Табигать һәм без.
- Подробности
- Автор: Гульчачак Миннуллина
-
Категория: Татар теле
-
Опубликовано 30 Ноябрь -0001
-
Просмотров: 2231
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Рыбно-Слободская гимназия №1» Рыбно-Слободского муниципального района
Внеклассное мероприятие «Табигать һәм без».
(5-6 класс)
Из опыта работы учителя татарского языка и литературы II кв. категории Миннуллиной Гульчачак Миннулловны
2013 год
Табигать һәм без.(Уен дәрес)
Максат. Балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү; киң таралган экологик проблемалардан чыгу юлын эзләү; табигатькә, барлык тереклек ияләренә хөрмәт, мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.
Җиһазлау. Дәреслек, табигать турында стендлар, рәсемнәр, фотолар; магнитофон; оешмаларның исемнәре язылган табличкалар; агач рәсеме, “Салават күпере ” журналы, “Табышмаклар” китабы.
Ук.:Хәерле көн хөрмәтле укучылар, килгән кунаклар.Укучылар кәефләрегез ничек? Сез уенга әзерме? Бүген сезгә “Табигать һәм без” дигән темага эшлекле уен тәкъдим итәбез. Безнең Җир шарыбыз куркыныч алдында тора.Табигать төрле радиоактив матдәләр белән агулана , суларыбыз пычрана, җәнлекләр кимегәннән кими бара.Бүгенге көндә табигатьне саклау мәсьәләсе ничек тора? Табигатьне саклауда нинди өлеш кертәбез? Табигатькә ничек ярдәм итә алабыз? Әнә шул турында сөйләшербез.Монда укучылар иҗаты бирелгән сез аның белән таныша аласыз.Бүген табигать файдасына әйткән фикерләрегез шушы агачны яшәртер, аңа тормыш бирер.
Укучылар өч оешмага бүленә : 1.Хайваннарны, кошларны саклаучы оешма.
2.Елга- күлләрне саклаучы оешма.
3.Үсемлекләрне саклаучы оешма.
Уен түбәндәге план буенча утә:
1.Үз оешмаңның мәсьәләсен билгеләү.
2.Раслауларга карата фикереңне белдерү.
3. Ситуациядән чыгу юлын күрсәтү.
4.Дөрес җавапны табу.
Һәрбер оешма үзенең мәсьәләсен әйтә. Бүтән оешмадагы укучылар сораулар бирә.
Яхшы фикерләрне оешмалар яфракларга язып, агачка элеп куялар.
Музыкаль тәнәфес : Сибиш Илмира башкаруында башкорт биюе.
Ук.:Укучылар , мин сезгә үз фикеремне әйтәм, сез моның белән килешерсезме? Юкмы? Ни өчен? Килешкән фикерне яфракларга яза барыгыз.
Беренче оешмага.Урманнарда браконьерлар күп йөри, шуңа күрә урмандагы хайваннар күрше өлкәләргә качкан.
Икенче оешмага. Шәһәрдәге пычрак матдәләр суга ыргытыла.
Өченче оешмага. Шәһәрләрдә завод-фабрикалар күп. Алар чыгарган төтен һаваны пычрата, ә һаваны чистарту өчен яшеллек бик аз.(Укучылар килешкән фикерләрен яфракларга язып , агачка беркетәләр).
Музыкаль тәнәфес: Артур Тимербаев үзенең җырын тәкъдим итә.
Ук.: Балалар мин сезгә ситуация укыйм, аны сәхнәләштереп, чыгу юлын күрсәтегез.
Азат яшь экологлар түгәрәгенә йөри. Беркөнне түгәрәктән кайтып, ашады, эчте һәм урамга чыгып китте. Күрше малайлары футбол уйный иделәр.Алар Азатны да чакырдылар. Азат та малайларга кушылды. Кинәт, кемдер аңа эндәште: “Эх, син, яшь эколог”. Ул борылды һәм түгәрәктән бер иптәшен, Маратны күрде.”Бу бит футбол тубы түгел, ә кош оясы”,-диде. Азат нишләргә дә белмәде.(Укучылар ситуациядән чыгу юлын сәхнәләштерәләр, агачка яфраклар куялар).
Ук.: Сезнең алдыгызда кроссворд. Һәр сорауга өч җавап бирелә, сез дөресен сайлап алып, кроссвордны тутырырга тиеш.
1.Аның көрәнен , бардыр инде күргәнең. Ә мин булам сарысы. Шәп доктор, дип кешеләр мактый мине.(кычыткан, мәтрүшкә, бөтнек).
2. Суда туа, җирдә үлә.(балык, бака, ташбака).
3. Ал да гөл, үзе оча, аны бел.(аккош, күбәләк, сасолёт).
4. Алардан зур елгалар туа.(күл, чишмә, яңгыр).
5. Тынычлык кошы.(күгәрчен, аккош, тукран).
6. Йорт хайваны.(аю, сарык, бүре).
7. Таң атканда кычкыра, кешеләрне уята.(каз, үрдәк, әтәч).
8. Көз җиткәч кошләр оча торган як.(төньяк, көнчыгыш, көньяк).
9. Йөз кат кием, барсы да төймәсез.(кыяр, кәбестә, суган).
10.Үзе шардай, суы кандай.(карбыз, чөгендер, әфлисун).
11.Бу кошның исеме, киеменнән билгеле.(Кызылтүш, саескан, карга).
Ук.: Кроссвордта кулланылган сүзләр, табигать һәм кеше белән тыгыз бәйләнгән. Менә уеныбызның темасы да килеп чыкты “Табигать һәм без”.(Җавапларны агачка беркетеп баралар).
Музыкаль тәнәфес: җыр башкарыла.
Ук.: Булдырдыгыз, дусларым. Җавапларыгыз дөрес булды, табигать дөньясын беләсез икән.Уеныбыз ахырына якынлаша. Күрегез, сезнең тырышлыгыгыз нинди нәтиҗәгә китерде.Димәк, без агачка тормыш бирдек, ямь бирдек. Табигатьне саклау мәсьәләсе күпләрне борчый, без аңа ярдәм итәргә тиеш.
Татар халкында бер мәкаль бар : “Кулың пычранса, су белән юарсың, ә су пычранса нәрсә белән юарсың?”.Әйе, чынлап та без бу турыда уйланырга тиеш.Һәр кеше чиста су эчәргә, саф һава суларга, сәламәт булырга тели.
Уеныбыз ахырына якынлашты.




