Җыю саны, аның мәгънәсе һәм кулланылышы
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы
“ТР Биектау муниципаль районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе”

Җыю саны,
аның мәгънәсе
һәм кулланылышы

Язды: Сафиуллина Венера Рафаил кызы, “ТР Биектау муниципаль районы
Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2013

План – конспект

Тема : Җыю саны, аның мәгънәсе һәм кулланылышы.
Максат: 1. “Сан” сүз төркеменең бер төркемчәсе – җыю санының ясалышы, кулланылу үзенчәлекләре белән таныштыру.
2. Укучыларда аларны сөйләмдә һәм язуда файдалана белү мөмкинлекләрен булдыру. Бәйләнешле сөйләм үстерү.
3. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: “Татар теле” дәреслеге, җыю саны темасына карата булган карточкалар, күчмә тактада җыю санының төркемчәләрен күрсәтүче җөмләләр, таблица.
Укыту методлары: аңлату – күрсәтү, өлешчә эзләнү.
Укыту алымнары: карточкалар белән эшләү, дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, тестлар эшләү.
Дәреснең төре: катнаш




Дәрес планы

I. Актуальләштерү
1. Чама саны, аның мәгънәсе һәм кулланылышы темасын кабатлау максаты белән сорауларга җавап алу.
2. Өй эшен тикшерү.
3. Нәтиҗәләр.
II. Яңа материалны аңлату
1.Җыю саны, аның мәгънәсе һәм кулланылышы.
2.Җыю санын күрсәтүче җөмләләр; ( күчмә такта өстендә эш)
3.Таблица белән эшләү
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
1. Язма рәвештә 224 нче күнегүне эшләү.
2. Карточкалар өстендә язмача эшләү.
3. Сан темасына тестлар ярдәмендә дәрестә алган белемнәрен тикшерү.
IV. Өйгә эш
1. Газета – журналлардан җыю саны кергән 7 җөмлә язып килергә
2. 223 нче күнегүне телдән эшләргә.
V. Дәрескә йомгак
1. Тест буенча эшләү .
2. Билгеләр кую.





Дәрес барышы
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез.
-Утырыгыз. Урамда бүген нинди якты, матур көн, күңелләребезгә дә җылылык керсен әйдәгез, бер-беребезгә елмайыйк әле.
-Бүген сыйныфта кем дежур?
-Укучыларны барлау.
I. Укытучы: Укучылар үткән дәрестә без сезнең белән нинди тема өйрәндек?
Укучы: Без үткән дәрестә “Чама саны, аның мәгънәләре һәм кулланылышы” дигән тема өйрәндек.
Укытучы: Әйе, шулай. Хәзер без сезнең белән үткән дәресне кабатлап үтәрбез. Чама саны нинди мәгънә белдерә, нинди сорауларга җавап бирә?
Укучы: Чама саны предметның санын якынча белдерә һәм күпме? ничәләп? сорауларына җавап була. Төп санга –лап -ләп һәм –ларча –ләрчә, (-нарча,-нәрчә)-ларда-ләрдә,-нардә-нәрдә кушымчалары ялгап ясала. Төрле саннардан төзелгән парлы саннар да чама саны итеп карала. Мәсәлән: унлап, сигезләп, йөзләрчә, йөзләгән, алтыларда, өч-дүрт һ.б.
Укытучы: Чама саны кайсы кисәкне ачыклый?
Укучы: Чама саны исемне, фигыльне ачыклап килә.
Укытучы: Ягез әле чама саны кергән берничә җөмлә әйтегез.
Укучы: Яныбыздан унлап кеше үтеп китте.
- Унбиш-егерме минут вакыт узды.
- Сәгать уннарда килеп чыгарга вәгъдә биреп китеп барды.
- Сәгать өчләрдә күрешербез.
- Миллионнарча минем дусларым,
Давылларны бергә кичкәннәр.
- Шаһбазның башы өчен менңәрчә алтыннар вәгъдә ителгән икән.
Укытучы: Өй эшен эшләп килдегезме? Әйдәгез, тикшереп алабыз (Өй эшен тикшерү)
II. Укытучы: Укучылар, без бүген җыю саны, аның мәгънәсе һәм кулланылышы дигән темага тукталып үтәрбез. Җыю саны бер төр предметның бергә туплану исәбен белдерә, ничәү? соравына җавап була. Ул микъдар санына – ау -әү кушымчалары ялганып ясала. Мәсәлән: берәү, икәү, җидәү, унау, унбишәү, йөзәү, меңәү. һ.б.
Башка төркемчәләрдән үзгә буларак, җыю санының саналмышы булмый. Мәсәлән: бишәү укучы, өчәү кеше, җидәү агач дип әйтелми. Җөмләдә җыю саны күбрәк фигыльгә ияреп килә. Мәсәлән: Аккошлар алтау иде. Алар өчәү иде. Ия, хәбәр, хәл булып килә. Мәсәлән: Без анадан өчәү тудык: ике малай, бер кыз. Бу җөмләдә өчәү дигән санның саналмышы юк, чөнки өчәү җыю саны, ә җыю санының саналмышы булмый. Ул, тудык дигән фигыльне ачыклап, җөмләдә иярчен кисәк (хәл) булып килгән.
Ия булып килгәндә, җыю саны исемләшә: Мәсәлән: Өчәү(өч кеше) кереп киттеләр. Берәү (ниндидер билгесез кеше) ишек кага. Аргы яктан икәү (ике кеше) килә.
Укытучы: Әйдәгез, хәзер үзегез җыю саны кергән җөмләләр төзеп карагыз.
Укучы: Безнең йортта Маратлар гына да унау.
- Йортка башта бер кеше кереп китте, соңрак тагын икәү килде.
- Рөстәм күзләрен йомды һәм, сузып-сузып, берәү, икәү, өчәү дип санарга тотынды.
- Пардан ап-ак күлмәк кигәнбез,
Ак атларда икәү киләбез.
- Кызганыч. Өчәү бергә сөйләшкәндә әйбәтрәк буласы иде.
Укытучы: Укучылар тактага язылган саннарга игътибар итик әле.
Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун.
Тактада нинди саннар язылган икән?
Укучы: Тактада микъдар саннары язылган.
Укытучы: Әйе, тактада микъдар саннары язылган. Хәзер сез микъдар саннарына җыю санын ясаучы кушымча ялгагыз.
Укучы: берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү, алтау, җидәү, сигезәү, тугызау, унау.
Хәзер тактада язылган сүзләрне карыйк әле. Бу сүзләрнең урыннары алышынган, сез сүзләрне дөрес итеп урнаштырып, җөмләләр төзегез.
1. Айратлар, мәктәптә, җидәү, безнең. (Безнең мәктәптә Айратлар җидәү.)
2. Без, кибеткә, белән, барабыз, икәү, әни. (Без әни белән икәү кибеткә барабыз).
3. Өчәү, рәсем, ясыйбыз, без. (Без өчәү рәсем ясыйбыз).
4. Өчәү, әйбәтрәк, кызганыч, бергә, иде, сөйләшкәндә, буласы.(Кызганыч, өчәү бергә сөйләшкәндә әйбәтрәк буласы иде).
5. Бишәү, бииләр, алар. (Алар бишәү бииләр).
6. Әкиятне, икәү,сез, укыйсыз. (Сез икәү әкиятне укыйсыз).
Ягез, бераз ял итеп тә алыйк әле. Мин сезгә табышмаклар укыйм, сез җавапларын табыгыз, һәм бу табышмакларда сан төркемчәләрен табып телдән әйтеп барыгыз.
1. Берәү сөйли, икәү тыңлый,
Икәве карап тора. (Тел, колак, күз.)
2. Дүртәү йөгерә -
Бер – берен узалмый. (Тәгәрмәчләр.)
3. Бишәү чәчәр
Берәү җыяр. (Бармаклар, тел.)
4. Бар бер үлән чокырда,
Аны таный сукыр да. (Кычыткан.)
5. Өй башында ярты ипи. (Ай.)
Ял итеп алдык. Ә хәзер дәреслекнең 169 нчы битен ачыгыз. 219 нчы күнегүне укыйбыз.
III. Укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге число, сыйныф эше, теманы языгыз. 224 нче күнегүне дәфтәрләрегезгә эшләрсез (биремне уку).
Күнегүне тикшерү.
Мин сезгә карточкалар таратам. Сез шул карточкалар буенча мөстәкыйль эш эшләрсез. Дәфтәрләрдә язмача эшләү.
Җыю санының җөмләдәге функциясен аңлатыгыз.
1. Безнең бакча коймасына
Сигез карлыгач кунды.
Тагын берәү – менә сиңа,
Тугыз карлыгач булды. (З. Нури )
2. Җиде баткаклы елгага өчәү килеп кердек .
Җыю саннарына хәреф – аваз анализы ясагыз.

Җыю саннарын табыгыз.
1. Аулакта алар өчәү генә калдылар. Биредә кулдан ясалган ике табурет, бер бүкән бар иде. Иптәшләрен уңайсыз хәлгә куймас өчен, Ордножикидзе иң беренче булып үзе бүкәнне сайлап алды, бик әйбәтләп җәелеп утыргач, елмая төшеп җай гына сүз башлады (Г.Ахунов)
2. Яз көнннәре килгәндә,
Тау өстендә, чирәмдә
Утырабыз җыйнаулап,
Бишәү түгел, унаулап. (Ш.Маннур)
Җыю саннарына хәреф – аваз анализы ясагыз.

Җыю саннарын табыгыз.
1. Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи:
Безнең өйдә без җидәү-безнең песи җиденчесе. (Г.Тукай)
2. Инде икәү ярышабыз.
Җыю саннарының ясалышын аңлатыгыз.
Җыю саннарын табыгыз.
1. Әби чуаркайларын, бүрекләрен бик ярата, бодай, ярма сибә. Аннары ояларындагы йомыркаларын иләккә җыя да: “Икәү, өчәү, дүртәү...тугызау, унау...”-дип, мыдыр-мыдыр саный иде.
2. Бишәү бергә аерылмас дус булып йөри идек.
Җыю саннарына хәреф – аваз анализы ясагыз.
(Укучылар эшләп бетергәннән соң дәфтәрләре җыела).
IV. Өй эше бирү.
1. Газета – журналлардан җыю саны кергән җиде җөмлә язып килергә.
2. 223 нче күнегү (язмача ). Укучылар, күнегүнең биремен укып чыгыгыз әле, аңлашылмаган нәрсәләр юкмы?
(Сораулар булса, укытучы җавап бирә).
V. Дәрескә йомгак.
Без бүген сезнең белән җыю саны, аның мәгънәсе һәм кулланылышы дигән тема белән таныштык. Киләсе дәрестә без “Саннарның җөмләдә кулланылышы”н карап үтәрбез. Шуның белән бүгенге дәресебезне йомгаклыйбыз. Нинди сорауларыгыз бар? Нәрсә аңлашылмады? Сорауларыгыз булса, бирегез.
(Сораулар булса, укытучы җавап бирә).
Укытучы: Укучылар, әгәр сорауларыгыз булмаса, дәресне ничек үзләш-терүегезне белү өчен, мин сезгә гомуми сан буенча тестлар өләшәм. Сез шул тестлар буенча миңа эшләп бирегез.
Укучылар эшләгәндә, укытучы парта арасыннан укучыларның эшләрен карап йөри. Эшләп бетергәч, тестлар җыела.
Укытучы: Күрәм, укучылар, сез бу һәм алдагы дәрес матералларын да яхшы гына үзләштергәнсез.
Билгеләр кую.
Укытучы: Катнашуыгыз өчен рәхмәт, укучылар, дәрес бетте, чыгарга мөмкин.

Файдаланылган әдәбият

1.Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов Татар теле. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе. 6 нчы с-фы өчен дәреслек. Төзәт. һәм тулыл. 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2001. – 290б., рәс.б-н
2.Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: Укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: Мәгариф, 2002. – 407б.
3.Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. – Тулылан. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 407б.

У вас нет прав для создания комментариев.