Ә.Еникиның “Бала” хикәясен укыгач
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Ә.Еникиның “Бала” хикәясен укыгач
Урман тып-тын, сихри тынлык.
Кошлар да юк, яфрак селкенми.
Дошман атлый туган җирдән
Монда гына берни сизелми.

Солдат бара урман буйлап
Нәрсә икән аның башында?
Елау тавышына туктап кала
Нәни кызны күреп каршында.

Соры күзле нәни кызчык
Өмет белән карый солдатка.
Ярдәм көтә, ал мине,- ди
Калдырма син монда, аулакта.

Зариф аны алды кулларына
Яратты, чәченнән сыйпады.
-Хәзер, хәзер әниең янына
Барабыз,- дип кызны юатты.

Бер минуттан поезд юлга чыга.
Ана өмет итә, ышана:
Менә йөгереп кызы килеп чыгар
-Әнием, - дип аның каршына.

Зариф кысып кочты нәни кызны,
Станциягә таба атлады.
-Кызым, -диеп кычкырган тавышка
-Мин монда, -дип аңа ташланды.

Солдат карап торды озак кына
Ана белән кызның күзенә.
Аннан тыныч күңел белән
Атлады ул сугыш чигенә.

Беркайчан булмасын сугышлар!
Ятим калмасыннар балалар!
Тынычлыкка ышаныч белән
Яшәсеннәр җирдә аналар!
Гарифуллина Алсу
Әлмәт районы Түбән Мактама
2нче гомуми белем бирү мәктәбенең
8 сыйныф укучысы
Җитәкче: Аглиева Гөлназ Фоатовна,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
e-mail: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.

У вас нет прав для создания комментариев.