Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек.
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Арча муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе
«Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Тема: Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек.

Сабитова Тәслимә Әфләтун кызы,
беренче категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы

2013
Тема: Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек.
Максат: исем,сыйфат,фигыль сүз төркемнәрен кабатлау; белемнәрне тикшерү; текст өстендә эш
(С2 биремен үтәү).уку кадеренең мәгънәсен аңлату
Җиһазлау:проектор, ноутбук, дисклар, сүз төркемнәре таблицасы, мәкальләр, канатлы сүзләр, Г.Тукай “Китап” шигыре.
Дәрес барышы
1.Оештыру
Уңай психологик халәт тудыру.
2.Актуальләштерү
-Исәнмесез,укучылар! Без сезнең белән дәрестә имтиханга әзерләнүне дәвам итәрбез.
Эшкә керешер алдыннан сүз төркемнәре турында искә төшерербез.
-Нәрсә ул сүз төркемнәре?(мәгънәләре һәм грамматик билгеләре б-а бер төркемгә берләштерелә торган сүзләр).
-Сүз төркемнәрен өйрәнә торган фән(морфология).
-Телебездә барлыгы 12 сүз төркемнәре бар
(сүз төркемнәре таблицасын күрсәтеп).
Сүз төркемнәре
Мөстәкыйль бәйләгеч модальлек
Без бүген мөстәкыйль сүз төркемнәренә тукталырбыз.Аларның саны-(7).
Төркемнәрдә эш. Без бүген шуларның өчесе турындагы белемнәрне искә төшерербез,ныгытырбыз.Шуның өчен төркемнәрдә эшләрбез(3 төркемгә бүлеп утыртыла).
1төркем-“Исемнәр”
2 төркем-”Сыйфатлар”
3 төркем-”Фигыльләр”
(Шул вакытта ишек шакып 1 бала йөгереп кереп килә).
-Ой ! Мин ялгыш этажны бутаганмын.Түбә ябучыларны карап керим әле дип сәбәп табып дәрестән чыгып киткән идем.Сездә нинди дәрес бара? Татар теле!Сүз төркемнәре темасын өйрәнәсезмени? Уф,дәрес калдырып,өй эше хәзерләмичә йөргән идем,тәки аңламый калдым шул темаларны.Аңлашылмый,нәрсәгә сүзләрне төркемгә бүләләр!?Төркемчәсез генә булсалар ярамыймени?(Кире ишеккә юнәлә).
Укытучы:Рүзәл,тукта әле.Әйдә,кергән килеш бездә кал.Без сиңа аңламаган өлешләрдә ярдәм итәрбез
(Укучы фигыль төркеменә урнаша.)
2)Төркемнәр чыгышы.(Экранда сүз төркемнәре турында материал күрсәтеп барыла)
6нчы класс укучысы фигыль темасы сөйләгәндә җавапка кушыла” Моны мин дә беләм”ди).
Нәтиҗә ясала (Димәк,сүз төркемнәренең һәрберсенең үзләренә генә хас булган билгеләре бар.Аларны берләштереп булмый)
Тестлар белән эш
(Тестлар өләшенә,алар экранда чыга,биремнәр әзер битләрдә эшләнә.Укучылар үзләре эшләп чыкканнан соң күршесе белән алыштырып,бер-берсенең эшен тикшерәләр.Соңыннан эшләр җыеп алына.)
2нче бүлек
А биремнәрен үтәгез.Аларның һәрберсенә 4 җавап вариантының берсен-дөресен генә билгеләгез.

1.Яшәүнең инде әллә кайчан уйлап табылган алтын кагыйдәсе бар: булдыра алмастай эшне максат итеп куйма,күтәрә алмастай йөкне җилкәңә алырга тырышма җөмләсендә алтын сүзенең нинди мәгънәдә кулланылуын билгеләгез.
1.Предметның төп сыйфатын күрсәтә
2.бик яхшы,иң кулай дигән мәгънәдә куллланылган
3.күчерелмә мәгънәдә кулланылган
4.әйбернең нинди материалдан эшләнүен белдерә
2. Билгеләнгән сүзләрнең антонимнарын табыгыз
Хыяллар бик матур, ә зур тормыш бүтәнчәрәк икән.
1.яхшы,дәү
2.ямьсез,кечкенә
3.начар,бәләкәй
4.әйбәт,олы
3. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен,кайсы җөмләдә синонимнар кулланылган?
1.Кеше үз-үзен сайлаудан беркайчан да,берничек тә котыла алмый:син-я тегеләй,я- болай.
2.Үз-үзеңне генә түгел,һөнәр сайлауда да безне әллә ничә төрле сукмак, йөз төрле эш, шөгыль, мөмкинлекләр көтеп тора.
3.Киләчәктә үзең булып калуыңны,зур максатларга ирешүеңне телим.
4.Балачактан,ата-анадан,мәктәптән, укыган китаплардан, билгеле бер һөнәр ияләренә сокланудан,әлбәттә
4. Икмәккә сүзе төзелеше ягыннан нинди?
1. тамыр
2. ясалма
3. кушма
4. парлы
5. Кайсы төркемдәге сүзтезмәләр тезмә исем түгел?
1. кура җиләге,Киек каз юлы,Татарстан Республикасы
2. кызыл яулык,кара туфрак,зәңгәр күк
3. кычыткан чыпчыгы,кызыл карлыган,каен гөмбәсе
4. сукыр тычкан,кан басымы,мүк җиләге
6. Галим кадерен галим белер,надан кадерен беркем белмәс җөмләсендә кадерен сүзендә нинди кушымчалар бар?
1. килеш
2. килеш,тартым,сан
3. килеш, тартым
4. дөрес җавап юк
7. Хәбәре фигыль белән белдерелмәгән җөмләне табыгыз.
1.Уку - энә белән кое казу
2.Тырышкан табар,ташка кадак кагар.
3.Белем алырга беркайчан да соң түгел.
4.Күп укыган күп белер,күп йөргән күп күрер.
8. Китап уку кешене белемле итә,әңгәмә-тапкыр,ә язып бару төгәл итә җөмләсендә ничә фигыль бар?
1. өч
2. ике
3. дүрт
4. биш
9. Укырга теләмәгән кеше беркайчан да чын кеше була алмый җөмләсендә теләмәгән фигыле
1. билгесез үткән заман хикәя фигыль
2. билгеле үткән заман хикәя фигыль
3. үткән заман сыйфат фигыль
4. хәзерге заман сыйфат фигыль
10. Ул – укучы! җөмләсендә сызык ни өчен куелган?
1.кискен каршы куюны белдергән аныклагыч алдыннан
2.ия – алмашлык, хәбәр исем белән белдерелгән очракта
3.кискен каршы куюны белдергән җөмләдә ия белән хәбәр арасында
4.хәбәре әйтелмәгән ким җөмләнең пауза ясалган урынында

6класс укучысы:Сез физкультминут ясамыйсыз мәллә?Арып беттем инде мин.
Укытучы:Рүзәл,искә төшерүең әйбәт булды әле.Әйдә,күзләргә гимнастика ясатып ал.
(Рүзәл күзләргә гимнастика ясата)
Ә хәзер,укучылар ,сезнең кулыгыздагы текстның эчтәлеге белән танышыйк әле(Укытучы укый,укучылар дәвам итәләр)
3 нче бүлек
Текстны укыгыз һәм С2 биремен үтәгез
.
Ник кадерен белмисез?
(1) Минем бала чагым бик авыр елларга туры килде. (2) 1941 нче елның язы безне газиз әнкәбездән аерды. (3) Биш бала калдык. (4) Иң олыбызга 14 яшь, иң кечкенәбезгә әле бер яшь кенә иде. (5)Берничә айдан сугыш башланды.(6)Әтиебезне фронтка озаттык.
(7) -Укуыгызны ташламагыз, балалар, ничек кенә авыр булса да түзегез,-диде ул безгә саубуллашкан чакта.
(8) Һәм без түздек. (9) Иртән йокыдан уятучы , иркәләүче кешебез булмаса да, терлекләрне, йорт-җирне гел үзебезгә карарга туры килсә дә, өстебезгә кияргә киемебез, ашарга ашыбыз булмаса да, мәктәпне ташламадык.
(10) Әле дә хәтерлим. (11)Керосин булмавы бик аптырата иде.
(12) Көн кыска, мәктәптән кайтып алай-болай иткәнче, караңгы төшә. (13) Ә дәресләрне әзерләми ярамый. (14) Нишләргә? (15) Болай иттек. (16)Көндез бер кочак чыра теләбез дә, сәндерәгә менеп тезелешеп ятабыз.
(17) Чиратлашып чыраны тотып торабыз. (18) Шул арада укыйбыз, язабыз. (19) Ә чыра сүнгәч, йокыга китәбез.
(20) Бер елны ярты кыш үткәч тә, утын бетеп китте: өч көн мичкә якмадык. (21) Учак җылысы белән генә торабыз. (22) Тәрәзәләр шакырдап катты,өйдә торырлык та түгел.
(23)Бу хәл мәктәпкә дә ишетелгән . (24) Апам укый торган классның җитәкчесе Шәмсенур апа Шәрәфетдинова бу турыда укучыларга сөйләп биргән. (25)Шуннан, алар күп уйлап тормаганнар, өйләренә кайтып чаналар алганнар да урманга утынга киткәннәр. (26)Кояш баеп, караңгы төшкәч кенә кайтып керделәр. (27) Безгә утын алып кайттылар. (28) Үзләре арыганнар, ә үзләре бер дә зарланмыйлар.
(29) Укырга теләмәүче, мәктәпкә килсә дә, дәрес әзерләмичә, такта янында ык-мык басып торган укучыларга карасам, әнә шул көннәр күз алдыма килә минем.
(Г.Хөсәеновадан)
Өзекнең эчтәлеге буенча фикер алышу
(Исеменә игътибар иттерү,соңгы абзац буенча фикер алышу)
Китап турындагы фикерләрне уку,әңгәмә үткәрү)
Китап - бер буынның икенче буынга рухи васыяте, яши генә башлаган егеткә үлем түшәгенә ятучы аксакалның киңәше, ял итәргә китүче сакчының үз урынына калучыга тапшырган фәрманы ул.
А.И. Герцен
Китапны яратыгыз, ул тормышны җиңеләйтер, чуар фикерләр, хисләр, вакыйгалар буталчыгында юл табарга дусларча булышыр, ул кешеләрне һәм үз-үзегезне ихтирам итәргә өйрәтер, ул акылыгызны, йөрәгегезне дөньяга, кешегә мәхәббәт хисе белән канатландырыр.
М. Горький
Китап – галим, телсез мөгаллим.
Татар халык мәкале.

Китапны ихлас күңелдән яратыгыз!Ул сезнең яхшы дустыгыз гына түгел, соңгы көнгә кадәр тугрылыклы юлдашыгыз да!
М.Шолохов

Яхшы китапны беренче кат укыганда, яңа дус тапкан кебек буласың. Ә бер укыган китапны тагын уку – иске дустыңны очрату белән бер.
Вольтер.

Кешеләр укудан туктаса, уйлаудан да туктыйлар.
Д.Дидро.

Автор китапны тудыра, җәмгыять аны я кабул итә, я кире кага. Китапны тудыручы – автор, аның язмышын ясаучы – җәмгыять.
В.Гюго.

Китап – бакча ул, ә андагы язулар – шул бакчаның гөлләре.
Каюм Насыйри.
“...Кешеләр сугыш җирендә дә китаптан аерылмадылар.Минем үземнең дә,сугышның буеннан-буена үзем белән йөреп кире Казанга әйләнеп кайткан,яраткан китабым бар...”
Ибраһим Гази
Г.Тукайның”Китап” шигырен тыңлау
Китап
Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;

Хәсрәт соңра килеп алмаш-тилмәш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь,-

Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем
Була минем юл күрсәтүче йолдызым;
Сөйли башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,
Ачыладыр,нурланадыр күңлем, күзем.

Җиңелләнәм,мәгъсүмләнәм мин шул чакта,
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка,
Ышанычым арта минем үз-үземә,
Өмит берлән карый башлыйм булачакка.
Габдулла Тукай

“Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган
Татар халык мәкале.
Кулыңнан килсә,форсат тисә, галим бул, бу эш насыйп булмаса, шәкерт вә гыйлем эстәүче бул, бу да булмаса, гыйлемне дус күр.
Ризаэтдин Фахреддин
(Ризаэтдин Фахреддиннең “Нәсыйхәт” китабының битеннән җөмләләр уку)
Нәтиҗә ясау.
Өй эше бирү “Укырга теләмәүче, мәктәпкә килсә дә, дәрес әзерләмичә, такта янында ык-мык басып торган укучыларга карасам, әнә шул көннәр күз алдыма килә минем” җәмләсендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз?Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.
Йомгаклау.Сочинение язу өчен терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр тәкъдим итү
1.Башлам.
Бу сүзләрдә тирән мәгънә ята.
Бу сүзләр мине уйланырга мәҗбүр итте.
Бу сүзләр мине бик кызыксындырды.

2.Аңлатма бирү.
Минемчә,чыннан да,уйлап карасаң,әйтсәм әйтим,бу сүзләрдә дөреслек бар,аңлатып үтәр идем.

3.Дәлилләү.
Мисаллар китереп,мин моны дәлилли алам.
Сүземне исбатлап,шуны әйтәсем килә.
Бу фикерне саклау өчен,беренчедән,икенчедән,шуның өстенә,ниһаять,ахыр чиктә,Һичшиксез,шулай итеп,гадәттә,һәрхәлдә.

4.Чагыштыру.
Башкача күз алдына китерсәк,...
Әгәр икенче төрле эшләсә,...
Әгәр тормышта без уйлаганча булмаса,...
Бәхеткә(кызганыч),без уйлаганча гына булмый.

5.Мисал.
Тарихта(тормышта)моңа мисаллар күп.
Тормышта да шулай була,мәсәлән:...
Мин моңа бер мисал китерер идем,мәсәлән:...
Бу хәл безнең класста(мәктәптә)да булган иде,мәсәлән:..

6.Күрсәтү,раслау.
Татар халык мәкалендә язылганча,...
Язучының сүзләрен искә төшерик:...
Күренекле галим(язучы,шәхес)әйткән:...
Тикмәгә халык әйтми:...
Бөек мәгърифәтче фикеренчә,...

7.Йомгак.
Сүземне йомгаклап(нәтиҗә ясап),шуны әйтәсем килә:...
Минемчә,безгә бу турыда онытырга ярамый.
Безгә бу сүзләргә,бәлки,колак салырга кирәктер.
Бәлки бу турыда онытмаска кирәктер.

Рүзәл:Аңладым.Укуның кирәклеген аңладым.Моннан соң беркайчан да сәбәпсез дәрес калдырмам,тырышып укырмын,әти-әниләрнең йөзенә кызыллык китермәм
(Чыгып китә)

У вас нет прав для создания комментариев.