйбәт түгел. Әйдә икенчене сорагыз.
Тиен: Тыңла, алайса.
Ул җир астына тәшкән
Кып – кызыл булып пешкән
Ашка тәм һәм төс бирә
Аны кем әйтә белә.(Чөгендер)
Убырлы: Кетчуп.
Тиен: Юк шул. Чөгендер була ул.
Убырлы: Ник кетчуп та ашка төс һәм тәм кертә инде.
Тычкан: Белмәдең,белмәдең. (Үрти, үзе аю артына кача)
Бүре: Сиңа соңгы табышмак, монсында белмәсәң, син чынлап та Сөмбелә булмыйсың инде. Яхшылап тыңла.
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана,
Бу кайчан була?
Убырлы: Яз көне.
Җәнлекләр барсы бергә: Юк көз көне.
Аю бабай: Убырлы син бит бу. Тавышыңнан таныйм бит мин сине. Яңа елда Кыш бабайның капчыгын урлаган идең, бу юлы Сөмбеләне качырдыңмы?
Убырлы: Качырмадым инде. Чишмәгә генә җибәрдем.
Аю бабай: Әй Убырлы, нигә бер дә яхшы якка үзгәрмисең соң син?
Убырлы: Сез бит мине бәйрәмгә чакырмыйсыз. (Авызын турсайтып тора)
Төлке: Аю бабай бит зур имән төбенә игълан элеп куйган иде. “Сөмбелә бәйрәме була, барыгыз да килегез” дип, күрмәдеңмени?
Убырлы: Күрдееем, ләкин мин укый белмим шул. (Елый)
Тычкан: Елама инде. Икенче юлы укый белмәсәң миңа әйт, үзем укып бирәм.
Шулчак Сөмбелә керә. Убырлы янына килә.
Сөмбелә: Әбекәй син мине ачуланма инде. Мин синең чиләкләреңне таба алмадым бит. Әллә кайларда адашып йөрдем, әле ярый Бүре абый очрады. Ул күрсәтте юлны. Җитмәсә бәйрәмгә дә соңга калдым.
Аю бабай: Убырлы, син Сөмбеләгә бер әйбер дә әйтергә теләмисеңме?
Убырлы: Кызым, гафу ит мине. Мин сине юри адаштырдым бит. Миннән башка гына бәйрәм итмәсеннәр дигән идем. Минем дә бит мондый матур бәйрәмнәр курәсем килә. Алтын көзне яратам бит мин. Алтын көз турында шигырь дә беләм.
Җәнлекләр барсы бергә: Сөйлә әле, әбекәй.
Убырлы: Менә без көткән алтын көз
Урманга килеп җитте.
Агачларның яфракларын
Сарыга буяп үтте.
Миләш кызыл мәрҗән киде,
Каен — алтын күлмәген.
Һәммәсе дә яраттылар
Юмарт көзнең бүләген.
Көз агачларны буяды,
Киендерде, бизәде.
Көзгә рәхмәт әйтеп урман
Чуар яулык изәде.
Сөмбелә: Менә бит әбекәй бик матур шигырь өйрәнгәнсең. Ә сез, нәни дусларым, һөнәрләрегезне күрсәтегез инде.
Тычкан: Мин, мин башлыйм.
Ямьле җәй үтеп киткән —
Алтын-сары көз җиткән!
Төсле-төсле җимешләр
Бакчаны матур иткән.
Бүре белән Төлке: Ә без матур җыр әзерләдек. (Җыр “Көз җыры”)
Аю бабай: Ай рәхмәт, балалар бик матур җыр башкардыгыз. Сөмбелә безнең балалар бию дә әзерләде бит әл. (Татар халык биюе)
Тиен: Минем дә шигыремне сөйлисе килә.
Ни арада җәй үтте,
Алтын көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Куян: Исәнме, Көз, алтын көз,
Безне сагынып килдеңме?
Агачларга куакларга
Сары чуклар элдеңме?
Сөмбелә: Ай рәхмәт, нәни дусларым.
Җәнлекләр барсы бергә: Көз, көз, әйт әле?
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Сөмбелә. Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.
Җәнлекләр барсы бергә: Көз, көз, әйт әле?
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Сөмбелә. Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы, суык көннәр бар.
Җәнлекләр барсы бергә: Көз, көз, әйт әле?
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Сөмбелә. Кәрзинемдә кызыл, матур
Алтын, матур төсләр бар.(Яфраклар сибә)
Сөмбелә. Мин сезгә ел саен шушы вакытта киләм. Үзем белән уңышлар, күңелле уеннар, табышмаклар алып килдем.
Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)
Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)
Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт. (Помидор)
Түгәрәк ул, ай түгел,
Сары, тик кояш тугел.
Тәмле, тик алма түгел,
Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)
Сөмбелә. Булдырдыгыз, балалар. Сезнең белән бик рәхәт булды. Ләкин минем бүтән балалар янына да барасым бар.
Көзем бик моңсу булса да
Сезнең белән күңелле
Башка балалар да көтә
Китми булмый билгеле.
Менә сезгә күчтәнәчем
Сыйланырсыз утырып
Алмаларны алып килдем
Кәрзинемне тутырып.
(Сөмбелә геройлар белән бергә саубуллашып чыгып китә.) Саубулыгыз, балалар!