Әдәбият һәм сәнгатьдөньясында балар язучысы Рушания Низамованың әдәби эшчәнлеге.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Н.Думави исемендәге Яңа Дума гомуми белем бирү мәктәбе” Мөгаллимә – язучы Р.Низамова иҗаты буенча дәрес эшкәртмәсе. Әдәбият һәм сәнгать дөньясында авылдашыбыз, балалар язучысы Рушания Низамованың әдәби эшчәнлеге. (Язучы Р.Низамова белән очрашу дәресе) Башкарды: Н.Думави исемендәге Яңа Дума гомуми белем бирү мәктәбенең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдушева Гөлназ Әнәс кызы. 2014 Тема: Әдәбият һәм сәнгать дөньясында авылдашыбыз, балалар язучысы Рушания Низамованың әдәби эшчәнлеге. (Язучы Р.Низамова белән очрашу дәресе) Максат. Укучыларны авылдашыбыз иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыру, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, язучы һәм мөгаллим иҗатын тулырак күзаллау өчен шартлар тудыру; аларда сәнгатькә һәм иҗатка тартылу сәләтләрен үстерү; туган төбәккә, аның тарихына, кренекле шәхесләренә ,гореф-гадәтләренә,йолаларына, ягъни халык педагогикасына мәхәббәт, соклану һәм горурлык хисләре тәрбияләү. Дәрес тибы: катнаш дәрес,дәрес-очрашу. Җиһазлау: Рушания Низамованың тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан стенд, презентация, китапларыннан оештырылган күргәзмә, иҗаты турында фикерләр язылган плакат,компьютер, укучыларның язучы әсәрләренә карата ясалган рәсемнәр күргәзмәсе, интрактив такта, тарату өчен карточкалар. Дәрес барышы. I.Уңай психологик халәт тудыру. - Исәнмесез, мөхтәрәм кунагыбыз Рушания апа, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Хәерле көн! Барыбызның да кәефе әйбәтме? Бер-беребез белән аралашу безгә шатлык кына китерсен. (Дәреснең максаты белән укучылары таныштыру.) -Һәр кешенең үз көче Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар.Ул укытучы кем инде балалар?(җаваплар тыңланыла). Бүген бездә зур бәйрәм. Без бүген бик бәхетле, чөнки безнең дәрестә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле балалар язучысы, бөек мөгаллимә, авылдашыбыз Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе Рушаня апа Низамова утыра. Очрашу-дәрестә аның улы Фәнис тә катнаша. Хөрмәтле авылдашыбыз! Без, китап сөючеләр, рәсем сәнгате белән мавыгучылар, сезнең белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Шатлыклар күңелебездә Ал кояш күгебездә. Кыш айлары дип тормыйбыз- Сабантуй бүген бездә. II.Төп өлеш 1.Укытучы. Укучылар, урамда хәзер елның кайсы вакыты? (Кыш) -Сез табигатьнең кайсы вакытын күбрәк яратасыз? Ни өчен? (Р.Низамованың кышка кагылышлы хикәяләре әйтелә) - Ә тагын елның нинди фасылы сезгә ошый, ни өчен? (Берничә җөмлә төзелә.) Кышның хәтердә кала торган нинди бәйрәмнәре бар? Җәйнең нинди бәйрәмен беләсез? (Сабантуй бәйрәме) Күзегезне йомыгыз да хәзер шул вакытны күз алдына китерегез. Кыш белән җәй очраша. Кышкы каникулга китәр алдыннан без үзебезнең яртыеллык эшебезгә нәтиҗә ясыйбыз. Сабан туе да, балалар, халкыбызның хезмәт бәйгесе. Бүгенге дәрестә белемле, уйлап һәм җитез җавап бирүче, сәнгатьле итеп сөйләүче төркем җиңүче булыр. Сабан туенда нинди ярышлар караганыгыз бар? Җөмләләрегезне уйлап, дөрес җавап бирергә тырышыгыз.Сыйныф 3 төркемгә бүленә: ТАБЫШМАКЛАР, ӘКИЯТЛӘР, МӘКАЛЬЛӘР. Ни өчен төркемнәргә шундый исемнәр бирелде соң?(фикерләр тыңланыла) -Әйе, укучылар, бу сүзләр бырысы да халык педагогикасына бәйле, шулай ук сабан туебызда. Ә бүген халкыбыз милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур. 5-сыйныфта Г.Тукай 'Исемдә калганнар', Г.Ибраһимов 'Алмачуар', Ә.Еники 'Матурлык' хикәясе, 'Әйтелмәгән васыять' һ.б. әсәрләрен , татар халык әкиятләрен, мәзәкләрен өйрәнәбез. Ә менә 8-сыйныфта Г.Бәширов 'Туган ягым - яшел бишек' әсәре халыкның борын-борыннан килгән матур йолаларын, гореф-гадәтләрен үз авылы кешеләренә бәйләп сурәтләү, халкыбызның шигърилеген, бөеклеген ачу ягыннан кыйммәт. Тагы шуңа басым ясыйсы килә: рухи байлык, милли традицияләр исәннәр, бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Гореф-гадәтләребез, матур йолаларыбыз бөтенләй онытылса, яки югалса, без үзебез дә татар халкы булып кала алырбызмы икән? Халык педагогикасы – тәбия бирүдә халыкта яшәп килгән карашлар, аның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән тәрбияләү, укыту алымнары һәм чаралары, буыннан буынга күчеп камилләшкән педагогик белемнәр, халык өйрәтүләре ул. 2. Укытучы.Рушания Низамованың тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан презентацияне тәкъдим ителә. Слайдлар күрсәтелү барышында укытучы барлык төгәл мәгълүматны сөйләп бара.(Укучыларга бик игътибар белән карап барулары сорала, чөнки призентация буенча биремнәр биреләчәк). Презентациянең кыскача эчтәлеге. 1-2 слайд: кереш. Балалар язучысы Рушания Минабетдин кызы Низамова 1944 елның 1 гыйнварында Татарстанның Аксубай районы Яңа Дума авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Авылның җиде сыйныфлы мәктәбен тәмамлап бер ел колхозда эшләгәч, Казанга килеп, киномеханиклар мәктәбенә укырга керә. Бер елдан шул ук Аксубай районының Югары Баланды авылында киномеханик булып эшли башлый. Тиздән ул үз авылларында яңа ачылган кичке мәктәпкә өлкән вожатый булып эшкә күчә, бер үк вакытта мәктәпнең яшь киномеханиклар түгәрәген җитәкли. 1964 елда, кичке мәктәптә укып унберенче сыйныфны тәмамлагач, Р.Низамова, заман яшьләренең төзелешләргә китү шаукымына ияреп, бер төркем дус кызлары белән бергә Башкортстанның Салават шәһәре төзелешенә китеп бара, анда кыска мөддәтле курсларда укып, ташчы һөнәрен үзләштерә. 3 слайд: мәңге онытылмас балачак 4-5 слайд: күңелле мәктәп еллары(1951-1961) 6-7 слайд:1967-1973 елларда Р.Низамова — Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Уку елларында университетның «Әллүки» иҗат түгәрәгенә актив йөри, түгәрәкнең сәркәтип вазыйфаларын башкара, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы битләрендә балаларга атап язган беренче шигырьләрен бастыра. 8-9 слайд: 40 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Университетны тәмамлаганнан соң, 1973 елдан Р.Низамова туган авылы Яңа Дума урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, мәктәпнең әдәби иҗат түгәрәген җитәкли. Түгәрәккә йөрүче балалар белән берничә тапкыр Казан телевидениесендә тапшыруларда катнашалар. Бүгенге көндә Яңа Дума урта мәктәбендә эшләп килүче туган якны өйрәнү музее да Р.Низамованың тырышлыгы белән барлыкка килә. 10-11 слайд: Авылдашыбыз буш вакытларында рәсем ясарга ярата. 12-15 слайд: Алтын хәзинәләр 16 слайд: 2013 ел-Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе 17-18 слайд: Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшыру тантанасыннан дулкынландыргыч һәм күңелле мизгелләр. 19-20 слайд: иҗат җимешләре. ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ: Әти җыры: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. — 55 б. — 13000 д. Мин авылда укыйм: повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. — 556. — 13200 д. © Гомерлек сабак. – Казан. 2008. - 172б. Әниемне таптым (повесть). – Казан, таткитнәшер., 2008. – 112б. Я нашел маму - Казан, “Паритет”, 2010. – 107 с. Нәҗип – Дума егете. – Казан, «Илһам”нәшер,2013,24б. – 500д. Өермә. Казан таткитнәшер., 1992 – 160б. Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009 21-23 слайд: Күренекле шәхеснең фотоальбомыннан истәлекләр 24 слайд: Бер күрешү үзе бер гомер 25-26 слайд: Рушания Минабетдин кызы Низамова туган мәктәбендә һәрвакыт кадерле кунак 3.УКЫТУЧЫ. Һәр сабый дөньяга әниле булып килә. Ләкин язмышның усал җилләре күп кенә нәниләрне бу кадерле кешеләреннән мәхрүм итә...Бу балаларның кайберләре әти-әни сүзенең мәгънәсенә дә төшенми, әмма күбесе көн саен кадерле кешеләрен көтәләр. Ятим булсалар да, бу балалар да үсә. Аларны тәрбияләүчеләр арасында хезмәтләре өчен баш иярлек, үзләренә һәйкәл куярлык шәфкатьле җаннар да бар. Киң күңелле кешеләр китапта гына түгел, андыйлар безнең тирә- ягыбызда да күп. Рушания Низамованың “Мин әнине таптым” исемле китабы да балалар йортында тәрбияләнүче балаларның урамнан узып баручы хатын-кызлар арасыннан үзләренә әни сайлау күренешеннән башланып китә.Алешага бәхет елмая, аны укытучы булып эшләүче Йолдыз үзенә уллыкка ала.Ул аңа җил-яңгыр тидерми, мәрхәмәтле, тәрбияле итеп үстерә. Әнәс олыны олы итә, кечене кече итә, чит кешегә килгән шатлыкны да, кайгыны да уртаклаша белә. Хәзер инде сер түел. Рушания апаның китабындагы төп геройның прототибы - аның улы Фәнис, ә укытучы Йолдыз – ул үзе. Рушания апа үзен бөтен барлыгы белән улы Фәнискә багышлый. Аңа дөрес тәрбия биреп, аның күңелендә ислам диненә карата мәхәббәт уята. Бүгенге көндә алар икесе дә ислам дине кануннарына буйсынып матур гына яшәп яталар. Малае да үзенә охшаган – җырлый да, бии дә, гармунда да уйный. 4.Укытучы.Тамчы-шоу уены. 1)Экранда берничә секунд эчендә, чиратлап ,слайдлар күрсәтеленеп алына һәм шул слайдка караган сораулар бирелә. 1 слайд. Сорау: Кайсы китап Рушания апа Низамованыкы түгел? 2 слайд. 1) 1946 2) 1942 3) 1986 4) 1944 5) 1934 Сорау: Авылдашыбыз туган ел. 3 слайд. . Сорау: 1) Рәсемдә ничә кеше? 2) Р.Низамова сул яктан ничәнче кеше булып басы тора? 4 слайд. Сорау: Рәсемдә ничә кеше? Сул яктан икенче кеше кем? Уң яктан беренче кеше кем иде? Рәсемдә ничә хатын –кыз һәм ничә ир-ат күренә? 5 слайд. 1) март 2) август 3) гыйнвар 4) ноябрь 5) май Сорау: Низамова Рушания апа туган ай ничәнче сан астында? 6 слайд. 1) ҮГИ КЫЗ 2) ТАҢБАТЫР 3) ҖЫРГА ОХШАМАГАН ҖЫР 4) АЙ БЕЛӘН КОЯШ 5) АРЫСЛАН, БҮРЕ, ТӨЛКЕ Сорау: Кайсы сан астында Р.Низамованың әкияте урнашкан? 7 слайд. ТАБЫШМАК ӘКИЯТ ШИГЫРЬ МӘКАЛЬ ӘЙТЕМ БӘЕТ ХИКӘЯ МӘЗӘК СЫНАМЫШ ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫ Сорау: Нинди сүзләр артык? Һәм ни өчен? 2) Укытучы. Җилферди чиккән сөлгеләр Бүләкләр күбебездә. Сөйләшик тә, ярышыйк та Сабантуй бүген бездә. “Кем тизрәк” уены.Төркемнәргә алфавит-табышмаклар әйтелә. Кайсы төркем беренче кул күтәрә, шул төркем җавап бирә. 1.Әй кирәк ул укучыга, Кирәк-укытучыга. Язган чакта очларыннан Ап-ак очкыннар чыга. (акбур) 2.Төпсез капчык диеп, кемдер Аңа барын тутырган. Кояш та бар, ай да шунда- Ракета да утырган. (галәм) 3.”Биш”леләр дә кунаклаган- Янә бар “дүрт”леләре. Ялкауларга “ике”легә Урын калдырган әле. (журнал) 4.Койрык түгел, һәркемгә дә Гомерлеккә тагылган. Тик үзе заманга ярап. Янә кыскарып калган. (фамилия) 5.Аптыраса, аптырамый, Күлгә чума арты белән. Ошап китсә, кабатлый ул Шушы хәлне гелән-гелән. (үрдәк) 6.Моңда да бар, соңда да бар, Көн белән төндә генә юк. Аңда да бар, таңда да бар, Җан белән канда гына юк. (ң хәрефе) 7.Олылыр да сөя аны. Балаларга да ярый. Тик балалар бәләкәй шул- Бераз башкаргач арый . (эш) 8.Үзе бәләкәй булса да, Бик кирәк ул һәр китапка. Язганда да куймый калма. Исеңдә тот шул хакта. (нокта) 9.Алфавитта ничә хәреф- Берсе генә күзле икән. Күз ясаган, әллә мине Бик күрәсе килде микән? (ё хәрефе) 10.Ярма салганы да була, Ярмалысы, тәмлесе. Ярма салмасаң да бара, Бу инде иң тәмлесе. (бәрәңге) - Бу табышмакларның авторы кем дип уйлыйсыз?(Җаваплар тыңланыла) Алфавит-табышмаклар Р.Низамованың “Гомерлек сабак” китабыннан алынды. 3) Укытучы. Сабантуебыз дәвам итә. Хәзер бер уен уйнап алабыз. Мәкальнең яртысы минем телемдә, яртысы шушы төендә, кемгә тия – шул әйтеп бетерә. 1.Кунак булсаң тыйнак( бул.) 2.Егет кешегә җитмеш төрле (һөнәр дә аз.) 3.Тырышкан табар, (ташка кадак кагар.) 4.Ялкаулык-хурлык, тырышлык – (зурлык.) 5.Бүгенге эшне (иртәгә калдырма. ) 6.Ипекәйне кадерсезләмә, үзең кадерсезлеккә (төшәрсең.) 7. Белемле үлмәс, белемсез (көн күрмәс.) 8.Китап – (белем чишмәсе.) 9.Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас.) 10.Аз сөйлә, (күп эшлә.) 11.Кеше холкын күзәт, үзеңнекен ( төзәт.) 12.Ачу саклама, намус (сакла.) 13.Вөҗданы пакъның йөзе( ак.) 14.Бөркетнең канаты очканда (ныгый.) 15.Акылы кысканың теле... (озын) 16.Ялкау атның йөге һәрвакыт.....(авыр) 17.Башланган эшнең беткәне....(яхшы була) 18.Эше җайлының ашы да....(тәмле) 19.Юмарт кешенең күңеле...( киң) 20.Яңа дустым булды дип.... (иске дустың ташлама) 4) Укытучы. Бәйге дәвам итә. Күзең белән кара син, Кат-кат уйла җөмләңне, Күңелең белән уйла син Ашыгып уйлап, фикереңне Ялгыш әйтеп куйма син. Матур чыгар шул чакны, Уйла җитез, уйла тиз, Җиде кат үлчә, бер кат кис. Укучыларның иҗади өй эше бәйгесе. А)Һәр төркемнән бер укучы Рушания апаның әкиятенең һәм хикәяләренең кыскача эчтәлеге белән таныштыра. Ә) Укучылар язучының әсәрләренә карата ясалган рәсемнәрен яклап чыгыш ясыйлар. 4.Укытучы. Ә хәзер дәресебезне дәвам итеп сүзне авылдашыбыз, татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы,балалар язучысы ,Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиясе иясе Рушания Низамовага бирәбез.(Низамова Р. чыгыш ясый. Укучылар хөрмәтле кунакка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирәләр. Җанлы әңгәмә оештырыла.) 5.Укытучы. Рушания Низамованың язу стиле бик гади һәм аңлаешлы. Ул кечкенә генә вакыйганы да укучыларга уен-көлке аша җиткерә белә, сөйләм теле бик гади, шул ук вакытта бай да. Рушания Минабетдин кызы Низамованың шигырьләре туган як табигатенең матурлыгы, яшәргә дәрт, тәнгә сихәт бирерлек көче турында. Укучылар да бу очрашу дәрескә ныклап әзерләнделәр. Араларында каләм тибрәтүчеләр дә бар. 9 нчы сыйныф укчысы Мортазина Гөлинәнең Рушания апага багышлап язган шигыре белән сезне дә таныштырып үтәм. Укытучым. Укытучым! Олы юлга чыгып ашыга-ашыга, Мәктәбемә барган чагымда Елмаюлы карашларың белән Син торасың юллар чатында. Кышы-җәе, язы-көзе булсын Гел юлларда үтә көннәрең. Бу кадәрле тәвәккәл булуыңа Ничек түзә нәни йөрәгең. Ул кадәрле нәни йөрәгеңә Сыйдыргансың кайгы-шатлыкны. Уен-көлке, шаян сүзләр сөйләп Үткәрәсең көлеп картлыкны. Бу дәвердә күпме сулар аккан, Ничә чакрым юллар үтелгән. Булдымы икән шушы гомереңдә? Үткәннәргә карап үкенгән. Укытучым! Бүген менә олы бәйрәмеңдә Бергә булу безгә бик рәхәт. Безгә биргән белемегез өчен Без әйтәбез Сезгә мең рәхмәт. 6.Укытучы.Сабантуебыз ахырына да якынлашып килә. Рушания апа Низамоваың тормыш юлы һәм әдәби иҗатына багышланган тамчы-шоу уенына нәтиҗә ясала. Төркемнәрнең уеннарда җыйган баллары санала һәм җиңүче төркем билгеләнә. 7.Дәрескә йомгак ясала. Билгеләр куела. 8.Өй эше.”Авылыбыз горурлыгы-Рушания апа Низамова” дигән темага кечкенә күләмле инша язарга

У вас нет прав для создания комментариев.