Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы. Сыйфатларның исемләшүе.
Рейтинг:   / 9
ПлохоОтлично 
МБОУ "Кунгерская СОШ" Атнинского муниципального района РТ



Галиева Гөлфия Фирдәвесовна,
югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2013 нче ел.

Максат: 1) укучыларга сыйфатларның җөмләдә кулланылышы, исемләшүе
турында мәгълүмат бирү;
2) укучыларның эстетик зәвыкларын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
3) туган якка, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһаз: дәреслек, тест сораулары, биремнәр, слайдлар, карточкалар, терәк схема, “Кыш” темасына картина.

Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
Хәерле көн, укучылар. Таза-сау, сәламәт булып, туган тел- татар теле дәресен бергә үткәрүебезгә мин бик шатмын.
Бүгенге дәрестә без сыйфат турында алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәребезне искә төшерербез, ныгытырбыз һәм сыйфатларның җөмләдә кулланылышын, исемләшүен дә өйрәнербез.
II. Актуальләштерү.
Яңа темага керешкәнче, алдагы дәресләрдә алган белемнәрегезне искә төшереп, кечкенә генә тест эшләп китәбез. Җавапларның дөреслеген бергәләп тикшерербез һәм билгеләрне дә куярбыз.
Тест.
1. Сыйфат лексик-грамматик яктан нәрсәне белдерә?
а) эшне, хәрәкәтне;
ә) предметның билгесен;
б) предметны.
2. Көзге көн, кышкы буран, әдәби әсәр – нинди сыйфатлар?
а) асыл сыйфатлар;
ә) нисби сыйфатлар.
3. Кайсы төркемчәгә караган сыйфатлар дәрәҗә кушымчалары ала?
а) нисби сыйфатлар;
ә) асыл сыйфатла.
4. Кайсы сыйфат дәрәҗәсе өч төрле юл белән ясала?
а) гади дәрәҗә;
ә) чагыштыру дәрәҗәсе;
б) артыклык дәрәҗәсе;
в) кимлек дәрәҗәсе.
5. Түбәндәге сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди?
Матур күлмәк, чибәр кыз, сылу каен, зифа буй, гүзәл күренеш.
а) тамыр;
ә) ясалма;
б) саф кушма;
в) парлы;
г) тезмә.
Слайдта җаваплар чыгарыла, укучылар, эшләрен тикшереп, билгеләрен куялар. (Үзбәя).
III. Яңа белемнәр формалаштыру.
Сезнең алдыгызда ике текст, шуларны укып, чагыштырып карыйк әле. Кайсысы тулы һәм аңлаешлы икән.
Көздән соң туган ягыма кыш килде. Аланнарны, уҗымнарны, сукмакларны кар каплады. Агачлар да, куаклар да агарды. Әйтерсең, буяп куйганнар. Шулай да араларында яшелләре дә күренә.
- Бу текст сезгә ошыймы? Ни өчен?
(Укучылар җавабы тыңлана).
- Ә хәзер икенче текстны укып карыйк.
Алтын көздән соң туган ягыма салкын кыш килде. Киң аланнарны, яшел уҗымнарны, тар сукмакларны ап-ак кар каплады. Агачлар да, куаклар да ап-ак. Әйтерсең, акка буяп куйганнар. Шулай да араларында яшелләре дә күренә. Болар – ылыслы агачлар.(Р.Фәезов.)
- Ә бу текст ошыймы? Ни өчен? Кайсы текст уңышлырак, аңлаешлырак, тулырак, матуррак дип уйлыйсыз?
- Ике текстны да укып, чагыштырып нәтиҗә ясап әйтеп карагыз әле.
Укучылар җавабы. ( Сыйфатлар кулланып төзелгән җөмләләр тулы, матур, аңлаешлы).
- Бу сыйфатлар нинди дә булса җөмлә кисәге булып килә бит. Әйдәгез, тикшереп карыйк, алар нинди җөмлә кисәге булып киләләр икән.
- Укучылар, игътибар итегез әле, ап-ак сүзе бер җөмләдә аергыч, чөнки исемне ачыклый, икенче җөмләдә хәбәр,чөнки ия турында хәбәр итә.
- Ә хәзер текстның соңгы юлларыннан сыйфатларны табып карыйк әле. Бу сыйфатларга нинди сораулар куеп була?
- Әйе, нәрсәгә буяп куйганнар? (Буяуга буяганнар). Нинди буяуга? (Ак буяуга) Сыйфатланмыш нишләгән? (Төшеп калган). Бу очракта акка-исемләшкән сыйфат. Ул тәмамлык булып килә. “Яшелләре” сыйфаты турында ниләр әйтә аласыз? Ул да исемләшкәнме? (Әйе, “яшелләре” дигән сыйфат та исемләшкән. Аның “агачлары” дигән сыйфатланмышы төшеп калган: яшел агачлары булырга тиеш иде. Агачлары сүзе төшеп калгач, сыйфат исемләшкән һәм сыйфатланмышы кебек сан, тартым белән төрләнгән. Агачлары сүзе ия булыр иде. Аның урынында килгән “яшелләре” сүзе, ягъни исемләшкән сыйфат ия булган).
- Нәтиҗә ясап нәрсә әйтә аласыз? (Сыйфатлар җөмләдә аергыч, хәбәр була. Сыйфатланмышы төшеп калса, җиңел исемләшә һәм исем кебек килеш, тартым, сан белән төрләнәләр, җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә алалар).
IV. Күнекмәләр формалаштыру.
1. Әйдәгез, укучылар, дәреслектән 228 нче күнегүне телдән эшлибез.
Мисалларны укып, сыйфатлар җөмләнең кайсы кисәкләре булуын билгеләргә.
Физкульминут.
2. Карточка белән эш.
Карточкада бирелгән текстка сыйфатлар куеп язарга. Сыйфатларны җөмлә кисәге ягыннан тикшерергә. Сыйфатлар җөмләдә яки текстта ни өчен кулланыла?
... ... көн. Күк йөзе ... . Агачлар ...-... бәскә төренгән. Морҗалардан ... төтен күтәрелә. ... чыпчыклар йорт тирәләрендә чыркылдашып йөриләр. Бозлавыкта шау-гөр килеп балалар уйный. Өлкәнрәкләре тимераякта , ... чаңгыда шуа. Балалар ... ... .
3. Слайдта күрсәтелгән сыйфатларны файдаланып, “Кыш” темасына аерым җөмләләр яки текст төзеп язарга.
Ап-ак, салкын, матур, җәяүле, биек, кечкенә
- Ә хәзер синквейн уйнап алырбыз. Синквейн- француз сүзе, бишьюллык дигәнне аңлата.
Беренче юлга бер исемләшкән сыйфат язабыз,
( Җитезләр)
Икенче юлга шушы исемләшкән сыйфатка туры килә торган ике сыйфат, (сәләтле, кыю)
Өченче юлга – 3 фигыль,
(булышалар, ярдәм итәләр,эшлиләр.)
Дүртенче юлга – 4 сүзле җөмлә.
(Җитезләр һәрчак җиңү яулый).
Бишенче юлга исемләшкән сыйфатның синонимын язарга.
(Өлгерләр)
V. Өй эше.
1. Исемләшкән сыйфат кергән 5 мәкаль язарга.
2. “Кышкы аяз төн” темасына, сыйфатлар һәм исемләшкән сыйфатлар кулланып, хикәя яки шигырь язарга.
VI. Йомгаклау.
Укучылар, бүгенге дәресезбездә өйрәнгәннәргә йомгак ясап үтик әле.
- Сыйфатлар сөйләмдә нинди әһәмияткә ия?
- Сыйфатлар күбрәк җөмләнең кайсы кисәге булып киләләр?
- Нинди очракта сыйфатлар исемләшә?
- Сыйфат кайчан җөмләнең теләсә кайсы кисәге була ала?
Рәхмәт, укучылар, бүгенге дәрестә бик актив булдыгыз. Матур җавапларыгыз өчен матур билгеләр дә алыгыз.
VII. Билгеләр кую.

Кушымта









Карточка

... ... көн. Күк йөзе ...-... . Агачлар ...-... бәскә төренгән. Морҗалардан ... төтен күтәрелә. ... чыпчыклар йорт тирәләрендә чыркылдашып йөриләр. Бозлавыкта шау-гөр килеп балалар уйный. Өлкәнрәкләре тимераякта , ... чаңгыда шуа. Балалар ... ... .

----------------------------------------------------------------------------------------------

У вас нет прав для создания комментариев.