Хайваннарның үрчү ысуллары. Аталану.
Рейтинг:   / 35
ПлохоОтлично 
. Хайваннарның үзләре кебекләрне барлыкка китерүе үрчү дип атала.(1 нче слайд). Һәрбер яшь организм үлгән хайванны алмаштыра, әгәрдә тирәлек шартларында үзгәрешләр булмаса, төр яшәвен дәвам итә.
-Табигатьтә үрчүнең нинди ысуллары бар?
- Ике ысулы бар: җенессез һәм җенси үрчү. (2нче слайд)
Җенессез үрчүнең нинди ысулларын беләбез икән, мин сезгә өй эше итеп иҗади эшләр биргән идем . Хәзер шуларны тыңлап үтик.(Укучылар чыгышы)
Мәсәлән: Танышырга рөхсәт итегез, минем исемем – Эвглена. Мин – иң гади төзелешле организм, ягъни бер генә күзәнәктән торам. Мин яшим, ниндидер сулыкта йөзәм, тормышымнан канәгать.Кайвакыт минем белән кызык хәлләр дә була. Минем төшем сузыла, аннан соң икегә бүленә, камчы барлыкка килә, цитоплазмада бүлге күренә, ул һаман да тирәнәя, һәм нәтиҗәдә, миннән ике эвглена барлыкка килә.Менә мин шулай үрчим. Бу ысул бүленү дип атала.

Бу ысул белән тагын нинди организмнар үрчи? Амеба инфузорияләр үрчи
(3 нче слайд)
Җенессез үрчүнең икенче тибы ничек дип атала икән? (Укучылар чыгышы)
-Бер елгада Гидра яшәгән ди. Ул бик төз, сыгылмалы, башында кармавычлар бәйләме булган. Аның тормышында барысы да шәп, тик менә бәла – Гидраның үзенә генә бик күңелсез икән. Бик озак уйлаган, хыялланган һәм уйлап тапкан. Аның сыгылмалы тәнендә бүлтәймә – бөре үсә башлаган. Вакыт узу белән ул зурайган, аның кармавычлары , ә алар арасында авыз барлыкка килә.Кайбер гидра – балалар гидра – әниләреннән тиз генә аерылганнар һәм аның тирәсенәрәк урнашканнар, ә икенчеләре аның тәнендә озак яшәгәннәр.Алар җәйге көннәрен шулай бергәләп үткәргәннәр. Мондый үрчү ысулы бөреләнү дип атала. (4 нче слайд)

-Бөреләнү юлы белән тагын нинди организмнар үрчи?
-Чүпрә гөмбәсе. Олы күзәнәктә калкым ясала, ул зураеп , мөстәкыйль күзәнәккә әйләнә һәм элгәр күзәнәктән аерыла.Чүпрәнең бөреләнүче күзәнәкләре тармакланган чылбырга охшаган.(5 нче слайд)

Җенессез үрчүнең чираттагы тибы ничек дип атала икән?(Укучылар чыгышы).
-Без әти белән еш кына урманга гөмбәгә йөрибез.Ул миңа гөмбәләр турында сөйли.Безнең өебездә дә гөмбәләр турында китаплар бар. Мин аларның рәсемнәрен карарга, ашарга яраклы һәм агулы гөмбәләр турында өйрәнергә яратам. Гадәттә , бер гөмбәне тапсаң, аның янында тагын берничә гөмбә үсеп утырган була. Әти гөмбәләрне гөмбәлектән һәм спорадан үрчи дип сөйли. Споралар – бик вак тыгыз тышчалы күзәнәкләр.Алар өлгерәләр һәм эшләпәләрдән коелып таралалар. Алар тиз генә үсеп китмәскә дә мөмкин. Салкыннарны , эсселекне , корылыкны үткәрәләр.Ә уңайлы шартлар тугач, споралар үсеп китәләр, алардан яңа гөмбәләр барлыкка килә. Шуңа күрә без урманнан кәрзин тулы җирән гөмбәләр белән кайтабыз(6 нчы слайд)..

-Балалар, споралар белән тагын ниди организмнар үрчи?
-Абагалар, плауннар, наратбашлар, мүкләр.

Җенессез үрчүнең чираттагы ысулы белән танышып китик.(Укучы бала чыгышы)
-Җәен мин бакчада казынырга яратам.Беркөнне иртүк тордым, борчак үскән түтәл янына килдем. Ә анда ниндидер чәнечкеле чүп үләне утыра. Мин хәзер беләм, ул – каты билчән. Мин аны йолкып ташларга теләдем, ләкин улчәнчи. Күп уйлап тормадым, көрәк белән казып ташладым. Мин үз эшемнән бик канәгать калдым. Икенче атнада бакчага керсәм, шул урында тагын каты билчән. Ләкин хәзер инде берәү генә түгел, ә берничә бәбәк.
Хәзер инде мин билчәннең тамыр үргеннәреннән үрчүен беләм. Әгәр дә ул түтәлдә үсмәсен дисәң, аның барлык тамырларын да йолкып ташларга кирәк. Бу –үсемлекләрнең вегетатив үрчү мисалы.
Укучылар искә төшереп үтик әле, үсемлекләр тамыр үргеннәреннән тыш тагын нәрсәләр ярдәмендә үрчиләр?
-Бөре ботактан, тамыр чыбыкчасыннан, суганчадан, җир асты бәбәкләреннән, яфрактан, сабактан.(7 нче слайд)
-Җенессез үрчү нинди үрчү ул?
-Җенессез үрчүдә фәкать бер генә зат катнаша.( 8нче слайд)
-Җенессез үрчү үзенең гадилеге белән аерылып тора. Монда партнер эзләү кирәкми - токымны теләсә кайсы буын үсемлек үзе җайлашкан табигый шартларда калдыра ала, ә үсемлекләр өчен кирәкле билгеләр буыннан – буынга күчерелә.
-Бала организмнарга тереклек бирүче күзәнәкләр митоз нәтиҗәсендә барлыкка килә, яшь буын организмнарның барысы да нәселдәнлек билгеләре буенча ана затка охшаш була.
Бик дөрес укучылар, җенессез үрчү нәтиҗәсендә генетик яктан бердәй күп санлы организмнар барлыкка килә.Нәселдәнлек билгеләре буенча алар үзләренә тереклек биргән организмнарны исбатлыйлар.Ә менә җенси үрчүдә хәл бөтенләй башкача, җенси үрчү ата – ана затлар катнашында бара. (9 нчы слайд) Яңа организм яралуда һәркайсыннан берәр җенес күзәнәге – гамета катнаша.(10 нчы слайд) Ата җенес күзәнәкләре сперматозоид белән ана җенес күзәнәге күкәй күзәнәк бергә кушылу аталану дип атала. Күкәй күзәнәкләрнең барысы да диярлек кечкенә була. Тавыкның күкәй күзәнәген безнең күп тапкырлар күргәнебез бар: ул йомырка сарысы. (Йомырканы тәлинкәгә ватып күрсәтү) Бик зур күзәнәк шулай бит.Ә менә балыкларның , бакаларның күкәй күзәнәге – уылдыклар, кошларныкыннан күп тапкырга кечерәк.( Банкалы балык икраларын күрсәтү) . Бу күкәй күзәнәкләрдә яралгы үсеше өчен кирәкле туклыклы матдәләр запасы күп була. Аталанган күкәй күзәнәк күп тапкырлар бүленә һәм аннан яралгы үсә.( Видео күрсәтү). Гаметалар аталанганнан соң барлыкка килгән зиготада хромосомалар җыелмасы диплоидлы була. Гаметалар специальләшкән органнарда – җенес бизләрендә ясалалар. Югары төзелешле хайваннарда ана гаметалар- күкәйлекләрдә, ата гаметалар(сперматазоидлар) орлыклыкларда ясалалар.(11,12 нче слайдлар)
Җенси үрчүнең партеногенез дип аталган төре дә шактый киң таралган. Бу очракта яңа организм аталанмаган күкәй күзәнәктән үсә. (Укытучы укучыларга коллекция күрсәтә: “Бал корты”).
Ана корт үз гомерендә бары тик бер генә тапкыр аталана, һәм бу процесстан соң ата корт үлә. Аталанган күкәй күзәнәктән ана , эшче кортлар, ә аталанмаган күкәй күзәнәктән соры кортлар ярала. (Трутень).Соры кортлар бал ташымыйча оядагысын ашап кына яталар, ялкау кешеләрне дә соры кортлар диләр.
Бу өлкәдә эшләүче безнең илебез галимнәре дә байтак. Шуларның берсе
танылган генетик Борис Львович Астауров. (13 нче слайд) Ул беренчеләрдән булып тут ефәкчесенең партеногенетик ана буының алу методын эшли.
Хайваннар дөньясында аерым җенеслеләрдә, ике җенесле организмнарда була. Аерым җенесле организмнарда ата зат аерым , ана зат аерым була.(14 нче слайд).
- Ә ике җенесле организмнарны ничек дип атыйлар?
- Гермафродитлар .
-Аларга нинди организмнар керә ?
- Яссы суалчаннар, яңгыр суалчаннары. Аларда аталану ничек бара? (15 нче слайд).( укучылар җавабы тыңлана).
Күпчелек балыклар, җир-су хайваннарының күкәй күзәнәкләре сперматозоидлар белән сулы тирәлектә аталана. Бу вакытта аталану аналык эчендә бармый, тышкы тирәлектә бара. Бу тышкы аталану дип атала.(16 нчы слайд).
Күкәй күзәнәк белән сперматозоидның ана организм эчендә кушылуы эчке аталану дип атала.(17 нче слайд) Сөйрәлүчеләр, кошлар, үрмәкүчләр, бөҗәкләр, барлык имезүчеләргә эчке аталану хас. ( Видео карау) . Бу вакытта яралгы ана затның махсус органнарында – аналыкта үсә.(18 нче слайд)
Сөйрәлүчеләр, кошлар сарысы күп булган аталанган күкәй салу юлы белән үрчиләр. Ә менә кәлтәләр, еланнар тиречел тышчалы күкәй салалар. Сөйрәлүчеләр ,гадәттә,күкәйләрен комга, туфракка, таш араларына салалар. Күкәйдәге яралгылар үсемлекләр черегәндә бүленеп чыккан җылылык тәэсирендә үсәләр.Кайбер хайваннар балаларын тереләй тудыралар.Тереләй тудыручыларга кәлтәләр, зәһәр еланнар, имезүчеләр керә.Бу дөньяга яралган һәр хайван нәсел турында кайгырта.
Яшь буын турында хайваннар ничек кайгырта. (Презентация күрсәтелә).
- Ни өчен хайваннар нәсел турында кайгырта?
- Төрләрнең саны кимемәсен өчен, үзләреннән соң сау – сәламәт буын калдыру, нәсел калдыру өчен.
Үрчү чорында хайваннарның үз – үзләрен тотышында үрчү өчен көрәш чаралары күзәтелә. Сайрау, җырлау,үз – үзләрен демонстратив тоту, кайбер очракларда ата затлар арасында чыккан сугыш , кошларның парларга берләшүе үрчү өчен көрәш чаралары булып тора.
Хайваннарның үз – үзләрен тотышын өйрәнүче фән-этология дип атала.(19 нчы слайд). Бу фәнгә нигез салучы галим Конрад Лоренц. Ул хайваннарның үз – үзләрен тотышын өйрәнеп “Кольцо царя Соломона” дигән китап яза. (Сүзлек дәфтәренә язу).

У вас нет прав для создания комментариев.